MENU
Главная » 2016 » Сентябрь » 6 » “Гыйшык алмасы” мөселман фильмы режиссеры: “Караган кеше “каз тәннәре” чыга, ди”
13:04
“Гыйшык алмасы” мөселман фильмы режиссеры: “Караган кеше “каз тәннәре” чыга, ди”

Кинокартинаны “Яшь Россия” конкурс программасы кысаларында, Казандагы “Мир” кинотеатрында бүген сәгать 16.00 тамаша кылырга мөмкин

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

Быелгы фестивальдә Татарстаннан 18 фильм катнаша, шуларның 6сы конкурс программасына сайлап алынган. “Гыйшык алмасы” кыска метражлы кинотасмасы шундыйлардан. Фильмның режиссеры — Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Фирүзә Зинәтуллина, сценарий авторы — Фәрит Дәүләтшин.

“Кыска метражлы фильмда төп рольне танылган язучы, публицист, драматург Рабит Батулла башкара. Киноның асылында кеше язмышына сугышның тәэсире темасы ята, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Фирүзә Зинәтуллина. – Төп герой ел саен 9 май көнне балалар йортына бара һәм ел саен шунда үзенең беренче мәхәббәте белән очраша. Мәхәббәт турындагы фильм бу. Без яшьләргә сугышның ни рәвешле кеше язмышын үзгәртә алуын, аның ни дәрәҗәдә куркыныч нәрсә икәнен җиткерергә тырыштык”.

Фильмны режиссер үзе актриса булып эшләгән театр хезмәткәрләренең матди ярдәме белән төшергән.

“Иң зур ачыш монда безнең “Журавли” җыры булгандыр. Аны Ренат Харис татар теленә тәрҗемә итте. Фильм минем өчен генә түгел, оператор өчен дә дебют картина. Беренче һөнәрем буенча мин режиссер, шуңа да ул мине гел үзенә тарта”, - ди Фирүзә Зинәтуллина.

“Гыйшык алмасы”нда Г. Кариев театры артисты Илнар Низамиевны, аның улы Искәндәрне һәм җырчы Гөлнара Мулланурованы күреп була.

Кинокартинаны “Яшь Россия” конкурс программасы кысаларында, Казандагы “Мир” кинотеатрында бүген сәгать 16.00 дә тамаша кылырга мөмкин булачак.

“Фильмны төшергән вакытта ниндидер бәйгедә катнашырбыз дип уйламаган идем. Караган кеше “каз тәннәре чыга” дип әйткәне бар анысы. Аны продюсер Башкортстан Республикасында уза торган “Көмеш Акбүзат” кинофестиваленә дә юллаган. Киләчәктә дә, акча булса, тагын фильмнар төшерәсе килә”, - диде әңгәмәдәшебез.

Фирүзә Зинәтуллина актриса буларак яңа фильмда да төшә. Анысы хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында соңрак укырга мөмкин булачак.

“Гыйшык алмасы”нда төп рольне уйнаган Рабит Батулла кинокартина хакында: “Фильм төшерү бик җиңел түгел, билгеле. Ул бик зур финанс чыгымнар сорый. Әлегә кинокартина хакында берни дә әйтә алмыйм, бүген тамашачы караганнан соң фикерләремне җиткерермен”, - диде.

ХII халыкара мөселман киносы фестивале 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль фильмнарын казанлылар һәм башкала кунаклары Казанның “Родина”, “Мир”, “Корстон” кинотеатрларында, Казан Кремлендәге берничә мәйданда һ.б. берничә мәйданчыкта тамаша кыла ала. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/06/125632/

Просмотров: 588 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1