MENU
Главная » 2016 » Сентябрь » 6 » II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе
11:53
II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе

II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.

1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары:

  • халыкта һәм интернет челтәре кулланучыларында татар классикларының (язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һ.б.) тормыш юлына һәм иҗатына, “әдәби җәүһәрләр” дәрәҗәсендәге әсәрләренә карата кызыксыну уяту;
  • интернет челтәре һәм китапханәләр челтәре ярдәмендә татар классиклары һәм аларның әсәрләре белән таныштыруны оештыру;
  • татар язучыларын, драматургларын һәм шагыйрьләрен, аларның әсәрләрен киң катлау халыкка таныту;
  • татар әдәбияты классикларының тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучыларны таныту, аларның уку эшчәнлеген югары дәрәҗәдә бәяләү.

2. Бәйгене үткәрү тәртибе.

Бәйге сентябрь-апрель айларында үткәрелә, 2 этаптан (онлайн һәм финал турларыннан) тора. Беренче этап җиде ай дәвамында сентябрь-март айларында, икенче этап апрель аенда үткәрелә. Туган тел көне (26 апрель) алдыннан бәйгегә нәтиҗәләр ясала.

Беренче этапның һәр ае билгеле бер мәшһүр татар шәхесенә багышлана. Бу уңайдан айның беренче көннәрендә Белем.ру порталында һәм башка күп кенә татар интернет-проектларында татар әдәбиятын сөючеләр өчен сайлап алынган татар шәхесе һәм аның иҗаты белән бәйле мәгълүмати ресурслар урнаштырыла, Татнетның төрле чыганакларына (электрон китапханәләргә һ.б. интернет-ресурсларга) сылтамалар бирелә. Ай дәвамында Татарстан һәм Россия китапханәләрдә татар шәхесенең биографиясе белән танышу, аның китапларын һәм әсәрләрен уку мөмкинлеге булдырыла, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан төрле дәрәҗә чаралар үткәрелә.

Билгеле бер шәхескә багышланган ай тәмамланган соң, айның соңгы көнендә (декабрь аенда - 30 декабрь көнне), "Белем.ру" порталында ай шәхесенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторина үткәрелә. Викторина сораулары Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, татар әдәбияты галимнәре һәм Белем.ру порталы редакциясе тарафыннан төзелә. Викторинада катнашу өчен Белем.ру порталында теркәлергә (теркәлгән кулланучыларга - авторизация үтеп керергә) һәм викторина сорауларына мөмкин кадәр тиз дөрес җаваплар бирергә кирәк. Нәтиҗәләр ясалганда дөрес җаваплар саны һәм викторинаны үтү өчен сарыф ителгән вакыт исәпкә алына. Ай саен, җиде ай дәвамында, викторинада катнашучылар арасыннан I, II, III урын алган, татар әдәбиятын аеруча яхшы белгән өч җиңүче сайлап алына һәм финал тантанасына чакырыла, беренче урын алган катнашучы финал турында гран-при өчен көч сынашу хокукына ия була. Шул рәвешле, апрель аенда уза торган финал турында 7 финалист гран-при өчен көрәшә, II һәм III урын алучылар тамашачылар сыйфатында катнаша һәм диплом белән бүләкләрне кабул итеп ала.

Бәйге Россия Федерациясе күләмендә үткәрелә, катнашу өчен яшь чикләүләре юк. Өлкәннәр белән беррәттән мәктәп укучылары да, студентлар да “татар әдәбиятының җәүһәрләрен иң яхшы белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучы” исеме өчен көч сынаша ала.

3. Бәйгегә нәтиҗәләр ясау.

Икенче турга узган һәр финалистка махсус дипломнар, оештыручыларның һәм иганәчеләрнең кыйммәтләре бүләкләре бирелә. Викторинада катнашып 40% тан артык дөрес җавап биргән катнашучылар номерланган түләүле электрон сертификатлар сората алалар. 2016-2017 уку елы бәйгесендә электрон сертификатны соратып алу бәясе 150 сум; бәйгенең рәсми төп иганәчесе булган очракта электрон сертификатлар, гомумән, бушлай биреләчәк.

"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенә нәтиҗәләр апрель аенда, бәйгенең финал турында ясала. Финалистлар язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, татар әдәбияты галимнәре каршында сынау тоталар. Финал бәйгесе реаль режимда викторинадан гыйбарәт (билгеле бер дәрәҗәдә "Своя игра" уенын хәтерләтә).

Финал турының биремнәрен башкарып чыккан иң яхшы татар әдәбиятын сөючегә “Әдәби җәүһәрләр” россиякүләм бәйгесенең җиңүчесе исеме (гран-при) бирелә, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Финалда катнашучылар барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеләләр.

(бәйге барышында әлеге нигезләмә камилләшергә, яңартылырга мөмкин)


II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе викториналары темалары (2016/17 уку елы):

  • бәйгенең сентябрь ае мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Харрас Әюпка (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов, 21.08.1946 - 07.10.2008) багышлана. 
  •  
  • ЧЫГАНАК: http://www.sptatar.ru/index.php?lang=tt

 

Просмотров: 467 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1