MENU

1. Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: «Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була»,- диде. Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: «Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында, икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас»,- диде.

Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?

 

2. Бер кеше бер җиргә барырга сәфәргә чыкты. Үзе белән бер бүресе, бер кәҗәсе, янә бер кәбестәсе бар иде. Бара торгач, бер елга аркылы кичәргә кирәк булды. Кичү өчен бер кечкенә көймә генә бар, әлеге нәрсәләрнең барысын бер юлы төяп чыгар хәл юк, берәм-берәм чыгармак кирәк. Әгәр әүвәл бүрене икенче якка чыгарып куйса, кәҗә белән кәбестә бу якта кала да, кәҗә кәбестәне ашый. Әгәр кәбестәне элгәре чыгарып куйса, бүре белән кәҗә бергә калып, кәҗәне бүре ашый. Әгәр кәҗәне элгәре чыгарып куйса, икенчесен чыгарганда, кәҗә катына йә бүрене, йә кәбестәне чыгарырга кирәк була. Кәбестәне чыгарса - кәҗә кәбестәне ашый; бүрене чыгарса - бүре кәҗәне ашый.

Минем беләсем килә: ул кеше елганы ничек итеп кичәр?

 

3. Ике бик шәп атның хуҗалары чабышмакчы булганнар. Бу чабышның кызыгы шул: кемнең аты соңрак килсә, шул атка ун мең сум акча бирергә булганнар. Икесе дә, атларына менеп, чабып китә торган урынга килгәннәр. Чабышырга әмер булган, әмма чабышучылар урыннарыннан кузгалмыйлар да икән.

Бераз торгач, тамаша күрергә килгән кешеләрдән берсе, яннарына барып, чапмауларының сәбәбен сораган. Тегеләр эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлатканнар. Сораучы кеше бары ике генә сүз әйткән. Шуннан соң чабышучылар, атларын бөтен көчләренә кыйный-кыйный, чабып та киткәннәр. Берсенең аты артта калган, шуңа ун мең сум акча биргәннәр. Әлеге кеше ат хуҗаларына нинди сүзләр әйткән?

 

4. Бер кеше мең сумга йөз баш мал алган. Ат - илле сум, сыер - утыз сум, сарык биш сум тора. Бу кеше ничә баш ат, ничә баш сыер һәм ничә баш сарык алган?

 

5. Бер укучы зоология бакчасына барып кайткан. Иптәшләре аңардан: «Бакчада нәрсәләр күрдең?» -дип сораганнар. Бу укучы:

- Попугайлар, антилопалар, мөгезборыннар күрдем. Ә күпме икәнен үзегез исәпләп белегез. Мин барысы уналты баш, унсигез мөгез һәм илле ике аяк күрдем,- дип җавап кайтарган.

Ул ничә попугай, ничә антилопа һәм ничә мөгезборын күргән?

 

6. Авылдан килгән бер укучы, шәһәрдә фатир эзләп, бер кешегә кергән. Фатир хуҗасы аңа болай дигән:

- Әүвәлге айда бер сум, икенче айда ике сум, өченче айда өч сум, шулай уникенче айда унике сум түләрсең,- дигән.

Укучы шуңа риза булган, ләкин ул да бер шарт куйган:

- Син,- дигән укучы,- әүвәлге айда миңа ике тиен, икенче айда дүрт тиен, өченче айда сигез тиен, шул рәвешчә һәр ай саен алдагы айдан ике мәртәбә арттырып кайтарып бирерсең,- дигән.

Фатир хуҗасы, моны бик юк кына акчага хисаплап, шуңар риза булган. Бер елдан соң исәпләшкәндә, кемнән күпме акча чыгарга тиеш булыр?

 

7. Берәү улын базарга бер кәрҗин йомырка сатарга җибәрде. Аңар сатарга насыйп булмады: бер исерек, бәрелеп, йомыркаларын ватты. Бала елап, тавыш купты, казыйга хөкемгә килделәр. Казый баладан:

- Кәрҗинеңдә ничә йомырка бар иде? - дип сорады.

