MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 10 » Казанда «Аксенов-фест» кысаларында "Яңа татар шигърияте антология"сен тәкъдим итәләр
11:18
Казанда «Аксенов-фест» кысаларында "Яңа татар шигърияте антология"сен тәкъдим итәләр
9-12 сентябрьдә Казанда «Аксенов-фест-2015»  фестивале уза. Әлеге әдәби вакыйга турында тулырак итеп Василий Аксеновның музей-йортында узган матбугат конференциясендә аны оештыручыларның берсе - "Октябрь" журналы баш мөхәррире Ирина Барметова сөйләде.

Әдәби-музыкаль фестивальдә прозаик Евгений Попов һәм Александр Кабаков, Казаннан әдәби тәнкыйтьче Алексей Саломатин, шулай ук актер Вениамин Смехов, прозаик Денис Драгунский, шагыйрә Ирина Ермакова, Юрий  Щербаков җитәкчелегендәге «V.Aks Band» джаз коллективы һәм башка сәнгать эшлеклеләре катнашачак.

Шагыйрь һәм прозаикларның иҗади кичәләре булачак. Танылган шагыйрь Виктор Куллэ үз шигырьләрен генә укып калмыйча, тәрҗемә итү осталыгы серләре белән дә уртаклашачак. Ул Иосиф Бродскийның инглиз телендә язылган күп кенә шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән кеше.

"Менә инде тугызынчы ел фестиваль Казанда уза. Аны үткәрүнең даимилеге - Татарстан башкаласының тагын бер казанышы. Фестиваль өлгереп җитте, үз традицияләре барлыкка килде. Биредә  кунаклар өчен ел саен нинди дә булса яңалык бар", - дип ассызыклады Ирина Барметова.

Әйтик, фестивальне оештыручылар "Яңа татар шигърияте антологиясе"н төзергә тәкъдим иткән. Әлеге тәкъдимне Казан мэры Илсур Метшин да хуплаган. Китап бер ел дәвамында төзелгән һәм бүгенге матбугат конференциясе барышында тәкъдим ителде. Ул татар һәм рус телләрендә басылган. Аңа 22 татар һәм 8 рус шагыйренең иҗат җимешләре кергән. Проектның төп бурычы ике телдәге әдәбиятны берләштерү булган. Татар авторларын бүгенге рус шагыйрьләре тәрҗемә иткән. Алар үзләренә ошаган әсәрләрне сайлап алган.

11 сентябрь көнне Казан ратушасында китапны тәкъдим итү чарасы була. Ул музыкаль спектакль формасында узачак. Татар шагыйрьләре Булат Ибраһим, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Дания Нәгыймуллина һәм башкалар үз әсәрләрен укыячак.

Казан каласы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева билгеләп узганча, фестиваль башкаланың мәдәни тормышында аерым урын били. "Чара Казан мэриясе һәм ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза", - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, фестиваль Казанда Василий Аксенов исемендәге скверны ачу белән тәмамланчак. Ул шәһәр үзәгендә, "Мир" кинотеатры артында урнашкан. Фестиваль тәмамланган көнне катнашучылар Язучылар аллеясына агачлар утыртачак. Биредә чаралар фестиваль вакытында гына түгел, ел дәвамында узачак. Әйтик, "Әдәби ишегаллары" оештырылыр дип көтелә.      

("Татар-информ")

 
 
Просмотров: 434 | Добавил: остаз | Рейтинг: 0.0/0