MENU
Главная » 2014 » Июнь » 1 » Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлавы
21:56
Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан котлавы

Кадерле балалар! Хөрмәтле өлкәннәр һәм хезмәттәшләр!
1 июнь- җәйнең көтеп алган беренче көне һәм балачакның иң якты бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне.
Балачак – һәрчак җылы хисләр белән генә искә алына торган иң бәхетле һәм ваемсыз чак. Моның болай булуы иң беренче чиратта әти-әниләрдән тора. Аларның мәхәббәте, иркәләүләре һәм кайгыртучанлыкларыннан башка чын кеше тәрбияләү мөмкин түгел.
Бүген минем тәрбиягә алган балалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны үстерүче гаиләләргә аеруча рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез алар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибарга саекмасын, үз сәләтләрен ачырга мөмкинлекләре булсын өчен барысын да эшлисез. Сезнең белән бергә безнең балаларыбыз беренче гаделлек һәм игелеклелек дәресләре ала, фән өлкәсендә яңа киңлекләр ача һәм гаҗәеп белем дөньясын танып белергә өйрәнә. 
Үзләрен балаларга багышлаган һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет телисе килә! Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә республикада мәгариф ныклы, алдынгы урынны алып тора, ә тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларда, төрле спорт һәм иҗади ярышларда яңа җиңүләр һәм уңышлар белән сөендерә. Безнең балаларыбыз бик сәләтле. Алар сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр иде!
Бүген егет-кызларның көтеп алган каникуллары башлана. Бу җәйдә укуда, иҗатта, спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм балалар хәрәкәтләрендә актив катнашкан балалар 15 республика профиль сменасында һәм лагерь-мәктәпләрдә ял итә, үзләренең иҗади потенциалын арттыра алачак.
Укучылар, сезгә яхшы, актив яллар һәм күңелле, кояшлы җәй телисе килә. Каникул вакытында һәммәгез үзенә кызыклы шөгыль таба алыр һәм укуда һәм иҗаттаяңа уңышларга ирешү өчен көч туплап, файдалы ял итер дип ышанам. 
Бәйрәм белән! 


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – 
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов

Просмотров: 561 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1