MENU
Главная » 2016 » Сентябрь » 6 » Путин Үзбәкстанда Ислам Кәримов каберенә кызыл розалар гөлләмәсе салган
12:57
Путин Үзбәкстанда Ислам Кәримов каберенә кызыл розалар гөлләмәсе салган

РФ президенты Үзбәкстаның яңа хөкүмәте илдә тотрыклылыкны саклар, ә Россия – Үзбәкстан мөнәсәбәтләре алга таба да әйбәт булыр, дигән ышаныч белдергән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир бүген Путин Сәмәркандта Үзбәкстан Президенты Ислам Каримовның каберенә кызыл розалар гөлләмәсе салып, аны искә алды, дип яза INTERFAX.

2 сентябрь көнне Үзбәкстан Президенты Ислам Каримовның, инсульт кичергәннән соң, фани дөньядан китүе хәбәр ителде.

Республиканың Беренче президенты 3 сентябрьдә туган шәһәре Сәмәркандта Кәримовның әти-әнисе күмелгән Шахи-Зинда тарихи зиратында мөселман дини йоласы буенча җирләнгән.

Ул көннәрдә РФ президенты Владивостокта булу сәбәпле, президент кушуы буенча Россия рәсми делегациясе матәм чараларында премьер-министр Дмитрий Медведев җитәкчелегендә катнашкан.

Үзбәкстанга Ислам Каримовның якты истәлегенә баш ию ниятен Путин Кытайга “зур егермелек” саммитына барыр алдыннан җиткергән. РФ президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков журналистларга әлеге сәфәрнең шәхси ният булуын аңлаткан. “Президент кайгы уртаклашып, үз хисләрен белдерергә теләде”, - дип әйткән ул.

Путин Кытайда Ханчжоуда дүшәмбе көнне журналистлар белән аралашканда: "Мин иртәгә, һичшиксез, аның рухына баш ияр өчен керәчәкмен”, - дип белдергән.

Ул Үзбәкстан президенты белән үзләрен яхшы шәхси мөнәсәбәтләр бәйләвен дә өстәп әйткән. "Сезгә шуны әйтергә тиешмен, ул миңа бик әйбәт мөнәсәбәттә иде, без бер-беребезгә әйбәт мөгамәләдә булдык. Ул миннән өлкәнрәк булса да, һәрчак исем белән һәм син дип эндәшә иде”,- дип белдергән РФ президенты.

РФ президенты Үзбәкстан хөкүмәтенең яңа җитәкчеләре илдә тотрыклылыкны сакларлар, ә Россия – Үзбәкстан мөнәсәбәтләре алга таба да әйбәт булыр, дигән ышанычын җиткергән.

Чыганак: татар_информ_татар (ТИ)

Просмотров: 338 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1