MENU
Главная » 2017 » Сентябрь » 08

Конкурс эшләре Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча кабул ителә.(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Конституция суды республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, «Татарстан Республикасының студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы мәгълүмати ярдәме белән Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган иң яхшы видеороликка бәйге уздыра. Ул гражданнарга хокукый тәрбия бирү, аларның социаль-хокукый активлыкларын арттыру һәм халыкның хокукый мәдәниятен үстерү максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча Татарстанның Конституция судына теләсә нинди электрон җайланмада (CD яки DVD диск, флеш-туплагыч (накопитель) AVI фор ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 510 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2017

Мәскәүдә татар КВН лигасы оештырыла

“Татар лигасының төп максаты – катнашучылар һәм тамашачылар арасында телне популяштыру”, - ди лиганың җитәкчесе Динар Сәлахов. (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарча КВНның Мәскәү лигасы ачылачак. Лиганың төп максаты – яшьләр арасында татар телен популярлаштыру. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәү Татар КВН лигасы җитәкчесе Динар Сәлахов хәбәр итте.

“Без Мәскәү татарлары өчен дә аерым лига оештырырга булдык. Бу проект Татар КВНы - Шаяннар һәм тапкырлар лигасы директоры Рамил Әгъдиев белән берлектә эшләнелде. Мәскәүдә татарлар бик күп. Аларга КВН белән шөгыльләнергә мәйдан кирәк. Мәскәүдә башка милләтләрнең КВН лигасы бар. Ә нишләп соң безгә ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 406 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2017

Кичә танылган җырчы Хәния Фәрхинең вафатына 40 көн тулды.(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Хәния миңа гастрольгә киткән кебек кенә тоела",- диде кичә җырчы Хәния Фәрхинең вафатына кырык көн тулуга багышланган Коръән мәҗлесендә танылган артист  Нәфкать Нигъмәтуллин. "Хәния миңа гастрольгә киткән кебек кенә тоела әле. Берничә еллар үткәннән соң да без аны сагынып искә алырбыз. Хәния һәрберебезнең күңелендә сакланачак. Авыр туфрагы җиңел булсын",- дигән теләкләрен җиткерде ул.

Татар эстрадасы йолдызы Хәния Фәрхи 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Кичә Камал театры к ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 430 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2017

Террорчының милләте дә, дине дә юк – Татарстан мөфтие

Террорчының милләте дә, дине дә юк – Татарстан мөфтие Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән сүзләр буенча гамәл кылу, аны танытуыбыз да – террорчылыкка каршы көрәш, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. Дәлилләре көчле булган үз мәсхәбебез бар – Камил хәзрәт Сәмигуллин Хаҗ сәфәрендә булган Татарстан мөфтие Казан сурәте булган банкнот тотып фотога төште Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәренә кузгалуы хакында социаль челтәрдә язып чыкты Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре мөфти hәм баш казый өчен тавыш бирделәр Татарча укыту һәм түбәтәйле дресс-код "Мөхәммәдия" укучыларын киметмәде - укыту мөдире (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Тата ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 388 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2017