MENU
Главная » Яңалыклар архивы
11-12 мартта конкурсның зона этабы булып узды. Бу зонада Казан, Яшел Үзән, Биектау (11 кеше), Лаеш,  Югары Ослан, Питрәч  районнары (9 кеше) китапханәчеләре көч сынашты. Нәтиҗәләр барлык 8 зона буенча йомгак ясалганда гына библеле була. Республика этабына иң күп балл җыйган 15 китапханәче узачак. Республика бәйгесе 14-16 апрельләрдә Казан шәһәрендә узар дип көтелә. Мин үземнең коллегаларыма, Гөлназ Хәмис кызына, Евгения Павловнага уңышлар телим. шул ук вакытта үземне дә Уңышлар, Сөенечләр  ташламасын иде дип телим.
Өстәмәләр: Рәсем 1
Караулар: 484 | Өстәде: остаз | Дата: 12.03.2014

Бүген, 03.03.2014 елда,  ЛСШ №2дә мәктәп педагог-китапханәчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә катнашкан китапханәчеләр үзләре турында презентация күрсәттеләр, китапханә дәресе яки чарасы уздырдылар, аңа үзанализ ясадылар, проект эшен якладылар, портфолиолары белән таныштырдылар. Иң күп балл җыйган өч китапханәче зона бәйгесенә үтте (ЛСШ №1, ЛСШ №2, Гаянова К.Г.). Уңышлар сезгә, коллегалар!
Караулар: 526 | Өстәде: остаз | Дата: 03.03.2014

Караулар: 536 | Өстәде: остаз | Дата: 01.03.2014

26 февральдән башлап, үзгәртелеп тора торган китап күргәзмәләре эшли башлый. Һәр сыйныф җитәкчесе, чаралар уздырган вакытта, тематик күргәзмә төзергә заяка бирә ала. Башка вакытларда китап күргәзмәләре төрле яшьтәге мәктәп балалары укый торган кызыклы тарихи китаплардан төзелә. Китапханәгә рәхим итегез!
Караулар: 510 | Өстәде: остаз | Дата: 25.02.2014

Караулар: 499 | Өстәде: остаз | Дата: 23.02.2014

ПРИКАЗ № 26-04 по управлению образования от 24 января 2014 года "Об итогах муниципального этапа XII Межрегиональ-ных юношеских научно-исследовательских чтений имени Каюма Насыйри".
Караулар: 710 | Өстәде: остаз | Дата: 05.02.2014

Сыйныф җитәкчеләре игътибарына! "Хәтерлибез сезне, ветераннар" циклыннан  китапханә дәресләре дәвам итә. Дәресләр мәктәп музеенда, сезгә уңайлы вакытта дәшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә узачак. Өченче дәрес " Янәшәбездә ветеран яшәде" исеме астында Бөек Ватан сугышы ветераны, Вагапов Мәмүт абыйның, Вәлиев Нәсих абыйларның тормыш юлына  багышлана. Дәрес тарихи язмалар, орден-медальләр,  ветеранның үз кулы белән язып калдырган тарихи истәлекләренә, видеоязмаларга нигезләнә.

Дәрескә керү ирекле.

Сезгә ихтирам белән, педагог-китапханәче Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы.

Караулар: 568 | Өстәде: остаз | Дата: 30.01.2014

"Хәтерлибез сезне, ветераннар" дигән циклдан китапханә дәресләре дәвам итә. Алдагы дәрес "Истәлекләр исән әле бездә" дигән тема астында, тыл ветераны, тол ветеран, репрессияләргә дучар булган авылдашыбыз Зөһрә апа Валиева истәлегенә багышлана. Дәрестә аның турында истәлекләргә, сугыш чоры экспонатларына зур урын биреләчәк. Дәрескә керү  ирекле.

Сезгә ихтирам белән, педагог-китапханәче Гаянова К.Г. 

Аның турындагы язманы МОННАН укый аласыз

Караулар: 540 | Өстәде: остаз | Дата: 24.01.2014

Сыйныф җитәкчеләре игътибарына! "Хәтерлибез сезне, ветераннар" циклыннан  китапханә дәресләрен башлап җибәрәм. Дәресләр мәктәп музеенда, сезгә уңайлы вакытта дәшәмбе. чәршәмбе. җомга көннәрендә узачак. Беренче дәрес " Бабам ядъкаре" исеме астында Бөек Ватан сугышы ветераны, "Дан ордены" кавалеры Гаянов Абуталиб Гаян улына багышлана. Дәрес тарихи язмалар, орден-медальләр,  ветеранның үз кулы белән язып калдырган тарихи истәлекләренә нигезләнә. Дәрескә керү ирекле.

Сезгә ихтирам белән, педагог-китапханәче Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы.

Караулар: 419 | Өстәде: остаз | Дата: 11.01.2014

Күренекле язучы Афзал Шамов укуларын үткәрү турында НИГЕЗЛӘМӘ

Караулар: 720 | Өстәде: остаз | Дата: 05.01.2014

« 1 2 ... 6 7 8 9 10 »