MENU
Главная » 2017 » Август » 15 » Министр милли мәгариф мәсьәләсендә район башлыкларына: Күп нәрсә сездән тора!
17:58
Министр милли мәгариф мәсьәләсендә район башлыкларына: Күп нәрсә сездән тора!

 

 

 

 

 

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә милли мәгариф проблемаларына тукталды.
Министр республикада милләтара татулыкны саклап калуда этномәдәни белем әһәмиятен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, дәреслекләрне федераль реестрга кертү һәм башка казанышларга ирешсәк тә, хәл ителмәгән мәсьәләләр әле бихисап. "Әлегәчә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне кабаттан федераль исемлеккә кертү таләп ителә. 4 нче сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләрен туган телләрдә уздыру буенча да теләктәшлек күрмибез. Туган телләрдә диссертацияләр язу мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бүген бу хәтта татар филологиясе буенча да мөмкин эш түгел", - ди Энгель Фәттахов.
Министр муниципаль хакимияткә дә өмет баглый. "Без муниципаль берәмлек башлыклары белән сөйләшүләр үткәрдек. Һәр җирдә милли мәгарифне үстерү планнары расланган. Мин район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: күп нәрсә сездән тора. Бу мәсьәләләрне шәхси контрольдә тотыгыз! " - ди ул.

Министр зур шәһәрләрдә туган телләрне саклап калу һәм үстерү өчен җаваплы хезмәткәрләр булырга тиешлеген билгеләп узды.
Энгель Фәттахов туган телне өйрәтү өчен иң кулай чор балалар бакчасына йөргән вакыт булуын белдерде. Ул туган телдә белем бирүче бакчаларның нәтиҗәле эшләвенә игътибар биреләчәген әйтте. "Еш кына туган телдә белем бирү процессын оештыра белмәгән тәрбиячеләрне тәнкыйтьлиләр, һәм бу тәнкыйть гадел дә", - дип министр Казанда татар телендә тәрбия белән шөгыльләнүче 40 балалар бакчасы эше өйрәнелгәнен билгеләп узды. Баксаң, бакчаларның 24 ендә генә барлык педагогларның татарча белүе ачыкланган. Энгель Фәттахов быел мондый мониторингның барлык муниципаль берәмлекләрдә дә уздырвлачагын белдерде. "Балалар бакчаларында туган телдә тәрбия бирү - иң табигый күренеш. Сабый чак - тел өйрәнү өчен иң уңай вакыт, шунлыктан эшне оештыру күпкә җиңел, әти-әниләр арасында киеренкелек тумый. Балаларга туган телләрендә белем бирүне игътибар белән оештыруыгызны сорыйм", - ди министр.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов милли мәгариф темасына тукталып, республикада 173 милләт вәкиле яшәвен билгеләп узды. "Милли үзенчәлекне саклап калу буенча тулы бер программалар бар, әмма иң мөһиме - тел. Ничек кенә булмасын, без тел ул үз телеңдә аралашу механизмы гына түгел, мәдәният, традицияләр булуын да аңларга тиешбез. Без татар, мари, чуаш, удмурт телләрен саклап калу буенча эшне ничек оештырып булуын үз мисалвбызда күрсәтергә тиешбез. Кызганыч, без күп сөйлибез, әмма бу телләр зур ярдәм таләп итә", - дип белдерде ул.


ИА Татар-информ

 

Просмотров: 529 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1