MENU
Главная » 2016 » Август » 26 » Казанда К. Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли театр фестивале үтәчәк
00:24
Казанда К. Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли театр фестивале үтәчәк

(26 август, 2016 ел) 15-21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли театр фестивале үтәчәк. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2014 елдан фестиваль халыкара дәрәҗәдә уздырыла

1383217887

Чара ТР Мәдәният министрлыгы һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан оештырыла. 2014 елдан фестиваль халыкара дәрәҗәдә уздырыла. Быел анда Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея Республикалары, Оренбург өлкәсе театрлары катнашуы көтелә. Алар милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, Казан дәүләт яшь тамашачылар театрлары сәхнәсендә күрсәтәчәк.

Татар-информ

Просмотров: 488 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1