MENU
Главная » 2017 » Сентябрь » 1 » Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия Белем көне белән котлады
08:51
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия Белем көне белән котлады

 

 

 

 

 

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле мөгаллимнәр!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны,    укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстанның    мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын  Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын    йөрәктән тәбрик итәм.

Россиядә 1 сентябрь дәүләт һәм гомумхалык бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бу исә илебездә мәгарифкә һәм яшь буынны тәрбияләү эшенә ни дәрәҗәдә зур әһәмият бирелүен тагын бер кат ачык дәлилли. Җәмгыятьнең төрле катлау, төрле милләт вәкилләре тотрыклы, гомумкешелек өчен уртак булган рухи хәзинәләрнең көзгесе – Белем көнен бердәй дәрәҗәдә зурлап бәйрәм итә.

Һәр елны меңләгән сабый бик дулкынланып мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керергә әзерләнә. Беренче кыңгырау чыңлау белән алар белем иленә сәяхәткә чыгып китә, олы тормышка илтәчәк шактый мәшәкатьле, әмма мавыктыргыч юлга аяк баса. Һәм, әйтергә кирәк, республикабызның, бөтен илебезнең матур киләчәге әлеге юлның ни дәрәҗәдә якты һәм киң булуына, мәктәптәге беренче укытучыларның, югары уку йортындагы остазларның белеменә, һөнәри осталыгына һәм күңел киңлегенә бәйле.

Югары технологияләрне, тизлекне үз иткән чор җәмгыятькә, безнең һәрберебезгә җитди таләпләр куя. Хәзерге заманда бары тик мәгърифәтле, киң мәгълүматлы, шуларны эштә кулланырга, башкаларга аң-белем бирергә сәләтле, даими үсешкә, камилләшүгә йөз тоткан  кешеләр генә чын-чынлап уңышка ирешә ала.

Мәгариф өлкәсендәге эшебезнең гражданлык һәм ватанпәрвәрлек, туган телгә, ата-бабаларыбыз мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә олы ихтирам һәм мәхәббәт хисләре уяту белән бергә нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга юнәлтелүе зарур.  

Татарстан бүген мәгариф һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү өлкәсендә иң әһәмиятле саналган байтак юнәлешләрдә алдынгылар сафында бара. Шуның бер күрсәткече буларак, бу көннәрдә зур колачлы әзерлек эшләре алып барыла торган "WorldSkills" һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын 2019 елда үткәрү өчен Казан шәһәренең сайлап алынуын мисалга китерергә мөмкин.

Татарстан мәгарифе казанышлары башлыча укытучыларның, профессорларның, югары уку йортлары мөгаллимнәренең, мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләренең, тренерлар һәм һөнәренә чиксез бирелгән педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелә. Республикабызның бүгенгесенә һәм киләчәгенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткәнегез өчен сезгә олы хөрмәтемне белдерәм.

Яңа уку елында уңышлар күп булсын!

Һәммәгезгә дә чын күңелдән тынычлык, игелек, иминлек телим!

Бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар!

​Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Просмотров: 428 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1