MENU

Кызыл оекбаш киеп килгән 85 яшьлек Владимир Познер 19 сентябрьдә Казанның “УНИКС” концертлар залында 50 минутлап монолог сөйләде. Аннары бер сәгать чамасы тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Ул Казан тамашачысы белән сәясәт, туган тел, мәктәп, ютуб, смартфон, акула, журналистлар патриотлыгы, "чит ил матбугатының бездән кимен куймыйча алдаганы" турында фикерләре белән уртаклашты. 

Владимир Владимирович Познер – журналист, теле һәм радио алып баручы, Россия телевидение академиясенең беренче президенты, язучы. Ул Беренче каналда “Познер” авторлык программасын алып бара. 1934 елның 1 апрелендә Франция башкаласы Парижда туган.

“Тыю – мәгънәсез эш”
Владимир Познер сүзен актер Павел Устинов тирәсендәге вакыйгалардан башлады. Ул үзенең бу эш белән килешмәвен, актерның гамәлләрендә җинаять күрмәвен әйтте. Аның яклап язылган хатны хуплавын белдерде.

Павел Устинов 3 августта Мәскәүдә протестлар вакытында кулга алынды. Ул үзен тоткарлаган вакытта полиция хезмәткәренә каршылык күрсәтеп, аны имгәткән дип гаепләнә. Суд Устиновны 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. 

Устиновны тоткарлау видеосын суд исәпкә алмаган. Владимир Познер әлеге видеоны күрүен һәм актерның гаепле булуында шикләнүен әйтте. Устиновны актерлар, дин әһелләре яклап чыгуы белән дә килешүен, үзенең дә бу хатка имза куюын әйтте. Актер белән булган хәлләр “безне куркытырга маташу, үзегезне ничек тиеш – шулай тотыгыз дип аңлату. Болай булырга тиеш түгел. Бу Россиягә хас күренеш, патша Россиясенә дә, совет заманына да”, - диде ул.

Познер фикеренчә, хакимият нишләргә белмәгән очракта, шушы инструментны куллана. “Ә кем ул хакимият? Каян килгән кешеләр соң алар? Алар да бит Советлар Союзында туган, совет мәктәбен бетергән. Алар - безнең җәмгыять продукты”, - ди ул.

Залда утыручылар арасында Советлар Союзында туган кешеләр күпме икән, ди Познер. “Соңгы совет заманында түгел, ә баштарак туганнар. Менә мин Сталин заманында ук тудым”, - ди ул.

Ул чакта чит илгә чыгу бик сирәк кешегә тәтегән. “Моны кемнәрдер хәл итте. Чит ил визасы гына түгел, совет визасы да кирәк иде”, - дип искә ала Познер.

“Тыю – мәгънәсез эш. Кешеләр урамнарга чыгар, кан коелыр. Билгеле бер көчләр моннан файда күрергә дә мөмкин. Әлеге вакыйгалар барысы да мөһим. Соңгы вакытта бара торган хәлләр илдә тирән үзгәрешләр булуы хакында сөйли. Алар бара һәм мин моңа сөенәм. Мин бар да үзгәргәнгә кадәр яши алмам инде, тик барыбер мин моңа сөенәм”, - ди ул.

 

 

“Матбугатта төрле фикерләр булырга тиеш”
Шуннан соң Владимир Познер телеканаллар турында сөйләде. “Без үзебезне мәгълүматлы дип саный алабызмы? Бер генә чыганактан алган мәгълүмат... Әгәр без чагыштыра алмыйбыз икән, ул чакта без мәгълүматлы дип саналабызмы? Минемчә – юк. Төрле мәгълүмат булырга тиеш. Бу очракта тормыш катлаулана, әлбәттә. Ләкин Советлар Союзындагы кебек бер генә мәгълүмат чыганагы булганда, кешегә уйларга кирәкми. Безнең төп телевидение Беренче канал – ул яртылаш диярлек дәүләтнеке, Икенче канал тулысынча дәүләтнеке, НТВ каналы хуҗалары - “Газпромедиа” дәүләт белән бәйле. Төп мәгълүмат шулардан килә”, ди Познер.

