22:50 Г.Исхакыйның 140 еллыгы уңаеннан “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” җыентыгын бастыралар | |
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан, “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш) нәшер ителә. Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә конференциянең пленар утырышында шул хакта билгеле булды. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171044/ | |
|