Бала әйтте:

- Мин ничә булганын белмим, анам кәрҗингә салганда икешәр-икешәр санады - берәү артты; өчәр-өчәр санады -берәү артты; дүртәр-дүртәр санады - берәү артты; бишәр-бишәр санады - берәү артты; алтышар-алтышар санады -берәү артты; җидешәр-җидешәр санады - артмады, төгәл килде,- диде.

Казый, исәпләп, ничә йомырка икәнен белде дә исеректән түләтте.

Кәрҗиндә барлыгы ничә йомырка булган?

 

8. Диңгез уртасындагы кечкенә бер утрауда бер көтүче үзенең малларын көтеп йөргәндә, утрауның бер читеннән ут чыгып, җил уңаена иңләп, көтү өстенә килә башлады. Уттан котылырга әмәл юк икәнен белеп, көтүче бер хәйлә корды... Утрау бөтенләй янып бетте, әмма көтүче бөтен көтүне саклап калды.

Бу көтүче нинди хәйлә корган?

 

9. Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган?

 

10. Әгәр төнге сәгать уникедә яңгыр яуса, җитмеш ике сәгатьтән соң көн кояшлы булырмы?

11. Утыра, ди, дүрт мәче,

Һәр мәче алдында - өч мәче,

Һәр мәченең койрыгында - бер мәче,

Барысы ничә мәче булган?

 

12. Очкан өч карга,

Кунганнар талга,

Өчәү кунса, бер тал артып кала,

Берәмләп кунсалар, бер карга артып кала.

Ничә карга, ничә тал?-

Җавабын үзең табып ал.

 

13. Йөз аршинлык баганага таракан менә. Көн буена утыз аршин өскә күтәрелә, әмма төн буена егерме аршин аска төшә. Бу таракан багананың башына ничә көндә менеп җитәр?

14. Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткәч, улы өйләнгән. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң?

15. Берәүдән: «Син ничә яшьтә?» -дип сораганнар. Ул: «Әгәр дә минем яшемнең яртысына биш саны кушылса, моннан унөч ел элек миңа ничә яшь булганын табарсыз»,- дигән.

Ул хәзер ничә яшьтә була?

 

16. Бер кеше, сәгать кибетенә кереп, сәгатьләр сайлый. Соңыннан, бер сәгатьне күрсәтеп, хуҗадан сорый:

- Кыйммәтме?

- Ике йөз сум.

- Ә монысы? Монысы йөз генә сум.

- Төрегез алай булса шул йөз сумлыгын.

Ишектән чыгып барганда туктый да яңадан хуҗага әйтә:

- Юк, мин монысын алмыйм, миңа менә бу зуры ошый. Күпме дигән идегез әле?

- Ике йөз сум.

- Мин сезгә бит йөз сум биргән идем.

- Әйе, тагын бер йөз сум тиеш.

- Аның урынына алыгыз бу сәгатьне. Ул да бит йөз сум тора,- ди дә, баштагы сәгатен биреп, икенче сәгатьне алып чыгып китә.

Зур сәгать өчен ул күпме акча түләгән?

 

17. Бер малай велосипедта шәһәргә бара икән. Аңа каршы машина очраган. Анда алты хатын утыра икән. Бер хатынның кәрҗинендә ике тавык, ә икенчесенең бер пар киез итеге бар икән. Барлыгы ничә җан иясе шәһәргә бара?

 

18. Кышларга киткән казлардан бер төркем каз очып килгәндә, ул казларга каршы бер каз очрап аларга әйтте:

- Әссәләмәгаләйкем, йөз каз! - диде.

Ул төркем казларның берсе җавап биреп әйтте:

- Юк, без йөз каз түгел, без булыр идек йөз каз шул чагында: әгәр дә безнең чаклы тагы да бер булса, тагы да безнең яртыбыз чаклы булса, тагы да безнең чирегебез чаклы булса, аның өстенә син бер каз килеп кушылсаң, йөз каз булырбыз! - диде.