Аның сүзләренчә, телевидение белән газеталарны чагыштырырга да кирәкми. “Газеталар да тормышка яраклаша, алар кечкенә генә мәкаләләр бастыра, без аларны азрак укый башладык. Ачулансак та, шуларны барыбер укыйбыз”, - ди ул. 

Төрле фикерләр булырга тиеш. “Мин уйлый торган кеше буларак, төрле информация алырга телим. Ә андый мөмкинлегем юк. Совет заманында “Голос Америки”, “ВВС” каналларын тыңлый идек. Аларны тыңлатмас өчен зур акчалар түгелә иде. Аннары үзгәреш булды, беразга гына хәбәрдарлык барлыкка килде. Үзгәреш чорында бер ун ел чамасы хәбәрдарлык булды. Без “Голос Америки”, “ВВС” каналларын тыңлаудан туктап тордык”, - дип искә ала Познер. 

Журналистикада патриотлык шундый: сиңа ошыймы, ошамыймы – мәгълүматны халыкка җиткерү


Владимир Познер фикеренчә, журналистикага мөнәсәбәт сәер. “Мин Америкада дустым Фил Донахью белән 7 ел тапшыру алып бардым. 1993-94 елларда танылган журналистика профессоры белән очрашу булды. Ул мондый сорау куйды: “Сез оборона министрыннан интервью аласыз, аның кабинетында утырасыз һәм сорау бирәсез. Бер мизгелдә телефон шалтырый башлый, министр җавап бирә һәм чыгып китә. Бу вакытта сез аның өстәлен карый аласыз. Алай ярамый – бу журналистика этикасын катгый бозу. Ләкин сез карыйсыз, укыйсыз. Бу яшерен документта сезнең илегез бер көннән икенче илгә сугыш игълан итәсе язылган. Сез бу мәгълүмат белән нишлисез?”, - дигән сорау куйды. 
Тапшыруга җыелган тамашачы “Хәбәр итәргә тырышачакбыз”, дип җавап бирә.

Познер бу вакыйга турында журналистика факультеты студентларына сөйләгәч, “Бу бит патриотлык түгел”, - дип каршы төшкәннәр. Булачак журналистлар фикеренчә, ил файдасына булганда, мәгълүматны халыктан яшерергә кирәк.

“Нәрсә соң ул патриотлык? Сезнең, журналистның, бурычы нинди? Табиб кешеләрне дәвалый. Ул сугыш кыры буйлап барганда син безнекеме-түгелме дип сорамый бит, ул сайламый. Журналист та ошый яки ошамый дип сайлап торырга тиеш түгел. Сугыш башланыр алдыннан хатыннардан ирләрегезнең үлүен телисезме дип сорадылармы? Балалардан әтиегез үлсенме дип сорадылармы? Өстә сугыш игълан итү турында карар кабул иткәннәр. Мин моны белеп алганмын икән, әлбәттә, мин әйтәчәкмен. Патриотлыкның катнашы юк монда. Журналистикада патриотлык шундый: сиңа ошыймы, ошамыймы – мәгълүматны халыкка җиткерү. Беркем ягын да алмыйча, булдыра алган кадәр тулырак мәгълүмат җиткерергә кирәк”, - дип аңлата Владимир Познер.

 

“Совет мәктәбе уйларга өйрәтмәде”


Владимир Познер мәктәп программасына багышланган тапшырулар эшләргә җыена.

“Мәктәптә белем бирү Советлар Союзында бик көчле иде. Ул башка төеп кертү белән дә көчле булды. Аның йомшак ягы – ул уйларга өйрәтмәде. Син инша язасың, шигырь сөйлисең – билгеле бер кысалар эчендә генә. Үзеңә уйларга өйрәтмәде. Белем алу түләүсез иде. Чынлыкта бушлай әйбер юк. Әйе, беркем дә үз кесәсеннән түләмәде, дәүләт түләде. Тик бу да бит безнең кесә иде”, дип саный ул.

