MENU

http://tt.wikibooks.org/wiki/%D0%A2%D3%A9%D1%80%D0%BA%D0%B5%D0%BC:

%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80_%D1%85%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BA

%D1%80%D0%B8%D0%B2%D0%B0%D1%8F%D1%82%D1%8C%D0%BB%D3%99%D1%80%D0%B5

Риваять

Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эрик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.

Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.

Риваятьләрне ике төркемгә бүләләр:

  1. Тарихи риваятьләр (халык өчен мөһим булган төрле тарихи вакыйгаларны сурәтли).
Әлеге төргә татар халкының «Гәрәй хан», «Болгарның харап булуы», «Казан алынганы», «Зөя каласы», «Күчем хан» һәм бик күп башка риваятьләрләр карый.
  1. Топонимик риваятьләр (географик исемнәрнең ничек барлыкка килүен аңлата).
Әлеге төргә татар халкының «Елан тавы», «Кабан күле», «Акай күле», «Тамерланбаганасы», «Бакалтай ярминкәсе» һәм башка риваятьләрләр керә.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры / Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел.