MENU
Главная » 2017 » Август » 31 » Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем Көне уңаеннан котлавы
17:46
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Белем Көне уңаеннан котлавы

  

 

 

 

 

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле  мөгаллимнәр һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән Белем  бәйрәме белән котлыйм һәм   Яңа уку елына  иң изге теләкләрне юллыйм!

Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы    мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 2016 ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны артты.

Олимпиада хәрәкәтендә безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче позицияне били, өстәвенә, җиңүчеләр һәм призерлар саны сизелерлек артты. 2017 елда аларның саны 140 кешегә җитте.

Көллият һәм техникум студентлары ВорлдСкиллз һөнәри осталык чемпионатында Мәскәүдән соң икенче урынга лаек булды. ДжуниорСкиллз юниорлар зачетында да безнең команда – Мәскәүдән соң икенче урында. 2018 елда Татарстан Республикасы беренче тапкыр PISA Халыкара белем бирү сыйфатын чагыштырма тикшерүендә катнашачак. Шулай ук, чит телләр өйрәнү буенча “юл картасы” эшләнде.

Кадерле белем бирү оешмалары җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр – белем-тәрбия бирү процессын оештыручылар һәм белем  сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрүчеләр, балаларыбызның һәрьяклап үсешен, сәламәтлеген кайгыртучылар! Сезгә  яңа һөнәри уңышлар һәм иминлек телим! Укучыларыгыз Сезне ешрак сөендерсен һәм күңелле гаҗәпләндерсен.

Хөрмәтле беренче сыйныф укучылары! 1 сентябрь ул – олы тормыш юлына аяк басу көне. Бу юл кызыклы һәм мавыктыргыч булсын. Сез – иң сәләтле, акыллы, эшчән укучылар, һәм, әлбәттә,  барлык теләкләрегезгә ирешерсез.

Кадерле дуслар! Бүген барыбыз өчен дә яңа уку елы башлана. Бу ел яңа белем, уңышлар  һәм якты тәэсирләр алып килсен. Хәерле юл сезгә!

ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры                                                                             Э.Н.Фәттахов

Просмотров: 460 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1