“Хәзер мин баламны яхшырак ашата, яхшырак укыта торган, яхшырак хезмәт хакы ала торган укытучыларга бирә алам. Ә сезнең балагыз талантлырак булса да, бирә алмыйсыз. Шулай итеп без киләчәк элитасын югалтабыз. Бушлай укытуны Наполеон уйлап тапкан. Динидән кала, барлык мәктәпләр түләүсез булган. Ул бик яхшы абзый булганга шулай эшләгәнме? Юк. Ул белем алу бөтен кешегә дә мөмкин булсын, соңыннан яхшыракларын сайлап алу өчен шулай эшләгән. Элиталы мәктәпләр булганда, баштан ук тигезсезлек булдырыла”, дип саный Познер.

 

“Умом Россию не понять”


Познер сүзләренчә, демократия – безнең уйларыбыз халәте ул. “Бу – түземлелек, тыңлап тора белү, сайлау хокукы. Бездә демократик җәмгыять түгел. Бездә авторитар ил, өстән аска, әле ярый тоталитар түгел. Ләкин бөтенләй дә демократия түгел. Булырмы ул бездә, юкмы – мин белмим. Россия Европамы ул, әллә Азияме? Юк ул тегесе дә, бусы да түгел”, - ди ул.

Шуннан соң Владимир Познер Федор Тютчев 1866 елда ук язган шигъри юлларны искә төшерде.

Умом Россию не понять,

Аршином общим не измерить,

У ней есть особенная стать,

В Россию можно только верить.

 

“Кешеләр сайлауга бармый икән, ни булса – шул инде”


Владимир Познер залдагыларның күбесе сайлауга да бармагандыр дип фаразлады. “Әгәр кешеләр сайламый икән, ни булса – шул була инде. Менә син сайлауга бармадың – мәгънәсез эш дип саныйсың. Соң алайса шуның белән шул”, - ди Познер.

“Мәсәлән, сайлаучыларның 52 проценты икенче бер партия өчен тавыш бирсен ди (бу урында Познер оппозициядәге партия исемен атады). Думада шул хәтлек яңа кешеләр була. Бу бит бөтенләй башка ил булыр иде. Кешеләр сайламагач, шул инде, зарланырга да кирәкми”, - ди ул.

Казанда интервью алырга килгән журналистка Познер үзе сорау биргән. “Сезнеңчә Татарстанда иң җитди проблема нинди? Уйлады да, без күп акча эшлибез, тик 70 процентын үзәккә бирәбез, башка төбәкләргә ярдәм итәбез”, ди. Димәк, сез гаепле түгел, барысына да алар гаепле, дим. “Халыкны сораштырсак, менә Татарстан бәйсез дәүләт буласы киләме, РСФСР составыннан чыгасы киләме? Халык моңа ничек карый”, дип сорадым. “Кешеләрнең 90 проценты моңа каршы булачак”, дип әйтте ул”, - дип сөйли Познер.

 

“Телдә милли характер, милли үзенчәлекләр чагыла”


Владимир Познер телләрне үстерергә кирәк дип саный. “Тел нәрсә ул? Ул милләт, этносның төп күрсәткече. Һәр телне үстерергә кирәк. Анда милли характер, милли үзенчәлекләр чагыла.

“Бездә милли азчылык дип аталган халыкларның телләрен үстерергә кирәк. Аны мәктәптә укытырга кирәк. Ул рус теле белән беррәттән рәсми булырга тиеш. Бу тормышны катлауландыра бераз, ләкин шулай дөрес була. Сездә Татарстанда ничектер, мин белмим, ләкин мин күп илләрне беләм. Аларда ике рәсми тел, кайсыберләрендә өч. Швейцариядә дүрт рәсми тел – немец, француз, итальян һәм романшский дип аталган дүрт тел. Швейцария кешеләрнең барысы да кимендә өч тел белә”, - дип сөйләде Владимир Познер.

