MENU
Главная » 2014 » Май » 22 » Энгель Фәттахов Татарстан мәктәпләрендә укучыларга мөрәҗәгать белән чыкты
22:01
Энгель Фәттахов Татарстан мәктәпләрендә укучыларга мөрәҗәгать белән чыкты

Быел Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 20 415 (Казанда – 6000), 9нчы сыйныфны 36019 (Казанда – 9614) укучы тәмамлый, урта гомумбелем бирү йортларында “Соңгы кыңгырау” тантаналары уздырыла. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов яшьләргә мөрәҗәгать итә.

“Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!

2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык 11 нче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлыячак. Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау.

Чыгарылыш укучыларының күбесе тиздән югары уку йортларына юл алачак. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим – үзегез теләгән, кызыклы һөнәр сайлагыз һәм кәнагәтьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез.

Бүген Татарстан Республикасында, һәрберегез үз максатларына ирешсен өчен, барлык шартлар да булдырылган. Бездә уңышлы предприятияләр бик күп, IT-парклар, “Алабуга” ирекле икътисади зонасы бар. Әлеге барлык яңа оешмалар да югары квалификацияле яңа буын белгечләренә мохтаҗ.

Республикабыз Хөкүмәте урта һөнәри белем өлкәсенә һәм аны яңартуга зур игътибар юнәлтә. Бүген без, укыту сыйфатын арттыру өчен, эре предприятияләр белән берлектә колледжларны һәм техникумнарны үстерү белән шөгыльләнәбез. Берничә көн элек Казанда “WorldSkills Russia-2014” II Илкүләм чемпионаты тәмамланды. Әлеге чарада катнашу һәм бүген эшче һөнәрләренең ни дәрәҗәдә югары технологияле һәм заман таләп иткән һөнәрләр булуына инану мөмкинлеген файдалана алгансыз дип уйлыйм. Үзеңнең һөнәри юлыңны билгеләү – ул җаваплы адым. Чемпионатта катнашу сезгә булачак һөнәрегезне дөрес сайларга ярдәм итәр дип өметләнәм.

Аерым рәхмәт сүзләрен бу көнне үз укучыларына биргән белемнәре һәм осталыклары, сабырлыклары һәм хезмәтләренә битараф булмаганлыклары өчен безнең хөрмәтле укытучыларыбызга әйтәсе килә.

Әти-әниләрнең “Соңгы кыңгырау”га нинди дулкынлану белән килүен беләм. Балаларыгызның уңышлары сезгә яратуыгыз, кайгыртучанлыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен бүләк булсын.

Бүген сезгә мәктәп укучыларының башкалары да зур хөрмәт һәм ак көнләшү белән карый. Алар өчен шатлыклы кыңгырау яңгыравы күптән көтелгән каникулларны белдерә. Тулы бер уку елы артта калды, актив ял итәр һәм яңа ачышлар өчен көч һәм энергия туплар вакыт җитте. Укучылар! Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен һәм күп якты истәлекләр алып килсен. Мин һәммәгезгә дә уңышлар телим. Исегездә тотыгыз: һәр хыял тормышка аша ала һәм бар нәрсә дә үзегездән генә тора! Хәерле юл сезгә!” – диелә Э.Н.Фәттахов мөрәҗәгатендә.

http://tatarile.org/news/tt/node/2981

Просмотров: 578 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1