MENU
Главная » 2015 » Декабрь » 6 » Илсур Метшин: “Казанда китаплар өчен чират торучыларны күзәтү – бик күңелле күренеш”
11:14
Илсур Метшин: “Казанда китаплар өчен чират торучыларны күзәтү – бик күңелле күренеш”

Ике ел эчендә Казанда күренекле мәдәният эшлеклеләре катнашында 55 “Әдәби ишегалды” чарасы үткәрелгән. Әлеге чараларда 100 меңнән артык шәһәр халкы һәм башкала кунаклары катнашкан. Шушы вакыт арасында 2,5 меңнән артык шигырь укылган, 100-дән артык мастер-класс үткәрелгән, буккроссингта 50 меңнән артык китап үз укучысын тапкан. Бу елда гына да муниципаль китапханәләр тарафыннан 5 меңнән артык чара һәм проект үткәрелгән. Казанда Әдәбият елы нәтиҗәләре турында бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева сөйләде.

Аның сүзләренчә, Казан актуаль мәдәни брендлар һәм проектлар үткәрү буенча әкренләп шәһәр-магнитка әйләнә бара. Биредә китап укучылар саны арта, китап уку күренеше модага кереп бара, парк һәм скверларда тормыш “кайный”. “Соңгы вакытта үткән иң зур проектларның берсе – ул әдәби флешмоб. Әлеге чара кысаларында узган атнада Россиянең 10 шәһәрендә өч көн дәвамында төрле һөнәр ияләре Лев Толстойның “Война и Мир” романын укыдылар. Казанда әлеге проектта 35 кеше катнашты, алар арасында исемнәре киң җәмәгатьчелеккә билгеле булган шәхесләр – Ренат Харис, Леонид Любовский, Динә Гарипова, Александр Сладковский һәм Лилия Газизова да бар иде”, - дип сөйләде Айгөл Горнышева.

Әдәбият елы уңаеннан Казанда Мәдәният елында башланган “Әдәби ишегалды” проекты дәвам иткән. Әлеге уңайдан Казанга Евгений Евтушенко, Валентин Гафт, Константин Хабенский, Сергей Безруков, Дмитрий Харатьян килгән. Аларның һәркайсы әдәби әсәр укуны популярлаштыруга үзләреннән зур өлеш керткән. Казанда әлеге чарада катнашкан иң яшь шигырь укучыга – 3, иң олысына исә 81 яшь булган. Айгөл Горнышева фикеренчә, Казанның “Әдәби ишегаллары” ил буенча мәдәни дулкын “кубу”га сәбәп булган – хәзерге вакытта әлеге проект Татарстаннан тыш Чиләбедә, Иркутск, Абакан, Төмән һәм Россиянең башка шәһәрләрендә үткәрелә. 

2015 ел Әдәбият елы булу белән бергә Парклар һәм скверлар елы дип тә игълан ителгән иде. Бу уңайдан төзекләндерелгән мәйданчыклар һәм яшел зоналар мәдәни яктан яңача тулыланды. Паркларда яңартылган форматта “Әдәби ишегаллары” үткәрелгән. Әлеге чаралардан һәр кеше үзенә ошаган китапны алып кайтып китә алган. Шулай ук июнь аенда Горький исемендәге паркта татар язучы Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы укылганнан соң “Казан укый” дигән яңа чара башланып киткән. 

Вакыйгалар календарен Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан оештырылган “Казань RU.ЛИТ” әдәби перфомансы тулыландыра. Әлеге хезмәт студентларның проектлары арасында үткәрелгән Мәскәү бәйгесендә беренче урынга лаек дип табылган. Лядской бакчасында “Книга-фест-2015” дигән икенче шәһәр фестивале үткәрелгән. Парклар һәм скверлар елы уңаеннан Аксенов бакчасы ачылган, биредә күренекле язучы Василий Аксенов хөрмәтенә истәлек билгесе куелган. Киләсе елда Василий Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән яңа китабы бастырылачак һәм аңа һәйкәл куелачак. 

Нәтиҗәләргә йомгак ясап, Казан Мэриясе ярдәме белән “Яңа татар шигърияте антологиясе” төзелгән һәм тәкъдим ителгән. Әлеге китапта 22 татар шагыйренең шигырьләре урын алган. 

“Казан кызы Гүзәл Яхина “Аксенов-фест” кысаларында “Йолдызлы билет” дигән Халыкара премиягә ия булды. Аннан соң “XXI век” номинациясендә аңа “Ясная поляна” дигән милли әдәби премия бирелде. Һәм, ниһаять, декабрь аенда Гүзәл Яхина – “Зөләйха күзен ача” романы өчен “Большая книга” Милли әдәби премия иясе. Бүгенге көндә ул бестселлерга әйләнде. Әлеге яңа исем – Казанда Әдәбият елының иң әһәмиятле вакыйгасы”, - дип сөйләде Айгөл Горнышева.

Әдәбият елы уңаеннан “Смена” заманча мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла торган китап ярминкәсе – шулай ук нәтиҗәле эш юнәлеше. Әлеге чара елга ике тапкыр – җәй һәм кыш айларында үткәрелә. Узган ял көннәрендә “Смена” үзәгендә Казан Мэриясе ярдәме белән Кышкы китап фестивале үткәрелгән. Әлеге чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашкан. “Казанда китаплар өчен чират торуны күзәтү – бик күңелле күренеш. Киләсе елда китап ярминкәсен зур ачык мәйданда үткәрү планы белән яшибез”, - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Мәдәни чараларга бай палитра Россия киносы елы дип игълан ителгән 2016 елда да дәвам итәчәк. “Безнең җитәкчеләребез үзләре дә әлеге вакыйгалар үзәгендә. Айгөл Горнышева “Культура” каналында туры эфирда барган “Война и Мир” романын уку чарасында катнашты. Казанда барлыкка килгән “Әдәби ишегаллары” республикабыз чикләреннән чыкты. Монысы да бик куандыра. Мондый проектларга алга таба да теләктәшлек белдерәчәкбез”, - диде Илсур Метшин.

 
 
Просмотров: 571 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1