 

“Һәр халыкның үзе сайлаган хакимияте”


Владимир Познердан “халык нинди, хакимият шундый” гыйбарәсе турында сорадылар.

“Әйе, бу дөрес. Гитлерны хакимлеккә немец халык китергән, аны сайлаганнар. Сталинны халык хуплаган”, - диде Познер. 

 

 
 

“Тапшыруга кемне чакырмаска икәнен аңлыйм”


Владимир Познер Беренче каналда алып бара торган тапшыруга кунакларны ничек сайлавын да сөйләде.

Исемлек юк. “Времена” тапшыруын япкач, “Познер” тапшыруын ачканда, Константин Эрнст белән утырып сөйләштек. Беренче каналга чыга алмый торган кешеләр бар. Бу - дәүләт каналы. Миңа чикләү, тыю юк. Ләкин мин кемне чакырмаска икәнен үзем аңлыйм. Бу – уен кагыйдәләре. Кемне чакыра алам, аларның барысын да чакырам. Чакырмаска дигән аерым исемлек юк, ләкин тоемлау бар. Мин Беренче каналда эшләмим. Мин программа, продукт ясыйм. Аны миннән Беренче канал, Константин Эрнст сатып ала. Ул сатып алмаска да мөмкин. Мин, әлбәттә, ишек тибеп чыгып китә алам”, - диде ул.

 

"Смартфон – начар"


Очрашу башланганда ук залда телефон шалтыраган тавыш ишетелде. Познер телефоннарны сүндереп куюны сорады. “Минем телефоным юк, мин протест белдерәм. Яшь кешеләр 3-4 кеше бер-берсе белән очрашалар. Һәрберсе телефонга караган, сөйләшмиләр, хат язышалар”, - дип, күзәтүләрен уртаклашты.

Ләкин әңгәмә барышында Владимир Познерның үзенең дә кесә телефоны шалтырады. “Олег, бу бик ашыгычмы”, дип сораганнан соң, Познер телефонын сүндереп куйды.

Әңгәмә барышында Владимир Познердан смартфоннар, аның балаларга йогынтысы турында сорадылар.

“Сезнең кулыгызда унынчы айфон, ап-ак тышлыкта бит”, - дип искә төшерде сорау биргән бер егет. “Юк, унынчы түгел, сигезенче, ак түгел – ә аксыл-яшел төсле”, - дип җавап кайтарды Познер.

“Ул минем өчен бары тик телефон. Шуннан артык түгел. Мин аның белән шалтыратам, миңа шалтыраталар. Мин аның белән китап укымыйм, фильмнар карамыйм. Текст язып та утырмыйм, мин, гомумән, алай тиз яза да алмыйм”, - диде ул.

Владимир Познер смартфоннарның олы кешеләр өчен куркыныч булмавын, ә балалар өчен зыянлы икәнен әйтте. “Миңа аның йогынтысы юк, телефон барлыкка килгәндә мин формалашкан кеше идем, аңа карап китап укудан да туктамыйм инде. Ләкин үсә торган балалар өчен ул зыянлы. Франциядә мәктәпкә смартфон алып килүне тыя торган закон бар. Башта, әлбәттә, гауга чыкты. Тик балалар шунда уйнап утырмасын, ә укысын өчен кирәк ул закон. Әлбәттә, телефоннарны бөтенләй тартып алып булмый инде. Ләкин телевизор карауны, телефон куллануны бик нык чикләргә кирәк. Бу катлаулы эш. Ләкин файдалы эш. Шул чакта бала башка кеше булып үсәчәк”, - диде ул.

Шул урында Владимир Познер үзенең улына китап укыганын искә төшерде. “Мин улым кечкенә вакытта “Өч мушкетер”ны укый башладым. Кичләрен укый идем. Аннары дәвамын укырга вакытым булмады. “Гафу ит, булдыра алмыйм, иртәгә укыйм”, дидем. Тик икенче көнне дә укымадым. Гафу ит, вакытым юк дидем, мин аны алдадым. Шуннан биш-алты көн узгач, улым күзе китаптан аерылмыйча укый башлады. Аңа 60 яшь инде, ул әле дә аерылмыйча укый”, - диде ул.

