MENU
Главная » Яңалыклар архивы

Берәүләр: “Тел, милләтне саклап калырга кирәк”, – дип чаң сукканда, актанышлылар, сүздән эшкә күчеп, моны гамәлләре белән исбатлый. “Без русча сөйләшә белмибез”, – дип шаяртып, фәкать ана те­лен­дә генә аралашуны канун иткән халкы белән бер­рәттән, районда моннан өч ел элек сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернат та тел һәм милләт сагында тора.
Башкалада милли элита әзерли торган уку йорты төзү турында күпме ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 620 | Өстәде: остаз | Дата: 03.06.2014

Кадерле балалар! Хөрмәтле өлкәннәр һәм хезмәттәшләр!
1 июнь- җәйнең көтеп алган беренче көне һәм балачакның иң якты бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне.
Балачак – һәрчак җылы хисләр белән генә искә алына торган иң бәхетле һәм ваемсыз чак. Моның болай булуы иң беренче чиратта әти-әниләрдән тора. Аларның мәхәббәте, иркәләүләре һәм кайгыртучанлыкларыннан башка чын кеше тәрбияләү мөмкин түгел.
Бүген минем тәрбиягә алган балалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүче гаиләләргә аеруча рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез алар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибарга саекмасын, үз сәләтләрен ачырга мөмкинлекләре булсын өчен барысын да эшлисез. Сезнең белән бергә безнең балаларыбыз ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 562 | Өстәде: остаз | Дата: 01.06.2014

Мәгариф һәм фән министрлыгының уку-укыту процессын укыту-методик тәэмин итү буенча төбәкара хезмәттәшлек бүлегенең яңа сайты эшли башлады. Адресы: http://moinrt.ucoz.ru/

 

Караулар: 472 | Өстәде: остаз | Дата: 19.04.2014

Бүген, 18 апрельдә, Г.Тукай исемендәге филармониянең концертлар залында, "Ел педагог-китапханәчесе 2014" бәйгесенә йомгак ясалды. "Милли традицияләрне саклаучы" номинациясенең җиңүчесе булу минем өчен икеләтә куанычлы. Я Раббым, рәхмәт Сиңа. 

Караулар: 520 | Өстәде: остаз | Дата: 18.04.2014

Бүген, 16 апрельдә, "Педагог-китапханәче-2014 ел" бәйгесенең соңгы турлары узды.  Бәйгенең йомгаклары 18  апрельдә "Ел укытучысы"-2014 бәйгесененң йомгаклау  бәйрәмендә билгеле булачак. Мин үземә һәм катнашкан коллегаларыма  уңышлар юлдаш булуын телим.

Караулар: 519 | Өстәде: остаз | Дата: 16.04.2014

Зона бәйгесе артта калды. 129 конкурсант арасыннан 15 китапханәче финалга (республика бәйгесенә) узды. Ни сөенеч, алар арасында мин дә бар. Шушы форсаттан файдаланып, мин үземә һәм бәйгедә катнашучы "көндәшләремә" уңышлар теләп калам. Уңышлар юлдаш булсын, коллегалар!

Иң югары балл 139,5 (140 мөмкинлектән)- Бөгелмә, ЯрЧаллыларда булса, иң түбән балл-76,5- Сабалыларда.

Караулар: 424 | Өстәде: остаз | Дата: 05.04.2014

Караулар: 498 | Өстәде: остаз | Дата: 12.03.2014

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 10 »