MENU

Гомәр Хәйям. «Робагыйлар».    http://id-zaman.ru/

Дөнья поэзиясе классигы, бөек фарсы шагыйре Гомәр Хәйямнең гасырлар һәм еллар белән исәпләшми киләчәккә узып барышы. Аның иҗатына, аерым алганда робагыйларына, битараф кеше бармы икән... Кандалый, Дәрдмәнд һәм Тукайлар аны оригиналында укыган. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан һәм Әхмәт Исхаклар үлемсез робагыйларны тәрҗемә итү турында хыялланган. Төрекчәгә тәрҗемәләре татар зыялылары арасында кулдан-кулга күчеп йөрегән. Рус телендәге китапларының тиражы башка сыймаслык дәрәҗәләрдә. Ниһаять, менә Хәйям күренекле шагыйрь Нури Арсланов тәрҗемәсендә татар укучысына тәкъдим ителә. Чын шигърият бакчасына чакырабыз сине, хөрмәтле укучы. Бу китап сезгә миннән бүләк булсын!

Рамил Ахметов

Cкачать PDF-версию