MENU

 

«И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!»

Тукайның бу сүзләрен куәтләп: «Шанлы Казан! Серле Казан!» - дип дәвам итсәк, шагыйрь әйткәннәргә һич тә каршы килү булмастыр. Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне күз алдына килә. Серле дибез икән, Казан тарихы, чыннан да, серле бер пәрдә белән капланган.

 

Дәртле Казан,
Таныш урамнарың,
Ташларына басып йөргәндә,
Хыялларым сәяхәткә китә
Еракларга, узган көннәргә. 
(Н. Арсланов)

 

Сөембикә манарасы

Казан шәһәре буенча сәяхәтебезне Сөембикә манарасыннан башлыйк. Сөембикә манарасы - чал башкалабыз Казанның истәлекле билгесе - символы. Ул эре кызыл кирпечтән салынган, биеклеге - 58 метр, төрле зурлыктагы җиде каты бар. Төзелеш тәмамлангач та, манара көнчыгышка таба авыша башлый. Манараны тимер беркетмәләр белән ныгыталар. 90 нчы еллар бышында төзекләндерү эшләре вакытында манараның авышуы 1,9 метрда туктатыла. Бүген Сөембикә манарасы дөньядагы "егыла" торган манараларның берсе булып санала.
 

Кол Шәриф мәчете

Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты да булган, Казан ханлыгы өчен авыр елларда халык мәнфәгате өчен көрәшкән. Тәхеткә Ядегәр Мөхәммәд хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый. Явыз Иван да, 1552 елда Зәя кальгасына килгәч, Казан кешеләренә багышланган мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә.

Кол Шәрифнең үлеме дә чын батырларча, каһарманнарча булган. Ул, үз Ватанын, Казанның мөстәкыйльлеген, үзенең һәм халкының иманын саклап калу өчен, чын мәгънәсендә соңгы тамчы канына чаклы көрәшеп һәлак була. 1552 елгы канлы сугыш вакытында, дошманнар диварларны шартлатып шәһәр эченә бәреп кергәч, Кол Шәриф кулына кылыч ала, тугрылыклы шәкертләре белән бергә баскынчыларга каршы сугыша һәм мәчет баскычларында һәлак була.

Явыз Иванның гаскәр башлыгы, 1552 елда Казанны алуда катнашкан Андрей Курбский болай дип яза: «Тау өстендә шәһәр, анда бик биек һәм таштан эшләнгән патша сарайлары һәм мәчетләр бар; анда бишәү идее».

Кремль эчендәге мәчетнең берсе һәм иң зурысы Кол Шәриф мәчете дип аталган. Кол Шәриф мәчетенең язмышы турында төрле риваятьләр сакланган. Кайберәүләр: «Казанны алганнан соң, дошманнар аны нигезенә чаклы җимереп, җир белән тигезләгәннәр», - диләр. Икенче берәүләр : « Мәчетне сүтеп, кирпечләрне көймәләргә төяп, Мәскәүгә алып киткәннәр, шул ташлардан Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный чиркәвен салганнар», - дип сөйлиләр.Өченчеләр исә: « Юк, җимермәгәннәр, манараларын гына аударганнар, мәчет бинасын хәзерге Благовещение соборы өчен файдаланганнар»- дип әйтәләр.  Бу риваятьләрнең кайсысы чынбарлыкка якынрак? Күп галимнәр соңгысы дип уйлый.

Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу

Республикабыз бәйсезлеге турында декларация кабул ителгәч, Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу турында мәсьәлә күтәрелә. Бәхәсләр, төрле-төрле фикер һәм тәкъдимнәрдән соң, ниһаять. 1995 елның 13 ноябрендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кол Шәриф мәчетен яңадан төзү турындагы фәрманга кул куя. Мәчетне элекке урыныннан бераз читкәрәк, Кремль тавының Болак ягына сала башлыйлар. Проектны атаклы архитектор И.Сәйфуллин ясый.

 

Мәчет узенең тышкы куренеше белән Казан Кремлен ямьләп тора. Халкыбыз зур эш башкарды - берничә гасыр элек җимерелгән мәчетне яңадан торгызды. Башкалабызның нәкъ үзәгендә, Кремль эчендә искиткеч матур, мәһабәт бина күтәрелде. Ул җөмһүриятебезнең бәйсезлек билгесе, халкыбызның горурлыгы, хөрлеге символы итеп кабул ителде.
 

 

 

Казан элек-электән сәяхәтчеләрне үзенә җәлеп иткән. 1558 елда шәһәребез аша үткән инглиз сәяхәтчесе Дженкинсон болай дип язган: «Казан - рус һәм татар сәнгате үрнәгендә төзелгән гүзәл шәһәр, аның бөек калкулык өстендә утыручы ныклы замогы бар».
 

 

Екатерина II дә 5 көн дәвамында Казанда була. 1767 елның 2 маенда, ике мең кешедән торган хезмәтчеләр белән дүрт галерага төялеп, Тверьдән Идел буйлап аска таба юнәлә. Ике атнадан алар инде Казан каласына җитәләр. Екатерина II нең граф Н.И Панинга язган хатларыннан:  «...Без кичә кичен бирегә килеп төшкәч, Һәрьяктан да дәү патшалык башкаласы булырдай шәҺәргә тап булдык». 1767 елның 27 мае. «...Моннан аерылып китеп булмый: күз явын алырлык нәрсәләр биредә бихисап, ә идеяләрне исә ун елга җитәрлек тупларга мөмкин...» 1767 елның 31 мае.

Материал  https://edu.tatar.ru/cor/117 сайтыннан алынды

  1. Сөембикә манарасыннан башка тагын нинди "егыла" торган манараларны беләсез?
  2. Кол Шәриф кем булган һәм нәрсә өчен көрәшкән?
  3. Кол Шәриф мәчетенең язмышы турында нинди риваятьләр сакланган?
  4. Казанның нинди туристик символлар бар?
  5. Кол Шәриф мәчетен яңадан торгызу турында нәрсә сейли аласыз?
  6.