«Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән». http://id-zaman.ru/ Кызганычка каршы, соңгы елларда, сүз иреге һәм демократия дигән төшенчәләрне ялгыш аңлауданмы, матбугатны һәм аеруча эстраданы зәвыксыз, чиле-пешле, әхлаксызлыкка нигезләнгән чүп-чар басып китте. Җырчыларның гына түгел, сүз осталарының да зәвыксызлыгына исе китеп утыра тамашага килгән халык. Кызганыч, шул зәвыксызлыкта тулы бер буын тамашачы тәрбияләнде кебек инде. Аларга көлке генә булсын һәм ул билдән түбән булсын. Концертка килгән апалар ирләренең күзләренә карарга оялып утыра, бала-чагасы белән килүчеләр исә керер тишек таба алмый уңайсызлана – шул да булдымы юмор һәм көлке, шул да булдымы югары культуралы милләтнең мәдәнияте!.. Әлеге китапны туплап укучыларга тәкъдим итү теләген тудырган төп сәбәп әнә шулардан гыйбарәт. Сәхнә ирләр мунчасында сөйләнә торган анекдотлар өчен түгел. Сәхнә - ул милләтнең мәдәният югарылыгын, әхлак һәм тәрбия дәрәҗәсен күрсәтә торган югары трибуна булып калырга тиешле, минем уемча. Әмма моны күпләр онытып җибәрде булса кирәк. Әлбәттә, шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» дигән юлларын баш итеп алган әлеге җыентык татар юморының тулы антологиясе урынына дәгъва итүдән ерак тора. Шулай да анда шактый ук югары зәвыкка нигезләнгән һәм заман укучысының игътибарына лаек булырлык шигъри әсәрләр тупланды, дип әйтә алабыз. Бу китапны кулына алган һәр укучыга олы хөрмәт белән. | ||
|