Сәхнә "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” Г.Тукай.
Минем телем –
Меңәрләгән ишләре күк,
Моңлы тел ул,
Үзенә җай, үзенә ятыш,
Аның көе:
"Сак-Сок”лары,
"Рамай”лары,
"Сарман”нары, "Гөлҗамал”ы,
"Карурман”ы,
"Әллүки”е...
дип язылган плакатлар белән бизәлә. Уртага өстәл куелган. Матур итеп чәй табыны әзерләнгән. Самавыр кайнап тора. Өстәл артында милли киемнәрдән киенгән татар егетләре һәм кызлары утыра. Алар арасында әби белән бабай да бар. Китапларның түшләренә китап тышлыкларының зурайтылган рәсеме беркетелгән.
Залда татар халык көе яңгырый.
Алып баручы.
Сөйлә, Китап!
Болгар чорларыннан,
Тарихыннан аять сөйлә, әйдә:
Телгә килсен Якуб углы Йосыф,
Һәйкәл булып бассын Зөләйха.
Фани дөнья сүзен, сөю җырын
Борынгылар ничек үз иткән,
"Мәхәббәтнамә”ләр дә исән һаман,
Алмаз кашлар – шигъри йөзектә.
Сөйлә, Китап,
Сәйфи Сараилар,
"Гөлстан”нар ничек калганнар?
Янган калалардан исән-имин
Чордан-чорга күчеп барганнар.
Татар халык иҗатын сөюче дуслар!
Үзегез беләсез: татар халык иҗаты ул әкиятләрдән, бәетләрдән, мәкальләрдән, легендалардан, җырлардан тора. Без бүген үзебезнең чәй табыныбызга халкыбызның күңел җәүһәрләрен туплаган шушы китапларны алып килдек. Иң беренче булып сүзне "Җырлар” китабына бирәбез.
"Җырлар” китабы.
Татар җыры ерак тарихлардан
Алып килгән кеше хәтерен.
Оялчан ул, инсаф-ягымлы ул,
Үзе тыйнак, үзе әкрен.
Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп, һаман аккан, һаман җырлаган, яңа тормыштан матур аһәңнәр алып, ул чишмә бүген дә чылтырап ага.
Миңа әнә шушы чишмәнең сафлыгын, гүзәллеген күрсәткән җырлар тупланган. Алар татар халкының бөек шагыйрь һәм тиңдәшсез талантлы җырчы булуын раслый.
Яле, туганым, "Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабы, син минем турыда нинди мәкальләр әйтә аласың?
"Мәкальләр һәм әйтемнәр” китабы.
Миндә җыр турында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр тупланган. Менә алар:
Җыр - кешенең юлдашы.
Җыр – күңеллегә куаныч, күнелсезгә - юаныч.
Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.
Һәр кешенен үз яраткан җыры бар.
"Җырлар” китабы.
Рәхмәт яхшы сузеңә, туганым. Әйдәгез әле, бергәләп халкыбызның "Җомга көе”н җырлыйк.
(Җыр башкарыла.)
Мин бүгенге кичәгә кечкенә сеңлемне дә алып килдем, ягъни "Кыска җырлар” китабын. Сеңлем, яле, үзең турында сөйләп кит әле.
"Кыска җырлар” китабы.
Мин, ягъни кыска җыр – халык тормышына иң якын торган жанр. Минем аз сүз белән күп фикер әйтә алуыма, көн кадагына сугар өчен уңайлы булуыма татар язучылары да күптән игътибар иткәннәр. Г.Тукай, М.Җәлил, М.Фәйзи һәм күп кенә башка язучылар кыска җыр формасында язылган шигырьләр, поэмалар иҗат иткәннәр. Хәзер сезгә миндә тупланган чәнечкеле шаян җырлар җырлап күрсәтәбез.
("Кара каш, кара күз, замечательная” көенә җырлана.)
Алып баручы.
Ә хәзер сүзне "Бәетләр” китабына бирәбез.
("Бәетләр”китабы ролен әби булып киенгән бала башкара.)
"Бәетләр” китабы
Иң беренче, мин сезне, балакайларым, үзем белән таныштырып китим. Бәет – татар халык иҗатының лиро-эпик жанры. Аның нигезендә кайгылы яисә көлкеле вакыйга ята. Тормышта төрле фаҗигале хәлләр булып тора. Мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше, үзенең рухи халәтен чагылдыруның бер чарасы итеп, бәет иҗат итә. Дөресрәге, моң-хәсрәт халык күңеленнән үзе бәет булып бәреп чыга. Хәзер мин сезгә шәхси фаҗигаләр төркеменә кергән "Суга баткан Гайшә бәете”н сөйләп китәм.
Алып баручы.
Хөрмәтле дуслар!
Без сезнең белән кызганыч бәетләр тыңлап бик моңаеп киттек, ахры. Әйдәгез, җырлап-биеп алыйк!
(Барысы бергә "Түгәрәк” уены уйныйлар. "Дулкынланып сулар керә пароход идәненә” көенә.)
Хәзер сүзне "Әкиятләр” китабына бирәбез.
"Әкиятләр” китабы
Минем бүген сезгә, әкият сөючеләргә, көнкүреш әкиятләре турында сөйлисем килә.
Татар халкының көнкүреш әкиятләре 4 төркемгә бүленәләр: гыйбрәтле әкиятләр, маҗаралы әкиятләр, юмористик әкиятләр, сатирик әкиятләр.
Гыйбрәтле әкиятләрдә халыкның бик күп буыннары тарафыннан тупланган тормыш тәҗрибәсе, акылы, зирәклеге чагыла. Мәсәлән, "Васыять” исемле әкияттә аталары, үлем алдыннан, өч улына авыл саен йорт салып йөрергә, тәмле аш кына ашарга, ешрак өйләнергә киңәш бирә. Әмма уллары, нәкъ аталары әйткәнчә эшләп, һич бәхеткә ирешә алмыйлар. Ниһаять, бер карт очрап, әлеге васыятьләрнең асылын аңлатып бирә: авыл саен йорт салу – авыл саен дус-ишләр булдыру, тәмле аш ашау – эшләп ашау, еш кына эш артыннан йөреп хатыныңны сагынып кайту – ешрак өйләнү икән.
Инде юмористик һәм сатирик әкиятләрнең берничә тибын әйтеп узам. Әйткәнебезчә, тилеләр турындагы әкиятләр бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгәннәр. Мәсәлән, "Кыйныйлар да кыйныйлар” дигән әкияттә герой янгын чыккач: "Алла куәт бирсен!”, - дип кычкыра. Мәет күмүчеләр янына барып: "Сугымыгыз симез булсын!” – ди. Яңа төшкән киленгә "Гүр туфрагың җиңел булсын”, - дип әйтә.
Бабай
Татар халык әкиятләре арасында көлдергеч әкиятләр күп түгел, хәзер мин сезгә шундый әкиятләремнең берсен сөйлим.
("Аучы” әкиятен сөйли.)
Алып баручы.
Рәхмәт сиңа, "Әкиятләр” китабы, рәхмәт сиңа, бабакай. Хәзер сүзне "Мәзәкләр” китабына бирәбез.
"Мәзәкләр” китабы
Мәзәк – кечкенә күләмле, чәчмә формадагы көлкеле әсәр. Аның тапкыр һәм көтелмәгән чишелеш белән тәмамлануы мәзәкнең үзенчәлекле билгеләре булып торалар. Миңа ялкаулардан, наданлыктан, мактанчыклыктан, исереклектән, чит тел белмәүчеләрдән көлеп язылган мәзәкләр тупланган. Хәзер без сезгә гыйшык-мәхәббәт, кызлар-егетләр, киленнәр-кайнаналар, кода-кодагыйлар турындагы мәзәкләрдән берничәсен укып китәбез.
("Яшь чак – дәртле чак”, "Авызын ачса, үпкәсе күренә”, "Үзе белмәгәч”, "Айлы кичтә” һ.б.)
Алып баручы.
Хәзер, дуслар, тагын җырлап алабыз. Татар халык көе "Нигә яна йөрәгем”.
(Җыр башкарыла.)
Без әле татар халык иҗатына кергән "Легендалар һәм риваятьләр” китабы белән танышмадык. Хәзер сүз аңа.
"Легендалар” китабы
Иң беренче булып, мин сезне, дуслар, легендалар белән таныштырып китәм.
Легенда ул – нигезендә фантастик образ яки күзаллау яткан халык хикәясе. Татар легендаларының тематикасы бик бай һәм эчтәлеге күптөрле. Миндәге әсәрләрне күк җисемнәре, үсемлекләр, хайваннар турындагы, тарихи шәхесләр турында сөйләүче легендаларга аерырга була. Сезгә "Кеше гомере ничек корылган?” дигән легендамны укырга телим.
Алып баручы.
Ә хәзер сүзне "Балалар фольклоры” китабына бирәбез.
"Балалар фольклоры” китабы
Балалар фольклоры дигәч тә, билгеле инде, балалар мине күмәкләшеп утырып язып чыгармыйлар. Мин, гадәттә, ялгыз баштан чыгарылып, халыклашып китәм.
Минем тәрбияви әһәмиятем гаять зур. Мин, язма әдәбият әле булмаган чорларда, бик күп гасырлар буенча яшь буынның рухын тәрбияләп килдем. Гасырлар дәвамында нәниләрнең эстетик зәвыкларына яраклашып формалашкан әсәрләр буларак, халык тәҗрибәсе белән сыналган тәрбияви чараларның рухи дөньясын танып белүдә әһәмиятле хәзинә булып хезмәт итәм.
("Шулай бервкыт җиктем чикерткә...” укыла)
Алып баручы.
Рәхмәт сезгә, дуслар. Татар халык иҗатын сөюче хөрмәтле дуслар! Безнең туган телебез - матур-матур романнар иҗат итәргә киң мөмкинлекләре булган тел. Үз телеңне, үз халкыңның иҗатын белмәү ул - чын маңкортлык, бай культура мирасын аңлаудан читләшү - тормыштан төшеп калу дигән сүз. Туган тел ул - әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел.
Туган телем, илем кебек,
Кадерле дә, якын да.
Ата-бабам, әнкәм-әбкәм
Рухы яши җанымда.
("Туган тел” җыры башкарыла.)
Материал http://muslumfolklor.narod.ru/bez.html алынды