MENU
Главная » Яңалыклар архивы

Террорчының милләте дә, дине дә юк – Татарстан мөфтие

Террорчының милләте дә, дине дә юк – Татарстан мөфтие Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән сүзләр буенча гамәл кылу, аны танытуыбыз да – террорчылыкка каршы көрәш, ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. Дәлилләре көчле булган үз мәсхәбебез бар – Камил хәзрәт Сәмигуллин Хаҗ сәфәрендә булган Татарстан мөфтие Казан сурәте булган банкнот тотып фотога төште Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗ сәфәренә кузгалуы хакында социаль челтәрдә язып чыкты Арча, Әтнә, Теләче хәзрәтләре мөфти hәм баш казый өчен тавыш бирделәр Татарча укыту һәм түбәтәйле дресс-код "Мөхәммәдия" укучыларын киметмәде - укыту мөдире (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Тата ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 386 | Өстәде: остаз | Дата: 08.09.2017

 "Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы" форум-әңгәмә        Мәскәүдә 3 октябрьдә узачак. Аны милләтләр эшләре буенча  Федераль агентлык оештыра.

" Телләр сәясәте, рус теле үсеше, Россия халыклар телләрен  саклап калу мәсьәләләре, безнең агентлык өчен бик мөһим.  Чөнки болар барысы да милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр  белән бәйле. Бүгенге көндә тынычлык һәм бердәмлек булсын өчен, үз эченә Россия халыклар телләрен һәм рус телен керткән уникаль мәдәни мирасны сакларга кирәк", - ди милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.

... Алга таба укыгыз »

Караулар: 398 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2017

 

 

 

 

 

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле мөгаллимнәр!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны,    укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстанның    мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын  Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын    йөрәктән тәбрик итәм.

... Алга таба укыгыз »

Караулар: 428 | Өстәде: остаз | Дата: 01.09.2017

  

 

 

 

 

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле  мөгаллимнәр һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән Белем  бәйрәме белән котлыйм һәм   Яңа уку елына  иң изге теләкләрне юллыйм!

Әйтергә кирәк, узган уку елы Татарстан Республикасы    мәгариф системасы өчен уңышлы булды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 2016 ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре һәм югары балл җыючыларның саны артты.

Олимпиада хәрәкәтендә безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче позицияне ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 459 | Өстәде: остаз | Дата: 31.08.2017

 

 

 

 

 

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә милли мәгариф проблемаларына тукталды.
Министр республикада милләтара татулыкны саклап калуда этномәдәни белем әһәмиятен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, дәреслекләрне федераль реестрга кертү һәм башка казанышларга ирешсәк тә, хәл ителмәгән мәсьәләләр әле бихисап. "Әлегәчә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне кабаттан федераль исемлеккә кертү таләп ителә. 4 нче сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләрен туган телләрдә уздыру буенча да теләктәшлек күрмибез. Туган телләрдә диссертацияләр язу мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бүген бу хәтта татар филологиясе буенча да мөмкин эш түгел", - ди Энгель Фәттахов.
Министр мун ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 530 | Өстәде: остаз | Дата: 15.08.2017

 

 

 

 

 

Татар телле “Фиксиләр” мультфильмының YouTubта үз каналы барлыкка килде. 9 августта кичен анимацион балалар сериалының беренче алты сериясе урнаштырылган, тагын 54 сериясе берничә ай дәвамында урнаштырылып бетәчәк. Бу эш белән мультсериалны татар теленә тәрҗемә заказчысы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә.

Россииядә популяр булган мультфильм “Татарстанда 2014 – 2020 елларга дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы буенча тәрҗемә ителә башлаган. Дубляж “Безнең халык мирасы” компаниесе тарафыннан “АКСУ” продюсерлык үзәге ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 428 | Өстәде: остаз | Дата: 10.08.2017

Язучы, шагыйрь һәм драматург, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бүген татар әдәбиятын югарыга күтәрерлек юллар эзләргә кирәк

 (Казан, 18 июль, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). “Әдәбиятны да, шигъриятне дә алга этәрүчеләр элек-электән ир-атлар булган. Яшь язучылар арасында егетләрнең аз булуы күңелдә борчу уята”, - дип белдерә язучы, шагыйрь һәм драматург, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла. “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында ул бүгенге татар әдәбиятының халәте, телебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү ысуллары, рус телле татар язучылары хакында сөйләде.

Әңгәмәне тулысынча Татаринформ сайтыннан укырга була. Бик күп кызыклы фикерләр әйтелә бу әңгәмә барышында

Чыганак:http://tatar-inform.t ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 377 | Өстәде: остаз | Дата: 18.07.2017

"Василий Аксенов китабы, һичшиксез, туган төбәге теленә тәрҗемә ителергә тиеш иде", - диде язучы Әхәт Мушинский.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ",  Ольга Голыжбина). Кичә Казанда "Аксенов-фест" Х әдәби фестиваль барышында Василий Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри җыентыгын тәкъдим иттеләр. Китапта язучының Казанда яшәгән чоры белән бәйле әсәрләре тупланган. Шунысын да әйтү кирәк: әлеге җыентык инде 45нче телгә тәрҗемә ителде.

"Бүген билгеле бер дәрәҗәдә чор вакыйгасы - без Василий Павлович Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри җыентыгын тәкъдим итәбез. Бу күп төсмерле, күп хезмәт тәләп иткән эш булды. Моңа өлеш кертүчеләр шактый. Беренче чиратта, Казан мэриясе, Татарстан Республикасының язучылар берлеге, "Октябрь" журналы һәм, әлбәттә, тәрҗемәче Рөстәм Галиуллин", - диде Камал театрын ... Алга таба укыгыз »

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 443 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

Казан университеты дөньяның 916 әйдәп баручы вузы арасында бишенче йөзлектә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт федераль университеты, Бөекбританиянең Quacquarelli Symonds (QS)  консалтинг компаниясе төзегән 2016-2017 ел рейтингы буенча, дөньяның 916 әйдәп баручы вузы арасында бишенче йөзлеккә керде.

Рейтингта ул Дәһли, Нью-Йорк, Гранада, Бордо университетлары, шулай ук Казахстан дәүләт университеты, Лондон Кингстоны, Миссури технология университеты (АКШ) һәм башкалар белән 501дән 550гә кадәр булган урынны тота.

Моннан тыш КФУ 21 Россия вузы рейтингына да кергән. 916 әйдәп баручы вуз арасында Россиядән иң яхшы нәтиҗә М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында, ул рейтингта 108нче баскычта тора.

Ун иң яхшы Россия югары уку йортлары исемлегенә Са ... Алга таба укыгыз »

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 348 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

Кинокартинаны “Яшь Россия” конкурс программасы кысаларында, Казандагы “Мир” кинотеатрында бүген сәгать 16.00 тамаша кылырга мөмкин

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кичә “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

Быелгы фестивальдә Татарстаннан 18 фильм катнаша, шуларның 6сы конкурс программасына сайлап алынган. “Гыйшык алмасы” кыска метражлы кинотасмасы шундыйлардан. Фильмның режиссеры — Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Фирүзә Зинәтуллина, сценарий авторы — Фәрит Дәүләтшин.

“Кыска метражлы фильмда төп рольне танылган язучы, публицист, драматург Рабит Батулла башкара. Киноның асылында кеше язмышына сугышның тәэсире темасы ята, - диде “Татар-информ&rdq ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 572 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

« 1 2 3 4 5 6 ... 9 10 »