MENU
Главная » 2016 » Сентябрь » 6 » Казанда язучы Василий Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри җыентыгы дөнья күрде
13:11
Казанда язучы Василий Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри җыентыгы дөнья күрде

"Василий Аксенов китабы, һичшиксез, туган төбәге теленә тәрҗемә ителергә тиеш иде", - диде язучы Әхәт Мушинский.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ",  Ольга Голыжбина). Кичә Казанда "Аксенов-фест" Х әдәби фестиваль барышында Василий Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри җыентыгын тәкъдим иттеләр. Китапта язучының Казанда яшәгән чоры белән бәйле әсәрләре тупланган. Шунысын да әйтү кирәк: әлеге җыентык инде 45нче телгә тәрҗемә ителде.

"Бүген билгеле бер дәрәҗәдә чор вакыйгасы - без Василий Павлович Аксеновның татар теленә тәрҗемә ителгән шигъри җыентыгын тәкъдим итәбез. Бу күп төсмерле, күп хезмәт тәләп иткән эш булды. Моңа өлеш кертүчеләр шактый. Беренче чиратта, Казан мэриясе, Татарстан Республикасының язучылар берлеге, "Октябрь" журналы һәм, әлбәттә, тәрҗемәче Рөстәм Галиуллин", - диде Камал театрының әдәби-драма бүлеге мөдире Нияз Игъламов. 

Василий Аксенов Казан шәһәрендә туган һәм күпмедер вакыт яшәгән. Аның шәхесе формалашуда Казан зур роль уйнаган дип билгеләп үтелде.

"Василий Аксенов китабы - 45нче елның тасвирламасы ул, - диде "Казан альманахы" мөхбире Әхәт Мушинский. - Монда котычкыч куркыныч еллар да, көчләп тагылган балалар йорты да, шәфкатьлелек көче дә. Бу китап фронтта нәрсәләр барганын аңларга булыша, монда Советлар Союзы геройлары аша курку уза. Кайберәүләр ник китапларны татар теленә тәрҗемә итәргә кирәк соң, дип сорый, бөтен татарлар да рус телен белә бит, янәсе. Минем менә нәрсә әйтәсем килә - язучы туган төбәге теле булган татар теленә бу китап, һичшиксез, тәрҗемә ителергә тиеш иде".

Тәкъдим итү кичәсендә Василий Аксенов иҗатын сөючеләрне Татарстан Республикасының халык шагыйре, Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев тә сәламләде. "Аксенов турында хыялланып утырам әле. Мизгелләр барган саен ул миңа тылсымчы кебек тоела башлады. Аксенов белән бәйле барлык мәсьәләләр дә бездә бик тиз хәл ителә: музеен төзү турында карар кабул ителде - музей төзелде, һәйкәл кую ниятләнде - куелды, китап чыгарырга кирәк диелде - китап чыкты. Тылсым кебек. Бу бит Василий Аксеновның иҗаты һәм шәхесенең көче, - диде Вәлиев. - Мин авылда туып үстем. Китапханәбез шактый бай иде. Бездә Лев Толстой, Пушкин, Лермонтов, Тургенев һәм башка рус классик язучыларның томлыклары бар иде. Мин аларны йотлыгып укый идем, әмма йотлыгуым татар телендә иде. Мин рус әдәбиятына туган телем аша кердем. Ни өчен без рус әдәбиятын тәрҗемә итәбез? Чөнки һәркемгә үз туган телендә аралашу кадерле".

Прикрепления: Рәсем 1
Просмотров: 442 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1