MENU
Главная » Яңалыклар архивы

РФ президенты Үзбәкстаның яңа хөкүмәте илдә тотрыклылыкны саклар, ә Россия – Үзбәкстан мөнәсәбәтләре алга таба да әйбәт булыр, дигән ышаныч белдергән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир бүген Путин Сәмәркандта Үзбәкстан Президенты Ислам Каримовның каберенә кызыл розалар гөлләмәсе салып, аны искә алды, дип яза INTERFAX.

2 сентябрь көнне Үзбәкстан Президенты Ислам Каримовның, инсульт кичергәннән соң, фани дөньядан китүе хәбәр ителде.

Республиканың Беренче президенты 3 сентябрьдә туган шәһәре Сәмәркандта Кәримовның әти-әнисе күмелгән Шахи-Зинда тарихи зиратында мөселман дини йоласы буенча җирләнгән.

Ул көннәрдә РФ президенты Владивостокта булу сәбәпле, президент кушуы буенч ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 335 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.

1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары:

  • халыкта һәм интернет челтәре кулланучыларында татар классикларының (язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һ.б.) тормыш юлына һәм иҗатына, “әдәби җәүһәрләр” дәрәҗәсендәге әсәрләренә карата кызыксыну уяту;
  • интернет челтәре һәм китапханәләр челтәре ярдәмендә татар классиклары һәм аларның әсәрләре белән таныштыруны оештыру;
  • татар язучыларын, драматургларын һәм шагыйрьләрен, аларның әсәрләрен киң катлау халыкка таныту;
  • татар ... Алга таба укыгыз »
Караулар: 481 | Өстәде: остаз | Дата: 06.09.2016

Бу стандартлар буенча, балалар кушканны көтмичә, үзләре эшләп куялар, проблемалар туса, педагогтан ярдәм сорамыйча, үзләре хәл итәләр

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быел Татарстан дөньяның әйдәп баручы илләрендә танылган халыкара методикага нигезләнеп мәктәпкәчә белем бирү сыйфатына комплекслы бәя бирү буенча сынау проектында катнашачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов белдерде.

Спикер сүзләренчә, проект "үсешкә юнәлдерелгән укыту фәлсәфәсенә" нигезләнгән. "Бу фәлсәфә буенча яхшы балалар бакчасында балалар үрнәк буенча эш итми; кушканны көтмичә хәрәкәт итәләр; педагогтан проблемаларны хәл итүне сорамыйлар, ә үзләре хәл итәләр, нәрсә әйтәләр шуңа күнмиләр, ә үзләре сайлыйлар. Без бу тәҗрибәдә катнашырга, үз белгечләребезне әзерләргә, бу тех ... Алга таба укыгыз »

Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 371 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2016

"Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашам. Бу бәйгедә катнаша торган барлык коллегаларыма да уңышлар телим!

Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Караулар: 427 | Өстәде: остаз | Дата: 01.09.2016

(30 август, 2016 ел) Башкалабызда Республика һәм шәһәр көне уңаеннан планлаштырылган чараларның берсе “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда узды. Күпмилләтле республикабызның дуслык һәм татулык традицияләрен чагылдырган “Мәдәният бизәкләре” фестивалендә Татарстан халыклары Ассам ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 558 | Өстәде: остаз | Дата: 30.08.2016

(29 август, 2016 ел) Омск өлкәсенең Стрельников ял итү базасында “Дуслык лигасы” яшьләр форумында “Заман” Татар милли мәдәни үзәге яшьләре спорт уеннарында беренче урын алды. Бу хакта “Заман” берлегенең сайты хәбәр итә.

... Алга таба укыгыз »

Караулар: 418 | Өстәде: остаз | Дата: 29.08.2016

(26 август, 2016 ел) 15-21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли театр фестивале үтәчәк. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2014 елдан фестиваль халыкара дәрәҗәдә уздырыла

... Алга таба укыгыз »

Караулар: 488 | Өстәде: остаз | Дата: 26.08.2016

Ике ел эчендә Казанда күренекле мәдәният эшлеклеләре катнашында 55 “Әдәби ишегалды” чарасы үткәрелгән. Әлеге чараларда 100 меңнән артык шәһәр халкы һәм башкала кунаклары катнашкан. Шушы вакыт арасында 2,5 меңнән артык шигырь укылган, 100-дән артык мастер-класс үткәрелгән, буккроссингта 50 меңнән артык китап үз укучысын тапкан. Бу елда гына да муниципаль китапханәләр тарафыннан 5 меңнән артык чара һәм проект үткәрелгән. Казанда Әдәбият елы нәтиҗәләре турында бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева сөйләде.

Аның сүзләренчә, Казан актуаль мәдәни брендлар һәм проектлар үткәрү буенча әкренләп шәһәр-магнитка әйләнә бара. Биредә китап укучылар саны арта, к ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 569 | Өстәде: остаз | Дата: 06.12.2015

9-12 сентябрьдә Казанда «Аксенов-фест-2015»  фестивале уза. Әлеге әдәби вакыйга турында тулырак итеп Василий Аксеновның музей-йортында узган матбугат конференциясендә аны оештыручыларның берсе - "Октябрь" журналы баш мөхәррире Ирина Барметова сөйләде.

Әдәби-музыкаль фестивальдә прозаик Евгений Попов һәм Александр Кабаков, Казаннан әдәби тәнкыйтьче Алексей Саломатин, шулай ук актер Вениамин Смехов, прозаик Денис Драгунский, шагыйрә Ирина Ермакова, Юрий  Щербаков җитәкчелегендәге «V.Aks Band» джаз коллективы һәм башка сәнгать эшлеклеләре катнашачак.

Шагыйрь һәм прозаикларның иҗади кичәләре булачак. Танылган шагыйрь Виктор Куллэ үз шигырьләрен генә укып калмыйча, тәрҗемә итү осталыгы серләре белән дә уртаклашачак. Ул Иосиф Бродскийның инглиз телендә язылган күп кенә шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән кеше.

... Алга таба укыгыз »

Караулар: 432 | Өстәде: остаз | Дата: 10.09.2015

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казан XI халыкара мөселман киносы фестивале “Родина” кинотеатрында тамашачыларга төрек режиссеры Хәсән Кырычның “Йөрәкләр кушылуы” фильмы белән ачылачак.

Фестиваль исә “Ак чәчәкләр” кинокартинасы белән ябыла. Татар режиссеры Ренат Әюпов төшергән бу фильм Габдрахман Әпсәламовның “Ак чәчәкләр” романы басылуга 50 ел тулуга һәм РФда Әдәбият елына багышлана. Аның премьерасын шулай ук “Родина” кинотеатрында 10 сентябрь көнне күрергә мөмкин булачак. Фильмны, параллель рәвештә, берничә залда күрсәтү планлаштырыла.

Фестивальнең параллель программалары кысаларында, 6 сентябрь көнне шул ук кинотеатрда режиссер, сценарийлар авторы Эльёр Ишмөхәммәтов тарафыннан төшерелгән “Кадак” (“Гвоздь”) фильмын тамаша кылырга мөмкин булачак. Махсус күрсәтүдән соң ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 518 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2015

« 1 2 3 4 5 6 7 ... 9 10 »