 

Познер өчен бәхет нидә?


“Бәхет – минем өчен үз урыныңны табу, хатының, балаларың, эшең – болар барысы да нәкъ менә синеке икәнен аңлау”, - ди Познер.

Рэп җырчылар протест белдергән җырлар җырлый башлады. Познер андый музыканы тыңлый һәм хуплый, җырчыларын да белүен әйтте. “Беләм”, диде ул, артык нечкәлекләргә җавап биреп тормыйча.

Шул урында Познер бер мәзәкне искә төшерде. “Флорида штатыннан Нью-Йоркка килгән кеше сорый: “Сез Эмпайр-стейт-билдинг кайда урнашканын беләсезме?”, ди. Тегесе “Беләм”, ди һәм китеп бара”.

 

“Бездә “бу – минем илем” дигән хис юк”


Залдагы бер ханым Познерга сорауга бирергә чыккач, тайга урманнарындагы янгыннар, аның төтене Казанга килеп җитү, урманнарын сатып бетерү, кайсыбер җитәкчеләрнең аюларны үтерүләре турында озаклап сөйләде. Бу вакытта Познер елмаеп тыңлап торды. “Мин сезнең микрофонга килеп җиткәнегезгә сөендем”, - дип көлеп куйды ул.

Ул Калифорниядә, Бразилиядә дә урманнар януын, шулай да экологиянең бик җитди мәсьәлә булуын да әйтте. “Урманнарны сату – хата. Безнең ил табигать ресурслары – газ, алтын, нефть, урман хисабына яши. Бездә экология ягыннан фикерләү юк. Без экология мәсьәләләрен күзәтмибез. Төтен минем фатирга килеп җиткәч кенә чаң сугабыз. Бездә “бу – минем илем” дигән хис юк”, - ди ул.

 

Владимир Познер нәрсәдән курка?


Владимир Познер акуладан курка икән. Ул куркулары турында сорауга шулай дип җавап бирде.

“Мин акуладан куркам. Башка бернидән дә курыкмыйм. Әлбәттә, туганнарым авырып китмәсен дип куркам. Советлар Союзын эпоксид җилем кебек инану, ышану һәм курку тотып тора иде. Кешеләр Сталин, яңа дөнья өчен гомерен да корбан итәргә әзер булды. Алар яңа тормыш төзү өчен яшәде. Ышаныч үлде, Сталин үлде, шуның белән җилем дә бетте һәм барысы да ишелеп төште. Бүген курку да юк, ышаныч та юк”, - ди ул. 

 

“Европа да, Америка да Россияне кабул итмәде”


Советлар Союзы таркалгач, Америка Россия белән нишләргә дип уйлады. Монда ике юл бар иде. Беренчесе – Россиягә демократия юлына басарга ярдәм итү, икенчесе – Россия бөтенләй булмасын өчен барысын да эшләү. Америка икенче юлны сайлады, НАТО чикләрен киңәйттеләр, Чехияне һәм башка илләрне НАТО составына алдылар.

Мин Россия җитәкчелеген аңлыйм. Путин аларга килешеп эшләргә тәкъдим итте бит, Россияне НАТОга, ЕСка алырга сорады. Ә аны ягымлы гына иттереп читкә типтеләр. Мин аның белән бик күп әйберләрдә килешмим. Ләкин Россия якынаерга тырышып карады. Әмма Европа да, Америка да кабул итмәде. Бу үзгәрерме, белмим...

Шуннан соң Россия көнчыгышка таба борылды. “Мин Кытайдан куркам, ул безнең партнер түгел. Ләкин бу мәҗбүри борылыш. Безгә акча, машиналар кирәк. Ә Көнбатыш акча бирми, ә болар бирә”, - дип аңлатты Познер. 

 

  

 

Чит ил матбугаты ялган сөйли


Владимир Познердан чит илләрдәге гаммәви матбугат чаралары турында фикерен сорадылар.

