MENU
Татарларның күпчелеге - Русия байрагы Русия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5310649 кешехалык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан[18], Flag of Tatarstan.svg Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Авразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.[1]

Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-уралсеберәстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.

Этноним

Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр:

  • Безнең эрага кадәр 4-3 нче йөзләрдә Бөек Кытай стенасы (дивары) татарлардан саклану өчен төзелгән. (Борынгы кытай исеме 鞑靼, ягъни Dada яки Dadan, бүгенге чор тарихчылар тарафыннан «татарлар» этнонимының беренче кулланылышы дип санала.)
  • Кытай чыганаклары VIII—IX гасырларда «татарлар» дип — киданнарга (рус.) тугандаш булган шивэй кабиләләрнең төрки исеме [19] дип күрсәтә.
  • XII гасырга татарлар саны үсә һәм алар далада иң көчле кабилә берләшмәсенә әверелә.[20]. Бу арада «татарлар» этнонимының мәгънәсе киңәйтелә, сәяси-мәдәни терминга әверелә - кытайлар Де́шт-и-Кыпча́к (рус.) далаларының көнчыгыш өлкәсендә яшәгән бар күчмә халыкларны аларның чын этник төркемнәренә игътибар итмичә "татарлар" дип йөртә башлыйлар.
  • Татарлар этнонимының Ауразиядә пәйдә булуы XIII гасыр башында һәм уртасында Монгол империясе үсешенә бәйле. Иң зур империяләр исемлегенә кергән бу дәүләт аерым ылысларга таркала башлавыннан соң, дәвамчысы Golden Horde flag 1339.svg Алтын Урда халыкларының уртак атамасы.
  • Унөченче йөздән башлап руслар үзләреннән көнчыгышрак яшәгән булган төрки-мөселман халыкларны «татарлар» дип атаганнар. Унтугызынчы гасырның уртасына кадәр руслар һәм европалылар барлык төркиләрне татар дип атыйлар.[чыганагы?]

Тарих

Төп мәкалә: Татарлар тарихыДәүләтчелек

Татарларның дәүләтчелек тарихлары Урта гасырларның башлангыч чорларыннан алып аның ахырларына кадәр бара: һунберләшмәләре, Төрки каганлыгы һәм аның варислары, Бөек, ягъни Кара диңгез буе БолгарстаныХәзәр каһанлыгыИдел буе БолгарстаныКимәк каһанлыгы һәм Кыпчак берләшмәләре, XII йөз Үзәк Азия татар дәүләтләре, Җүчи Олысы, XV-XVI йөзләрдәге татар ханлыклары һәм урдалары (КазанКасыймӘстерханСебер һәм соңгысының элгәреләре булган Төмән һәм Шибанилар ханлыклары, 1783 елга кадәр яшәгән Кырым ханлыгы1504 елда юкка чыккан Олы Урда, XVII йөзнең беренче чирекләреннән соң таркалган Нугай Урдасы, 16 гасырга кадәр яшәгән Җагалдай ханлыгы).

Һуннар

Төп мәкалә: Һуннар

Һуннар — б. э. к. IX гасырдан ук хунну исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар шул чордагы Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Б. э. к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, каршылыклар ныграк кискенләшкән, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, көньяк Уралга таба юлын дәвам иттергән.

Һуннар Аурупа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар.

Каһанлыклар[үзгәртү]

  1. Абар каһанлыгыҺуннар урдасы таркалганнан соң оешкан берләшмәләрдән берсе итеп Үзәк һәм Урта Азиядәнчыккан күчмә авар (абар) кабиләләрен аерып күрсәтергә кирәк. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә алар үзләренә башка күп кенә төрки кабиләләрне буйсындырганнар.
  2. Төрки каһанлыгы, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш каханлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора.VII йөз башында каханлык икегә аерылган: Көнбатыш Төрки каханлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгы барлыкка килгән.
    1. Көнбатыш Төрки каһанлыгы. Көнбатыштагысы, нигездә, Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән.
    2. Көнчыгыш Төрки каһанлыгына, җирләре янәшә булганлыктан, Кытай империясеннән саклану өчен тагын да күбрәк көч куярга туры килгән. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган.
  3. Кимәк каһанлыгы — Көнбатыш Себердәге дәүләт. Каханлыкның төп җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр,кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, әлеге кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән.
  4. Хәзәр каһанлыгы— Көнчыгыш Аурупаның Идел буе, Төньяк Кавказ һәм, гомумән, Урта Ауразия халыклары тарихында зур эз калдырган беренче феодаль дәүләт.

Болгар илләре

  1. Бөек Болгар иле Азак буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис(Фанагория) булган. Таматарха да зур шәһәрләрдән саналган, соңрак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән мәгълүм.
  2. Идел буе Болгары (Болгар, чуаш. Атӑлҫи Пӑлхар) – VIII г – XIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. Монголлар тарафыннан XIII гасырда җимерелгән.

Алтын Урда һәм аннан соңгы дәүләтләр

Алтын Урда (Җучи олысы, Олуг Олыс) — 1240нчы елларда барлыкка килгән, Көнчыгыш АурупаУралСебер территорияләрендә урнашкан дәүләт.

  1. Казан ханлыгы – 14381552нче елларда (кайбер чыганаклар буенча 1445-1552) яшәгән феодаль төзелешле дәүләт. 1438 елда Алтын Урда составыннан аерылып чыга.
  2. Кырым ханлыгы(кырымтатарча Qırım Hanlığı) — 1443 елдан башлап 1783 елга кадәр яшәгән кырым татарлары дәүләте.
  3. Себер ханлыгы
  4. Әстерхан ханлыгы
  5. Олы Урда
  6. Нугай Урдасы

Башка илләргә буйсынган дәүләтләр

  1. Җагалдай ханлыгы — Бөек Литва кенәзлегенә.
  2. Касыйм ханлыгы — Мәскәү кенәзлегенә.
  3. Болак арты Республикасы — ССРБга.
  4. ТАССР — ССРБга.
  5. Татарстан Җөмһүрияте — Русия Федерациясенә.

Барып чыкмаган проектлар

  1. Идел-Урал штаты
  2. Татар-Башкорт Совет Республикасы-->

Язу

Төп мәкалә: Татар әлифбасы

Татарлар — берничә әлифба (иң борынгысы — төрки рун язуыX йөздән 1927 елга кадәр — гарәп алфавиты, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица) кулланган, борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия халык.

Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII йөздә иске татар (төрки) телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII йөз ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн данә китап чыккан.

1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Русиядә ел саен якынча 20 исемдә исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100 дән артык). Илдә руслардан кала татарлар тосле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.

XIX йөзнең икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү моһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[21].

Татарлар саны

Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. Ауразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керәләр.

Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп — 656 601 кеше,Казахстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елдасөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар. Ә Кырым бүген Украина составына керә.

Татарлар ерак чит илләрдән ТөркиядәРумыниядәПольшадаКытайдаАКШтаФинляндиядәАвстралиядәЯпониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.

Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).

Материал http://tt.wikipedia.org/wiki Татарлар# сайтыннан алынды