MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 3 » Магнитогорскидагы милләттәшебез Салават Әхмәтҗановның китабы татарлар тарихындагы билгесез битләрне ача
14:42
Магнитогорскидагы милләттәшебез Салават Әхмәтҗановның китабы татарлар тарихындагы билгесез битләрне ача

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Магнитогорскилы милләттәшебез – фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Әхмәтҗанов шәһәр һәм металлургия комбинаты төзелү тарихы һәм аны төзүдә татарларның өлеше, роле турында китап язган. “Спецпереселенцы — первостроители Магнитогорска” дип аталган әлеге басма 8 сентябрь көнне сәгать кичке 6да Магнитогорскиның Үзәк шәһәр китапханәсендә әлеге кала җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителәчәк. Хәер, шәһәр хакимиятендә китап кичә презентацияләнгән дә инде.

Яшәү уңайлыклары булмаганга, үз ирекләре белән килеп эшкә урнашканнар бу кырыс шартларга түзәсе килмәстән, әллә ни тоткарланмый. Шуңа күрә кешеләрне япанда шәһәр төзергә мәҗбүри китерү турында 1931 елда карар кабул ителә. Комбинат һәм шәһәр төзергә махсус күчендерелгәннәрнең күпчелеге - бүгенге Татарстан Республикасыннан, шулай ук Ярославль, Кострома, Иваново, Рязань өлкәләреннән кулак дип сөрелгән крестьяннар, зур хуҗалык тоткан тәҗрибәле хезмәт кешеләре. Аларның, кагыйдә буларак, гаиләләре зур, буй җиткән уллары була...

Магнитогорск шәһәрен, нигездә, руслар һәм татарлар төзегән, ә беренче бистәләрдә яшәүчеләр, барысы да диярлек, татарча сөйләшкән. Аерым алганда, Магнитогорскига Татарстаннан гына да 42 мең кеше (аларның яртысы диярлек – татарлар) күчерелгән, 1933 елда инде торак пунктта 50 меңнән артык кеше исәпләнгән, әмма иртә үлемнәр, качып китүләр 1936 елга халык санын 26 меңгә калдырган, дип, китапта шушы төбәкнең беренче төзүчеләре, беренче бистәләр инфраструктуралары һәм урнашкан җирлеге бәян ителә.

Шул рәвешле, тарих чоңгылларында - Казан, Магнитогорск архивларында, Чиләбенең НКВД архивында эзләнүләр алып барган, күчерелгәннәр һәм аларның якыннары белән аралашкан  Салават әфәнде Әхмәтҗанов татарлар тарихындагы билгесез битләрне киң җәмәгатьчелеккә ача. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты Магнитогорск филиалында фәнни эшчәнлек башында торган милләттәшебез 2 еллап бөртекләп материал туплаган китап исә 321 данә тираж белән дөнья күргән.

Бу хакта тулырак “Магнитогорский рабочий” басмасы сөйли.

Просмотров: 457 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1