“Алдыйлар, әле ничек кенә алдыйлар. Мин ялганлыйлар дип уйламыйм, мин моны беләм. Швециядә вакытта бер кибеткә кердем. Миннән “Сез Америкаданмы?”, дип сорыйлар. Мин “Юк, мин Россиядән”, дим. “Ах, шулаймыни? Ә нигә сез безне басып алырга җыенасыз?” дип сорау бирделәр. Аларга телевизордан шулай дип сөйлиләр. Әллә нинди программалар күрсәтәләр. Алдыйлар, бездән кимен куймыйлар, әле остарак итеп тә ялганлыйлар”, - диде ул.

 

Познер Россиягә ышана


Залдан сорау бирүчеләр арасында Познерның Россиягә ышанычы турында да кызыксынучы булды. “Әгәр ышанмасам, мин күптән Россиядән китәр идем”, - дип җавап бирде ул.

 

Ютуб – журналистика түгел


Владимир Познерның тапшырулары интернетта чыкмый. Моның сәбәбе дә гади икән, Познер Ютуб журналистика түгел дип саный.

“Интернетка күчсәм, аудиториям зур булыр иде, акча да күп булыр иде. Тик мин моны журналистикага санамыйм. Эфирларым булганда, мин Ютубка кермим. Әгәр программамны тыйсалар, ул чакта уйлармын. Әлегә мин журналист булып калам”, - диде Познер.

 

“Традицион булмаган ориентациядәге кешеләрдә кемнең ни эше бар?”


Владимир Познер гомосексуалистлар турында фикерен ачык итеп әйтте. “Әгәр ике кеше бер-берсенә тартыла икән, аларда кемнең ни эше бар? Мин биолог буларак шуны әйтәм алам – кешеләрнең 10 проценты шундый булып туа. Булса ни? Кемнең ни эше бар? Балаларга тимәсеннәр – анысы ярамый. Ә үзара нишлиселәре килсә, шуны эшләсеннәр”, дип саный ул.
 

Дин кирәкме дигән сорауга Познер “җавап бирә алмый”


Залдан бирелгән сораулар арасында дингә кагылышлысы да булды. “Дин кирәкме” дигән сорауга Познер җавап бирә алмый.

“Мин җавап бирә алмыйм. Һәркем үзе хәл итә. Аллаһка ышаныч кешеләргә яшәргә ярдәм итә. Мин моны аңлыйм. Кешеләрдән моны тартып алырга ярамый. Ә миңа кирәкми. Мин – атеист. Атеист дип әйтү популяр түгел хәзер. Ләкин мин – атеист. Ләкин мин белә торган атеист. Мин Библияне берничә тапкыр укып чыктым, Коръәнне укыдым, кызыксынам. Дин ул кешеләрнең үлем белән килешә алмавыннан килеп чыккан. Үлем белән ничектер килешергә кирәк бит. Ничек инде – мин үләр өчен тудыммыни? Хайваннарда мондый проблема юк. Шул чакта дин барлыкка килә. Ул “юк, алай түгел ул, мәңгелек бар” ди. Кайберәүләргә бу кирәк. Мин моңа каршы килмим”, - дип аңлатты ул.

 

Шуннан соң Познер бер мәзәк тә искә төшерде.

“Җәннәткә ике ишектән кереп була икән. Икесенә – ике чират. Берсендә хатыны кушканны үтәп яшәгән ир-атлар, ягъни “подкаблучниклар”, икенче чиратта “подкаблучник” түгелләр. Беренче чиратта халык бихисап, икенчесендә бер ир-ат кына. Аны беренче чиратка чакыралар. “Кил монда, үзең генә торма анда. Үзең генә торма анда, күңелсез бит”, дип кыстыйлар икән. Теге ир-ат һич күнми, ди. “Юк, мин булдыра алмыйм”, ди икән. “Ник булдыра алмыйсың соң” дип сорагач, ул болай җавап биргән: “Юк, миңа хатыным шушында торырга кушты”.

