MENU

соңгы җиде көн язмалары

Хәтер көне уңаеннан "Азатлык" татар яшьләр берлеге активистлары пикетта. 6 октябрь 2012

"Сүз иреген буарга тырышу протестны көчәйтәчәк"

Русиядә урам чараларында катнашкан өчен гаепләнүчеләргә җәзаны кырыслату турында канун өлгесе думага тәкъдим ителде. Татарстан активистлары моны Украинадагы хәлләрдән соң курку белән аңлата.
дәвам
Илмир Тимергалиев

Татарстанның Кырымдагы вәкиллеге оештыру эшләре белән мәшгуль

Татарстан президенты карары белән Кырымда республиканың даими вәкиллеге эшли башлады. Аны җитәкләүче Илмир Тимергалиев хәзер эшне оештыру белән шөгыльләнә.
дәвам
Бәйгедән күренеш

фотогалерея Себердә "йолдызлар" артты

Төмәннең өлкә татар Конгрессы һәм шәһәр татар мәдәният үзәге бергәләшеп оештырган 7нче "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре тамашасы чын-чынлап йолдызлар балкышын хәтерләтте.
дәвам
Певат Зети: "Хокукларны даулап алырга кирәк"

видео "Мәскәүдән хокукларны таләп итәргә кирәк"

Кырымтатар язучысы Певат Зети, "әгәр Мәскәү вәгъдә иткәннәрен үтәмәсә, меңнәрчә татар Мәскәүгә барып 80нче еллардагы кебек урам җыеннары үткәрергә кирәк", ди.
дәвам
Атик Али утырышта чыгыш ясый

"Финляндия һәм Русия татарлары арасында никахларны арттыру кирәк"

Татар конгрессы Һелсинки-Казан арасында туры очышлар булдыру өчен Finnair җитәкчесенә хат әзерли. Бу хакта конгрессның күчмә утырышында да сүз булган.
дәвам
Рөстәм Скибин: "Русия кырымтатар сәнгатенә ирек бирмәс"

видео Кырымтатарлар Кырымнан ни өчен китә?

Кырым Русия кочагына кергәннән соң кайбер кырымтатарлар, шул исәптән сәнгатькәрләр аннан китү ягын карый. Киевка барып урнашкан шундый татарлар белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
дәвам
Җәмилев Нью-Йоркта "Америка авазы"на әңгәмә бирде

видео Җәмилев БМОда Кырым референдумын уйдырма дип атады

БМО Иминлек шурасының ябык утырышында Мостафа Җәмилев кырымтатарларның Русиягә кермәү сәбәпләрен һәм Кырымдагы вазгыятьне аңлатты.
дәвам
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Әнкарада тарафдарлары каршында, 30 март, 2014

Youtube һәм Twitter-ны тыю Эрдоганга сайлауда зыян итмәде

Twitter һәм Youtube сәхифәләрен тыю Төркиядә зур ризасызлык уятты. Шуңа да карамастан соңгы сайлауда хакимият партиясе 45 процент чамасы тавыш җыя алды.
дәвам
Кырымның Русия аннексияләгәнгә кадәр төп законы

Кырымның яңа конституциясе кырымтатар файдасына булмаска ошый

Кырымның үзешчән хөкүмәтенең беренче вице-спикеры Григорий Иоффе сүзләренчә, яңа конституциядә барлык милләтләр дә тигез булачак, хөкүмәттә дә кырымтатарларга аерым квоталар каралмаячак.
дәвам
"Европалы Татарстан" логотибы

"Европалы Татарстан": Европа кыйммәтләре һәм федерализм

Күптән түгәл Татарстан интернетында яңа сәяси блог барлыкка килде - “Европалы Татарстан”. Ул Европа кыйммәтләренә таянып алга баруны, Русиядә федерализм принципларына тугры калуны алга сөрә.
дәвам
Ижауның 65-нче мәктәбе укучылары

Русия мәктәпләрендә политинформация дәресләре кертмәкчеләр

Тарихчы Нурулла Гариф фикеренчә, мәктәпләргә политинформация дәресләре кертелсә балаларны Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт белән зомбиләштерү юлына басачаклар.
дәвам
Кырымтатар Мәҗлесе вазифага керешү көнендә. 1 ноябрь 2013

Мәҗлес хакимияткә вәкилләр карый башлады

29 мартта узган Корылтай карарын үтәп, 30 мартта Мәҗлес Кырым хакимиятенә кырымтатар вәкилләре юлланачакмы- юкмы дигән мәсьәләне карый башлады.
дәвам
“Наза” ансамбле чыгышы

аудио Үләнкүлнең "Наза" ансамбле 25 еллыгын билгеләде

Омски төбәгенең “Умырзая” һәм “Наза” коллективлары быел 25 еллыкларын билгелиләр. Чаралар тантаналы концерт-кичәләр рәвешендә зурлап үткәрелә.
дәвам
Җир сәгате акциясе Татарстанда да үтте

