MENU
Главная » 2017 » Сентябрь » 8 » Мәскәүдә татар КВН лигасы оештырыла
18:41
Мәскәүдә татар КВН лигасы оештырыла

Мәскәүдә татар КВН лигасы оештырыла

“Татар лигасының төп максаты – катнашучылар һәм тамашачылар арасында телне популяштыру”, - ди лиганың җитәкчесе Динар Сәлахов. (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Татарча КВНның Мәскәү лигасы ачылачак. Лиганың төп максаты – яшьләр арасында татар телен популярлаштыру. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Мәскәү Татар КВН лигасы җитәкчесе Динар Сәлахов хәбәр итте.

“Без Мәскәү татарлары өчен дә аерым лига оештырырга булдык. Бу проект Татар КВНы - Шаяннар һәм тапкырлар лигасы директоры Рамил Әгъдиев белән берлектә эшләнелде. Мәскәүдә татарлар бик күп. Аларга КВН белән шөгыльләнергә мәйдан кирәк. Мәскәүдә башка милләтләрнең КВН лигасы бар. Ә нишләп соң безгә булдырмаска?”, - ди Мәскәү Татар КВН лигасы җитәкчесе.

Мәскәү шәһәренең татар лигасында һәр теләгән кеше катнаша ала. Катнашу өчен КВН тәҗрибәсе яисә оста шаярту сәләте таләп ителми, чөнки яңа катнашучыларны татар КВНы мохитенә алып керү өчен Казаннан Татар КВН лигасы лидерлары һәм оештыручылары мастер-классларга киләчәк.

Лига Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллегенең Яшьләр советы һәм Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни төбәк автономиясе ярдәмендә булдырылган.

Динар Сәлахов сүзләренчә, Мәскәү татар КВН лигасы вәкилләре Казанда уза торган Югары татар КВН лигасына җыелма командасына керә алачак.

“Лиганың беренче уены октябрь аенда булачак. Безнең максатларыбызның берсе – Казанда уза торган Югары татар КВН лигасына җыелма команда туплау, ә төп максатыбыз – катнашучылар арасында телне популярлаштыру. Монда татарлар бер-берсе белән таныша, туган телләрендә аралаша. Катнашу өчен дә күп тәлапләр куймадык. Туган телләрендә азрак сөйләшә, шаярта алсалар шул җитә”, - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/08/147912/

Просмотров: 408 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1