MENU
Главная » 2014 » Июнь » 3 » Милли элита кайда тәрбияләнә?
20:25
Милли элита кайда тәрбияләнә?

Берәүләр: “Тел, милләтне саклап калырга кирәк”, – дип чаң сукканда, актанышлылар, сүздән эшкә күчеп, моны гамәлләре белән исбатлый. “Без русча сөйләшә белмибез”, – дип шаяртып, фәкать ана те­лен­дә генә аралашуны канун иткән халкы белән бер­рәттән, районда моннан өч ел элек сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернат та тел һәм милләт сагында тора.
Башкалада милли элита әзерли торган уку йорты төзү турында күпме генә сөйлә­шү­ләр алып барылса да, бар да сүздә генә кала бирә. Милли гимназиянең исә нәкъ менә Актанышта ачылуы – табигый. Халкының 98 процентын татарлар тәш­кил иткән әлеге районның мохите үк миллилек тәрбия­ләүгә этәргеч бирә. Өч ел элек нәкъ менә шундый максат белән ачылган гимназия бүген теләгенә ирешкән дип әйтергә җирлек бар. Моннан бер ел элек кенә татар те­лендә “ипи-тозлык” та бел­мәгән килеш гимназия бусагасын атлап кергән чит төбәк баласы бүген инде татар телендә матур итеп фикерен әйтә ала. 
“Гимназиягә укырга кил­гән беренче елда татарча аң­ласам да, үземнән бер сүз дә әйтә алмый идем. Икенче елда инде иркен аралаша башладым”, – ди 10 сыйныф укучысы Данил Әхмәтшин. Гим­назиядә инде өченче елын укучы Данил Себернең Красноярск шәһәреннән. Би­регә аның әби-бабалары Столыпин реформасы вакытында килеп урнашкан. Чит җирдә гомер кичерсәләр дә, туган яклары Татарстанны бер ге­нә дә онытмый алар. Җирсү хисе Данилга да күч­кән. “Красноярскида яшәүче бер миллион кешенең нибары 30 меңе генә татар. Ә минем татар телен өйрәнәсем килде. Монда килүем дә шуңа бәй­ле”, – ди татар интернет-ре­сурсы проекты белән “50 иң яхшы инновацион идея” конкурсында грант откан Данил.
Тырышкан кешегә телне өй­рәнергә була, әлбәттә. Лә­кин­ аны гамәлдә сынап карарга шартлар булмаса, өй­рә­­нел­гән телнең дә “тутыгуы” ихтимал. 
Гимназия директоры Артур Галиәхмәтов сүзләренә караганда, гимназиядә иң элек әнә шуны булдырмау күздә тотыла. Укучылар көче белән чыгарылган “Ак җил­кән” атналык газетасы да, балалар телевидениесе һәм гимназия укучыларының “Актаныш” радиосы өчен махсус эшләнгән тапшырулары да иң элек укучылар телне гамәлдә куллансын, шомартсын өчен эшләнә. Күптән түгел генә укучылар Актаныш тарихы, рай­онның горурлыгы булган шәхесләр турында аудиокитаплар чыгара башлаган. Татар телен һәм татар тарихын тирәнтен өйрәнү дәресләре дә алып барыла. 
Гимназия башлыгы телне үзләш­терү һәм камилләш­те­рүнең үзгә ысулын да тра­дициягә әве­­релдергән – атна саен уку­чылардан яттан шигырь сөй­лә­тә ул. “Болай эш­ләгәндә, бер­дән, укучы­ның сөйләм теле камилләшә, хә­тере яхшыра. Икенче яктан, ул Тукай, Такташ кебек бөек шагыйрь­лә­ре­без иҗа­тын да өйрәнә”, – ди гим­на­зия җи­тәк­чесе. Ни­гездә яшь­ләрдән торган мө­галлим­нәр коллективында унике татар егете дә булу игътибарга лаек.

Күптән түгел гимназиядә кабул итү көне булып узган. Быел әлеге чарада 26 укучы катнашкан. Сайлап алу турына, Актаныштан тыш, Азнакай һәм Тукай районнарыннан да ки­лү­челәр булган. Гим­на­зия­гә бе­лем алырга килүчеләр арасында чит төбәкләрдә яшәү­че мил­ләт­тәш­ләре­без­нең балалары шактый. Бүген биредә, Татарстан балаларыннан тыш, Гарәп Әмир­лек­ләреннән, Та­җикстан, Казахстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Оренбург өлкә­се, Красноярск, Уль­я­новск, Магнитогорск шә­һәр­ләрен­нән килгән 14 укучы белем ала. Гимназия директоры сүзләренә караганда, кабул итү җәй буе дәвам итәчәк. Быел Ижау­дан да укучылар килүе кө­телә.  
Милләтнең йөзек кашлары булачак укучыларга куелган таләпләр дә шактый зур. “Иң беренче чиратта, үзендә татар рухын тойган, ана телен өйрәнергә теләге булган укучыны сайларга тырышабыз”, – ди Артур Галиәхмәтов. 
Әлеге иң мөһим күр­сәткечтән тыш укучының интеллектуаль  мөмкинлекләре, иҗади яктан өстенлекләре, сәләтләре дә исәпкә алына. 
Җитди сайлау аша узган укучыларның күпчелеге барлык уңайлыклары булган заманча интернатта яши. Бүген биредә барлыгы 56 укучы яшәп белем ала. Чит төбәк­ләрдән килгән балалардан тыш биредә Актанышның ерак авылларыннан килгән укучылар да бар. “Уку да, интернатта яшәү дә бушка. Укысыннар гына!” – ди гимназия директоры.

Бу көннәрдә гимназиянең интернат өлешендә урнашкан “Бүләк” лагере да үз эшен башлап җибәрде. Ел саен би­редә оештырылган дүрт сменада 150 бала ял итә. Быел биредә җәйге ялын мөмкин­лек­ләре чикләнгән, авыр хәл­ле гаиләдә тәрбияләнүче балалар да үткәрәчәк. Лагерь­ның июнь башыннан башланып киткән беренче сменасы тел фәннәренә багышланган. Икенче смена аланы сәләтле балаларны үзенә җыйса, өченчесендә традицион чаралар каралган. Беренче өч сменага елдагыча чит ил һәм төбәкләрдәге милләттәш­лә­ребезнең дә килүе көтелә. Актаныш районы хакимияте баш­лыгы Фаил Камаев сүз­ләренә караганда, узган ел лагерьда Польша һәм Казахстаннан да балалар ял иткән булса, быел бирегә Кырым һәм Төркия укучылары да чакырулы.

Милли лагерьда чит тө­бәктән килгән балалар өчен махсус уку программасы да каралган. Ана телен өйрәтү­дән тыш, биредә татар теле­нең милли гореф-гадәтләрен гәү­­дәләндергән аулак өй, кичке уен кебек чаралар да үткә­реләчәк. Гимназиядә бел­­дерүләренчә, читтән кил­гән милләттәшләр белән бер казанда кайнау гимназия балаларына да файдалы. Бе­рәүләр үзара аралашу барышында татар телен өйрәнсә, икен­челәре исә инглиз телен ка­милләштерә. Лагерьда ял итеп, аз булса да милләт­тәшләре арасында яшәп караган укучылар арасында милли мохиттән аерылырга теләми­чә гимназиядә укырга калучылар булуы да табигый.

«Ватаным Татарстан» материаллары буенча

 
Просмотров: 617 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1