MENU
Главная » 2016 » Сентябрь » 4 » Татарстан балалар бакчаларында дөнья стандартларын кулланып караячаклар
13:19
Татарстан балалар бакчаларында дөнья стандартларын кулланып караячаклар

Бу стандартлар буенча, балалар кушканны көтмичә, үзләре эшләп куялар, проблемалар туса, педагогтан ярдәм сорамыйча, үзләре хәл итәләр

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Татарстан дөньяның әйдәп баручы илләрендә танылган халыкара методикага нигезләнеп мәктәпкәчә белем бирү сыйфатына комплекслы бәя бирү буенча сынау проектында катнашачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов белдерде.

Спикер сүзләренчә, проект "үсешкә юнәлдерелгән укыту фәлсәфәсенә" нигезләнгән. "Бу фәлсәфә буенча яхшы балалар бакчасында балалар үрнәк буенча эш итми; кушканны көтмичә хәрәкәт итәләр; педагогтан проблемаларны хәл итүне сорамыйлар, ә үзләре хәл итәләр, нәрсә әйтәләр шуңа күнмиләр, ә үзләре сайлыйлар. Без бу тәҗрибәдә катнашырга, үз белгечләребезне әзерләргә, бу технологияне кулланырга телибез. Киләчәктә бу тәҗрибәгә нигезләнеп мәктәпкәчә белем бирүне үстерү буенча юл картасын әзерли алабыз", - дип ачыклык кертте ул.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима ел ахырында Түбән Камада һәм Әлмәттә балалар технопарклары пәйда булачак дип сөйләде.

"Без балаларга техник юнәлештә өстәмә белем бирүне үстерүгә 47 млн сум күләмендә федераль субсидиягә ия булдык. Моннан тыш, балаларның техник иҗатын үстерүгә федераль бюджеттан 27 млн сум җәлеп иттек", - диде министр урынбасары.

Прикрепления: Рәсем 1
Просмотров: 372 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1