видео Җир сәгате чарасы Татарстанда да үтте

Төрле илләрдә 2007 елдан бирле уздырылып килгән Җир сәгатенә Татарстан да кушылды. Әлеге акция уңаеннан 29 мартта Казан Кирмәне һәм республиканың башка 200дән артык дәүләт оешмасында электр утлары бер сәгатькә сүндереп торылды.
дәвам

видео Кырымтатар корылтае үзбилгеләнү турында карар кабул итте

Кырымтатар халкы Корылтаеның 29 мартта узган чираттан тыш җыены кырымтатар халкының Кырымда төп халык буларак үзбилгеләнү турында карар кабул итте.
дәвам
Болгарга туристларны җәлеп итү юллары тикшерелде

видео Болгар һәм Зөягә туристларны җәлеп итү юллары тикшерелде

27 мартта Казан Кирмәнендә Татарстан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вакыфының химая шурасы утырышы узды. Чарада сүз Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә туристларны җәлеп итү турында барды.
дәвам
Иң нәни башкаручылар - Динара Муслимова һәм Алисә Галимова

Ижауда "Язгы тамчы" бәйгесе үтте

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге оештырган музыкаль бәйге быел 21нче мәртәбә оештырылды. Җиңүчеләр 25 апрельдә республикакүләм фестивальдә катнашачак.
дәвам
Узган елның гыйнварында узган Корылтай җыелышы

Кырымтатар Корылтае нинди карарга килер?

29 март шимбә көнне Бакчасарайда кырымтатар халкы Корылтае җыелышы узачак. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - Кырымдагы сәяси-иҗтимагый вазгыять һәм милли үзидарә органнары вазифалары.
дәвам
Чигү үрнәге

фотогалерея  Уфада калфак чигү түгәрәге ачылды

Башкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" һәм "Ак калфак" оешмалары, "Азатлык" татар яшьләре берлеге калфак тегү һәм чигү түгәрәге ачты.
дәвам
Фәнзилә Салихова

Удмуртия журналистлары – җиңүчеләр исемлегендә

Казанда үткән "Татар рухы һәм каләм" бәйгесендә Удмуртиянең татар журналистлары ике номинациядә җиңүчеләр исемлегендә аталды.
дәвам
Әремзәндә Әмәл бәйрәме

Себердә Нәүрүз һәм Әмәл бәйрәмнәре үтте

Себер татарларының Әмәл бәйрәме берничә татар авылында гөрләтеп узды, Тубыл шәһәр мәдәният үзәгендә Нәүрүзне бергәләшеп каршы алдылар.
дәвам
Мансур хәзрәт Җәләлетдин: "Мәчетләр ярышып эшләргә тиеш"

видео Мансур хәзрәт Җәләлетдин: "Мөселман зиратына бәйләнү юньлегә түгел"

Казанда ислам дине торышы, мәчет-мәхәлләләрдәге вазгыять, җәмгыятьтә исламга караш турында Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин фикерләре.
дәвам
Тукай туган көндә Тукай бүләге ияләрен игълан итү тантанасы - Шигърият бәйрәме. 2011 ел

"Тукай бүләген бирүчеләр әдәбияттан, сәнгатьтән бихәбәр"

Ркаил Зәйдулла Тукай бүләген дәгъвалаучылар исемлегендә Фатих Сибагатуллин бөтенләй булырга тиеш түгел дип белдерә. Башка язучыларның да исемлеккә каян килеп эләккәненә аптырый.
дәвам
"Умырзая" ансамбле бии

Омскида Нәүрүз өлкә күләмендә узды

Омскида өлкә күләмендә өч елга бер мәртәбә оештырыла торган Нәүрүз бәйрәме үтте. Бәйрәмне гадәттәгечә өлкә мәдәният министрлыгы һәм Дуслык йорты милли-мәдәни оешмалар катнашында үткәрде.
дәвам
Өлкә яшьләрен әйдәүче Сәет Тусмөхәммәтов

Төмән татар яшьләре оешмасы рәсми теркәлде

Татар яшьләренең II өлкә форумында төп тема “Төмән өлкәсе татар яшьләр бердәмлеге” оешмасы Русия юстиция министрлыгында рәсми раслану үтү шатлыгын уртаклашу булды.
дәвам
"Кызыл таң"ның Татарстанда әзерләнгән "шикле" кушымтасы

Башкорт корылтае "дуслыкны бозучы" гамәлләрне чикләргә чакыра

Башкорт корылтае Әлмәт театрының Уфадагы җәнҗалы уңаеннан мөрәҗәгать кабул итте. Анда "Нур" театры һәм "Кызыл таң" гәзите кушымтасы хакында да борчылулар белдерелгән.
дәвам