MENU
Главная » Яңалыклар архивы

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Магнитогорскилы милләттәшебез – фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Әхмәтҗанов шәһәр һәм металлургия комбинаты төзелү тарихы һәм аны төзүдә татарларның өлеше, роле турында китап язган. “Спецпереселенцы — первостроители Магнитогорска” дип аталган әлеге басма 8 сентябрь көнне сәгать кичке 6да Магнитогорскиның Үзәк шәһәр китапханәсендә әлеге кала җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителәчәк. Хәер, шәһәр хакимиятендә китап кичә презентацияләнгән дә инде.

Яшәү уңайлыклары булмаганга, үз ирекләре белән килеп эшкә урнашканнар бу кырыс шартларга түзәсе килмәстән, әллә ни тоткарланмый. Шуңа күрә кешеләрне япанда шәһәр төзергә мәҗбүри китерү турында 1931 елда карар кабул ителә. Комбинат һәм шәһәр төзергә махсус күчендерелгәннәрнең күпчелеге - бүгенге Татарстан Республикасыннан, шулай ук Ярославль, Кострома, Иваново, Рязань өлкәләреннән кулак дип сөрелгән крестьяннар, з ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 456 | Өстәде: остаз | Дата: 03.09.2015

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). 17-19 сентябрь көннәрендә Казанда төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләренә багышланган “TurkLang 2015” III халыкара фәнни конференция уздырыла. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнни чара кысаларында төрки телләрнең формаль модельләре, компьютер системаларын төрки телләргә яраклаштыру һәм терминология, төрки телләрнең электрон корпуслары, текстларны эшкәртү өчен морфологик һәм синтаксик технологияләр, сөйләмне анализлау һәм синтезлау системалары, текстларны эшкәртү өчен семантик, шулай ук автоматик тәрҗемә системалары, төрки телләргә өйрәтә торган интеллектуаль системалар һәм технологияләр, төрки телләрнең лингвистик онтологияләре турында фикер алышу күздә тотыла.

Шуны да искәртеп узу зарур: “TurkLang” халыкара фәнни конференциясе беренче тапкыр 2013 елда Казакъстанның ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 527 | Өстәде: остаз | Дата: 02.09.2015

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

31.12.2014
Татарстан Республикасы Президенты татарстанлыларны якынлашып килүче 2015 ел белән котлады:"Кадерле татарстанлылар!
2014 ел ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел һәрчак якты өметләр бәйрәме.
Үтеп баручы елда илебез алдында туган авырлыклар һәм каршылыклар безне тагын да берләштерде. Үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште.
Бу шартларда без өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек, алга куелган программаларны тормышка ашырдык, өметле проектлар өстендә эшләүне дәвам иттек. Безнең зур уңышыбыз - борынгы Болгар шәһәренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе. Тиздән Свияжск шәһәр-утравы һәйкәлләре дә бөтен дөньяга танылыр дип ышанам.
Һичшиксез, барыбызны да глобаль сәяси низаглар, кискен карашлы һәм неофашизм күренешләре борчый. Бу куркынычларга респ ... Алга таба укыгыз »
Караулар: 4990 | Өстәде: остаз | Дата: 05.01.2015

21 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залынды «Европа-Азия» дип аталган X халыкара музыка фестивале узачак

Караулар: 530 | Өстәде: остаз | Дата: 12.09.2014

Татарлар. Инфо сайтыннан бик күп файдалы язмалар табып була. Адресы: http://relaxclub.ru/

Караулар: 548 | Өстәде: остаз | Дата: 01.09.2014

Мамадышта үткән туйда кәләш - Валентина Әскәрова чәчәк ату йоласын экстремаль шартларда башкарган. Флейбордистлар ярдәмендә су өстендә "очкан" кәләш Нократка туй күлмәгендә чумса да, ул үз туеның шулай үтүенә бер дә үкенми, дип яза "Нократ" басмасы.

Караулар: 586 | Өстәде: остаз | Дата: 30.08.2014

Иске Сәфәр авыл җирлегендә өй тирәсендәге чәчәк бакчаларының матурлыгын барлап,курше авыллар,курше районнар белән үз тәҗрибәләребезне уртаклашу максатыннан конкурс игълан ителде.
Өстәмәләр: Рәсем 1 ·Рәсем 2 ·Рәсем 3
Караулар: 513 | Өстәде: Библиотека | Дата: 25.07.2014

Президент Татарстана Рустам Минниханов подписал указ, определяющий даты проведения в РТ праздников Ураза-байрам и Курбан-байрам. Таким образом, 28 июля 2014 года состоится Ураза-байрам, а 4 октября 2014 года – Курбан-байрам. Эти дни являются в республике праздничными и выходными. Об этом сообщает пресс-служба правительства.

Указ был подписан Миннихановым 1 июля 2014 года.

Караулар: 565 | Өстәде: остаз | Дата: 09.07.2014

Иске Сәфәр авыл җирлегендә өй тирәсендәге чәчәк бакчаларының матурлыгын барлап,курше авыллар,курше районнар белән үз тәҗрибәләребезне уртаклашу максатыннан конкурс игълан ителде.
Караулар: 551 | Өстәде: Библиотека | Дата: 06.07.2014

Караулар: 517 | Өстәде: остаз | Дата: 09.06.2014

« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 10 »