MENU
Главная » 2016 » Сентябрь » 04

Бу стандартлар буенча, балалар кушканны көтмичә, үзләре эшләп куялар, проблемалар туса, педагогтан ярдәм сорамыйча, үзләре хәл итәләр

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Татарстан дөньяның әйдәп баручы илләрендә танылган халыкара методикага нигезләнеп мәктәпкәчә белем бирү сыйфатына комплекслы бәя бирү буенча сынау проектында катнашачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов белдерде.

Спикер сүзләренчә, проект "үсешкә юнәлдерелгән укыту фәлсәфәсенә" нигезләнгән. "Бу фәлсәфә буенча яхшы балалар бакчасында балалар үрнәк буенча эш итми; кушканны көтмичә хәрәкәт итәләр; педагогтан проблемаларны хәл итүне сорамыйлар, ә үзләре хәл итәләр, нәрсә әйтәләр шуңа күнмиләр, ә үзләре сайлыйлар. Без бу тәҗрибәдә катнашырга, үз белгечләребезне әзерләргә, бу тех ... Алга таба укыгыз »

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 370 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016