MENU

Бәе́т (гарәп. «ﺒﯾت» - ике юллы), эпик, лиро-эпик һәм лирик шигъри әсәр. Татар әдәбияты белемендә: а) язма һәм сөйләм формаларындагы, көйләп яки көйсез әйтелүче ике юллы шигырьдән торган, тәмамланган шигъри әсәр (2 дән 500 строфага кадәр); б) татар халкының шигъри иҗат жанры (Урта Идел буе татарлары иҗатының лиро-эпик төре). Жанр буларак, 14-15 йөзләрдә барлыкка килә.
Эчтәлеге белән бәет конкрет тарихи вакыйгаларга һәм тормыш-көнкүреш хәлләренә бәйле. Тематикасы буенча күптөрле, мәсәлән, хәрби-тарихи, солдат бәетләре, крәстиян чуалышлары, хатын-кызларның авыр тормышы, фаҗигале язмышлар турындагы бәетләр, сатирик, юмористик бәетләр һ.б. Әлеге жанрның беренче үрнәкләре - «Шәһри Болгар бәетләре» һәм «Казан тарихы». Аларда 13-14 йөзләрдәге фаҗигале вакыйгалар бәян ителә. Бәет эпик фольклор традицияләренә нигезләнә: мәс., «Шәһри Болгар бәетләре», «Казан тарихы» һәм «Ханәкә солтан бәете» персонажлары арасында төркиләр эпосы образлары Чура батыр (Шорабатыр) һәм Ханәкә солтан зур урын алып торалар. Бәет жанрының барлыкка килүендә һәм формалашуында шулай ук әкияти-мифологик традицияләр дә зур роль уйнаган («Сак-Сок бәете»). Борынгы төрки (6-8 йөзләр) һәм борынгы Шәрекъ ядкәрләрендәге кебек үк, бәетләрнең күбесенә беренче заттан хикәяләү хас.
Жанрның чәчәк атуы Россиядә һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә фаҗигале вакыйгаларга бай булган 19 йөзгә туры килә. Бу чор бәетләре традицион рәвештә берничә тематик төркемгә бүленә: тарихи-сугыш темасына багышланган бәетләр («Рус-француз сугышы бәете»); хатын-кызлар язмышына кагылышлы бәетләр; крәстиян, солдат, батрак, эшчеләрнең авыр тормышын чагылдырган бәетләр; җир һәм ирек, милли һәм дини азатлык өчен көрәш турындагы бәетләр («Урта Тигәнәле бәете», «Урта Әләзән бәете», «Чынлы бәете»).
Бәет жанры үсеше 20 йөздә дә дәвам итә. 1920 еллардан 1990 еллар башына кадәр иҗат ителгән бәетләр: а) Гражданнар сугышы чоры бәетләре; б) 1920-30 еллар бәетләре; в) Бөек Ватан сугышы чоры бәетләре; г) сугыштан соңгы еллар бәетләре төркемнәренә бүленә.
Гражданнар сугышы чоры бәетләре дәвернең кискен каршылыкларын чагылдыра, җәмгыятьнең төрле катлау вәкилләре арасында барган канлы бәрелешләр турында сөйли («Гражданнар сугышы бәете», «Җаек суын кичкәндә», «Кызыл көрәшчеләр бәете»). Аларга киеренке характердагы хикәяләү, публицистик пафос, төгәл ритм һәм ачык чагылышлы рифмалар хас.
20-30 еллардагы бәетләрдә чорның төп конфликтлары большевиклар һәм аларның дошманнары арасында барган көрәш корбаннары булган аерым кешеләр язмышы аша сурәтләнә («Мирсәет бәете», «Тәзкия матур» һ.б.). Бәет жанры аеруча Бөек Ватан сугышы елларында зур үсеш ала. Сугыш шартларында язма әсәрләр иҗат итү кыенлаша һәм халык иҗатының сөйләм формалары өстенлек ала. Сугыш еллары Б.ләрен 2 жанр төркеменә бүләргә мөмкин: лиро-эпик һәм лирик бәетләр. Лиро-эпик бәетләр әдәби үзенчәлекләре буенча традицион тарихи-сугыш темасына багышланган бәетләргә һәм Гражданнар сугышы бәетләренә якын торалар («Кызыл сугышчы бәете», «Мәскәүне саклау бәете»).
Лирик бәетнең барлыкка килүенә геройның катлаулы эчке дөньясын ачып салуны таләп иткән заман сәбәпче; жанрның үсешендә бәет бары тик эпик яки лиро-эпик хикәяләү алымы белән чикләнә алмаган чор башлана. Халык лирикасының һәм язма поэзиянең иҗади принциплары тиз үзләштерелә. Сугыш еллары лирик бәетләре төрле жанрлар - бәетләр, халык җырлары һәм язма поэзиянең үзара бәйләнеше шартларында барлыкка килә («Салих улым», «Ана бәете», «Мин әтине онытмыйм» һ.б.).
20 йөзнең соңгы елларындагы фаҗигаләр, сугышлар, кораллы бәрелешләр бәет жанрының киләчәк үсешен билгели.

Мөнәҗәт дигән дәва

Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул — бәет һәм мөнәҗәтләр. Бу икесе бер-берсенә көйләү рәвешендә якын торсалар да, аерым әсәрләр. Эчтәлекләре ягыннан янәшә яшиләр, ягъни икесе дә «кайгы-хәсрәт» әсәре дип йөртелә.

Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә» диеп тәрҗемә ителә, шул мәгънәдә йөри. Халык иҗатын өйрәним дип, берәр төр китап битләрен актара башласаң, анда авторлар «мөнәҗәтләрнең чишмә башы дини культурага табынудан тора» дип фаразлый. Мәсәлән, «күп кенә әсәрләрдә аларга дини мотивлар бөтенләй хас булмаса да, строфа ахыры саен «сабырлар бирсәнә Алла», «Шәфәгать кыл, Рәсүлулла» кебек гыйбарәләр кабатланып бара», дигән юлларны укырга була. Заманалар үзгәргән саен мөнәҗәтләр дә үсештә яшәгән, тарихы эволюция дәвам итеп торган.

Үзгәртеп кору чорына кереп яши башлагач без, шактый гына күп сәнгатькарьләр, совет чорында тулаем тыелып килеп, киң аудиторияләрдә бөтенләй ишетелмәгән әлеге мөнәҗәтләргә кабаттан җан өреп, аларны өйрәнеп, әкрен-әкрен сәхнәләргә алып чыга башладык. Төрле темаларга багышланган, төрле эчтәлектәге мөнәҗәтләр дөнья күрә башлады. Күбрәк инде ислам диненең рәнҗетелүе, дин әһелләренең кагылу-сугылуы, халыкның рух пакьлеген югалта баруына — динсезлек сәбәпкә ишарәләр. Әти-әнигә мөнәсәбәт һәм башка темалардагы мөнәҗәтләр яшәргә хаклы була башлады. Хәтта берничә ел рәттән мөнәҗәт кичәләре, бәраәт кичәләре уздырылды. Профессионал җырчылар эфир-экраннарда мөнәҗәт әйтә башладылар. Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Гөлзадә, Зөһрә Сәхәбиева, Флера Сөләйманова кебек күренекле шәхесләребез үз репертуарларына халкыбызның шушы югалып торган җәүһәрен яңадан кертеп тыңлаучы хөкеменә тәкъдим иттеләр. Ни гаҗәп, халык моны күтәреп алды һәм бик яратып тыңлады. Мәктәпләрдә очрашу вакытында балаларга «әйдәгез әле, хәзер бер мөнәҗәт тыңлап китик» дисәм, хәрәкәтчән гәүдәләрен төз тотып, колакларын эшкә җигеп, бөтен игътибарны миңа юнәлтәләр. «Мөнәҗәт» сүзе халык (хәтта хәзерге буын балаларда да) канында, җанында ниндидер бер тылсымлы хикмәт булып, изгелек орлыгы булып яшәп, буыннардан-буыннарга күчеп килә.

Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлем... Хәзерге «Татарстан-Яңа гасыр» радиосының алтын фондында минем язмада берничә мөнәҗәт саклана. Аларны мин егерме ел элек яздырган идем. Ни кызганыч, мин бу эшкә бер талпындым да, шуның белән вәссәлам. «Ниндиерәк эчтәлектә соң алар?» дигәндә, исемнәре үк әйтеп тора. Беренчесе - «Исрафил сурын өргәй» дип атала. Исрафил фәрештә җиргә киләчәк афәт, бәла-казаларны адәмнәргә сур өреп (сур — хәзерге тел белән аңлатсак, тынлы инструмент) хәбәр итеп торучы.

Исрафил сурын өргәй

Я, хәбибем (сөеклем) тор дигәй...

Икенчесе — «Менә шундый заман җитәр». Бусы да кисәтү, алдан күрү, хаталанмауга өндәү һәм гөнаһлы булып яшәүдән куркырга кирәклеге хакында.

«Зәкать бурыч булып калыр

Менә шундый заман җитәр...

Маллы кеше саран булыр

Менә шундый заман җитәр...»

Өченчесе ана һәм бала мөнәсәбәте турында. Халык, әйтәсе килгән сүзен, җиткерәсе үпкәсен бик гади һәм үтемле итеп аңлата. «Ана үпкәсе» дигән мөнәҗәтемдә эчтәлек болайрак. Текст зур булу сәбәпле, барысын да тезеп язмыйм, кыскача гына әйтергә тырышам. Язын җиргә бер бәрәңге күмәбез, көзләрен күп итеп уңыш, ягъни яңа яшь бәрәңгеләрне җыеп алабыз. Ә әлеге яшь үсентеләрне биргән ана бәрәңге кирәкмәс булып җирдә ятып-аунап туфрак булырга кала. Ана: «Балам, менә мин шул ташландык, кирәкмәс бәрәңге хәлендә хәзер», — дип баласына үпкәсен белдерә. Нәтиҗә ясарга исә — балага һәм... дөнья кешеләренә.

тар кешеләренә хас бер мәңгелек хис — ул җирсү (ностальгия). Мөнәҗәтләрдә дә бу бик күп күренә. Туган илне сагыну, туган туфракның никадәр кадерлелеген сөйләү, илдә калган дус-ишләрне сагыну тасвирлана.

«Туганнарымны күрдеңме,

ничек торалар, белдеңме?

Исәнлек алып килдеңме,

күрмәдеңме хәләлемне? — дип искән җилдән сорый.

«Кай илләрдән килеп кундың,

безнең илдән түгелме?

Аларның хәлләрен сөйләп,

юат минем күңелемне, — дип кошларга эндәшә.

Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла. Безнең имгәнгән җаныбызга, рухыбызга мөнәҗәт дигән дәва һич артык булмас, иншаллаһ.

Фердинанд СӘЛАХОВ, Татарстанның халык артисты