 

“Дөньяда “артык” кешеләр барлыкка килә”


Бер кыз дөньяда роботлаштыру киң тарала, кассада да кешеләр утырмый башлады, кешеләр эшсез кала дип борчылуын әйтте.

“Дөньяда “артык” кешеләр, “ипотека балалары” барлыкка килә. Яңадан укырга кирәк. Кешелек дөньясына алдына бик җитди мәсьәләләр килеп баса. Мәсәлән, пилотсыз машиналар барлыкка килде. Пилотсыз машинада юлдан барасыз, ди. Аның каршысына 5 яшьлек бала, коляска этеп баручы хатын һәм инвалид килеп чыга. Пилотсыз машина нишли? Ул машинада утырган сезне саклап калуга көйләнгән. Шуңа күрә ул кемне таптарга икәнен хәл итә һәм мәсәлән, инвалид кешене корбан итә. Ул шулай көйләнә. Бу сораулар хәзер бик кискенәләшә бара”, - диде Познер.

 

“Кешеләрне СПИД ияртмәскә өйрәтергә кирәк”


Очрашу барышында Владимир Познердан СПИД авыруы турында да сорадылар. Чөнки аның “Время жить” тапшыруында шушы авыру белән интегүче кешеләр катнаша иде.

“Ни өчен хакимият СПИД проблемасына игътибар итми? Кешеләрне СПИД ияртмәскә өйрәтергә кирәк”, ди Познер.

“Сөйләшергә кирәк, 14-15 яшьтә җенси тормыш белән яшиләр, “презерватив кулланырга кирәк”, дип өйрәтергә кирәк. Сәламәтлек саклау министрлыгы агарту эшләре турында сөйләшергә теләми. Ничек сакланасын белмәгән кешеләр авырту ияртәчәк. Хәзер аларның саны миллионнан арты бит. Бу рәсми саннар. Ә белмәгәннәре күпмедер”, дип көрсенә Познер.

“Время жить” тапшыруы шул хакта иде. Без СПИД белән авыручыларны кешеләрне күрсәттек. Аларны танымаслык булып бизәндереп, авыру тарихларын сөйләттек. Без шәһәрләр буйлап йөри идек. Программада авыру кеше париктан, йөзен, тавышын үзгәртә идек. Чөнки танысагыз, сез бит аны беркая кертмисез, аның белән бассейнга йөрмисез, сез аннан куркасыз бит. Ул сезгә караса да, авырту ияртер дип уйлыйсыз. Чөнки белмисез. Без чит илдән финанслана идек, шуңа күрә тапшыруны яптылар”, - дип аңлатты Познер.

Владимир Познер СПИД авыруы турында халыкның белемле булуы кирәк дип саный. “Балаларга да алдан ук өйрәтергә, саклану чаралары турында әйтергә кирәк”, ди ул.

 

Познер нинди телдә уйлый һәм өе кайда?


“Мин нинди телдә сөйлим, шул телдә уйлыйм. Ә өем турында сорау катлаулы. Нью-Йоркта мин үземне өйдәге кебек хис итәм, мин шунда үстем, урамнары буйлап газета өләшеп йөрдем. Франциядә йортымда да үз өемдә. Мин үземне күбесенчә француз итеп тоямдыр. Мәскәүдәге фатирымда да үзе өемдәге кебек хис итәм”, - диде ул.

 

“Үзең ишекне шапылдатып япсаң яп, тик башкаларга моны киңәш итмә”


Владимир Познерның чыгышының азагында Павел Устиновны яклаган өчен рәхмәт әйттеләр.

“Фикерегезнең игътибарга лаек булуын, аңа колак салуларын, игътибар җәлеп итә алуыгызны кайчан аңладыгыз. Ә 25, 30, 40 яшьтә шулай әйтә алыр идегезме. Шул вакытта сезнең эш бирүчегез Константин Эрнст булса, сез шундый сүзләр сөйли алыр идегезме?” - дип сорадылар Познердан.

