MENU

Хокукчылар[үзгәртү]

Мәгъсүм Насыйбуллин
Тулы исеме Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин
Һөнәре язучы
Туу датасы [[15 октябрь ]] 1925 (88 яшь)
Туу җире Байлангар, Кукмара районы,Татарстан

 

Мәгъсүм Насыйбуллин

Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллин — татар язучысы.

Биография[үзгәртү]

Үзенең детектив әсәрләре белән киң катлау укучыларга танылган язучы Мәгъсүм Насыйбуллин Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, башта МТСта эшли, аннары башлангыч мәктәптә укыта. 1943 елның сентябрендә улКызыл Армия сафларына алына, хәрби аэродромда хезмәт итә. Аннары, алты айлык хәзерлектән соң, фронтка җибәрелә, Көнчыгыш Пруссиядә барган сугышларда катнаша.

Сугыштан соң Мәгъсүм Насыйбуллин, юрист һөнәрен алып, башта Свердловск өлкәсендә, аннары Казакстан һәм Башкортстанда, ә 19701981 елларда Татарстан Республика прокуратурасында хезмәт итә.

Иҗаты[үзгәртү]

Үз иҗатын ул очерклар язудан башлап җибәрә, соңга таба әдәбиятның проза жанрына килә. Аның 1968 елда русча "Конец опасной тропы" дигән беренче китабы, ә 1970 елдаБашкортстан китап нәшриятында "Юрист язмалары" исемле икенче китабы дөнья күрә. Аннан соң язучының бер-бер артлы "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитлар", "Төнге ату", "Алтын алка", "Яшерен касса", "Йөрәк таш түгел", "Кайтаваз", "Капкын", "Тукран тәүбәсе" һ.б. исемле китаплары басылып чыкты.

Мәгъсүм Насыйбуллин 1979 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы.

 

Тимурбәк Дәүләтшин

 
 
Тимурбәк Дәүләтшин
Тулы исеме Тимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин
Һөнәре тарихчы, юрист, язучы
Туу датасы 1904 ел
Туу җире Уфа губернасының Җилдәравылы
Милләте татар
Үлем датасы [[26 май ]] 1983
Үлем җире Мюнхен

Тимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.

КДУ һәм МДУ юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Аннары университетларда укыта. 1941 елда сугышка китә һәм әссирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитеты оештыручыларның һәм җитәкчеләрнең берсе.

Беренче татар-алман сүзлеген төзи. «Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Перейти Абдуллин М. И., Батыев С. Г. Татарстан АССР: чынбарлык һәм буржуаз уйдырмалар. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1980. – 208 б. – Библиогр.: 199 – 207 б.