MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 02

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). 17-19 сентябрь көннәрендә Казанда төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләренә багышланган “TurkLang 2015” III халыкара фәнни конференция уздырыла. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнни чара кысаларында төрки телләрнең формаль модельләре, компьютер системаларын төрки телләргә яраклаштыру һәм терминология, төрки телләрнең электрон корпуслары, текстларны эшкәртү өчен морфологик һәм синтаксик технологияләр, сөйләмне анализлау һәм синтезлау системалары, текстларны эшкәртү өчен семантик, шулай ук автоматик тәрҗемә системалары, төрки телләргә өйрәтә торган интеллектуаль системалар һәм технологияләр, төрки телләрнең лингвистик онтологияләре турында фикер алышу күздә тотыла.

Шуны да искәртеп узу зарур: “TurkLang” халыкара фәнни конференциясе беренче тапкыр 2013 елда Казакъстанның ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 527 | Өстәде: остаз | Дата: 02.09.2015