“Ничек җавап бирсәм дә, дөрес булмаячак. Мин белмим. Мин хәзер бай түгел, ләкин үземне тәэмин итә алам. Мин эшемне югалтудан курыкмыйм. Туганнарым өчен курыкмыйм. Бу мәгънәдә акча ирек бирә. Әгәр эшсез калсам, хәер сорарга чыкмыйм инде. Ә 25, 30, 40 яшьтә мин хатыным, балаларым белән ни булыр дип уйлар идем. Бу сорауга бүген җавап бирә алмыйм”, - диде Познер.

“Мин беркемгә дә нигә ишекне шапылдатып япмыйсың дип әйтмим. Үзең ишекне шапылдатып япсаң яп, тик башкаларга моны киңәш итмә. Бүген мин моны эшли алам. Мин үзем, туганнарым өчен тыныч. Минем өч паспортым – рус, американ, француз паспорты, Парижда фатирым бар. Мин 25 яшьтәге халәтем түгел инде, бөтенләй башка”, - ди ул. 

 

“Көзгегә карап, битеңә төкерәсең килмәсен”


Шуннан соң Познер үзенең пропагандист тәҗрибәсен искә алды. “Мин элек пропагандист идем, мин бик ышандым, аннары хаталануымны аңладым, моны аңлау бик авыр булды. Бу да минем хәзерге тәртибемә йогынты ясады”, - ди ул.

Владимир Познер әтисенең эмигрант булуын, 1922 елда Россиядән китеп, Парижда яшәвен әйтте. Аның ике дусты – Владимир Бараш һәм Иосиф Гордон булган. Владимир Бараш гомерен газ камерасында тәмамлаган. Ә Иосиф Гордон Советлар союзына кайтырга хыялланган. “Ул бик "шәп" елны сайлады – 1936 елда кайтты. 37нче елда аны инглиз шпионы дип кулга алдылар, 25 елга утырттылар. Әти дә кайтасы килгән иде, тик кайтмады. 54 нче елда Сталин үлгәч, реабилитация булды. Әти белән әни Германиягә китәргә җыенды. Йосиф Давыдовичны минем белән бер фатирда калдырдылар. Без ике ел бергә яшәдек. Ул мине Генрих дип йөртте”, - дип искә ала Познер. 


Генрих дип дәшүнең дә үз тарихы бар. “Мин Франциядә яшәгәндә бер дәреслектә диалог бар иде.

- Исәнмесез, хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, Генрих, мин исән-сау.

Менә мин нинди дә булса бер Генрих миннән хәлләремне сораса иде дип хыялландым”, - дип аңлаткан Йосиф Гордон.

“Башка кеше булмаганга, мин Генрих булдым”, - дип елмая Владимир Познер.

“Иосиф Давыдович бер сөйләшеп утырганда миңа болай диде: “Генрих, мин сезгә бер теләк телим. Иртән торып, ваннага кырынырга кергәч, көзгегә карап битеңә төкерәсең килмәсен. Сезнең белән беркайчан да шундый хәл булмаса иде, диде”, - дип искә ала ул.

“Мин моны беркайчан да онытмадым. Мин пропагандистлык тормышымда шундый бер мизгелгә җиттем, әгәр шулай дәвам итсә – мин көзгегә карап төкерер идем. Бу бик катлаулы сорау”, - ди ул.

“Мин да ышандым бит. Совет заманында ышаныч күбрәк иде, хәзер ул бөтенләй юк. Диннән кала. Мин ышандым. Бик озак ялган сөйләгәч, җәмгыять ышанычын югалта”, - ди Познер.

 

Соңында ул Американың уналтынчы президенты Авраам Линкольн сүзләрен искә алды: “Халыкның бер өлешен һәрчак алдап була, бөтен халыкны – берникадәр вакыт алдап була, ләкин бөтен халыкны һәм һәрвакытта да алдап булмый”.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/seyeset/k-zgeg-karap-bite-t-ker-se-kilm-sen-vladimir-pozner-zhurnalistlar-s-yas-t-m-kt-p-tel-turynda/