Инде белергә кирәк: ул төркем казлар эчендә ничә каз бар иде.

 

19. Өч сәүдәгәр бик күп мал белән бик ерак шәһәргә ярминкәгә барырга чыктылар, үзләре белән бергә өч хезмәтчеләре бар иде. Аларның хезмәтчеләре, юлга чыккач байларын таламакчы булып, үз араларында сүз куештылар. Ләкин өч бай өч хезмәтче, ике бай ике хезмәтче, бер бай бер хезмәтче бергә булсалар, таларга мөмкин түгел, шулай ук ике бай бер хезмәтче бергә булганда, талар хәл юк. Әмма ул хезмәтчеләр талар шул вакытта: әгәр ике бай өч хезмәтче яки бер бай ике хезмәтче белән бергә ялгыз калсалар... Аннан соң бара торгач, байлары бу хезмәтчеләренең бозык ниятләрен белделәр дә бик саклана башладылар. Алар барып җиттеләр бер иделгә. Кирәк булды иделне көймә белән кичәргә. Бары бер кечкенә көймә бар, ике кешедән артык утырыр хәл юк. Инде ни эшләргә? Иделдән дә кичәргә кирәк, хезмәтчеләргә дә талатмаска кирәк. Әмма көймәче юк, үзләре ишеп чыкмак кирәк.

Идел аркылы ничек кичкәннәр болар? Икәү утырып чыккач, шуларның берсе кире кайтырга тиеш була икенчеләрен алырга.

 


Табышмак җаваплары.

1. Картның - җиде, егетнең биш сарыгы бар.

2. Теге якка башта кәҗәне чыгара. Бу ярда бүре белән кәбестә кала. Аннары бүрене алып чыга да кәҗәне кире үзе белән ала. Бүре теге ярда үзе генә кала. Шуннан соң, кәҗәне бу якта калдырып, бүре янына кәбестәне чыгарып куя. Ахырдан кәҗәне алырга чыга.

3. - Атларыгызны алыштырыгыз! - дигән. (Кеше атына күчеп атлангач, һәр хуҗа аны. беренче китерергә, шулай итеп, үз атын артта калдырырга тырыша.)

4. Ун ат, ике сыер, сиксән сигез сарык алган.

5. Алты попугай, сигез антилопа, ике мөгезборын күргән.

6. Укучыдан - 78 сум, фатир хуҗасыннан 81 сум 90 тиен тиеш була.

7. Өч йөз бер йомырка булган.

8. Алгарак барып, ут төрткән дә шул янып үткән урынга көтүне күчергән.

9.Берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән.

10. Җитмеш ике сәгатьтән соң яңадан төнге унике була. Аяз булса да, кояш булмаячак.

11. Дүрт мәче булган. Алар өйнең дүрт почмагында утыралар. Һәр мәче үзенең койрыгында утыра.

12. Өч карга, ике тал.

13. Сигез көндә. (Баштагы җиде көн һәм җиде төндә җитмеш аршин юл үтә. Сигезенче көнне калган утыз аршинны күтәрелә дә багана башына менеп җитә.)

14.Егерме яшендә. Ул кәбисә елда, 29 февральдә туган була.

15. Утыз алты яшьтә.

16. Йөз сум түләгән.

17. Шәһәргә малай үзе генә бара, Машинадагылар шәһәрдән кайта.

18. 36 каз.

19. Башта теге якка ике хезмәтче чыгып китә, аннан берсе кире кайта да өченче хезмәтчене дә алып китә, ә үзе бу якка әйләнеп кайта. Шуннан соң монда өч бай, бер хезмәтче, ә аргы якта ике хезмәтче була. Ике бай бергә теге яктагы ике хезмәтче янына чыгалар да, бер бай, бер хезмәтче кире кайталар. Бу якта ике бай, ике хезмәтче була. Аннан ике бай елганы кичеп, теге якта өч бай, бер хезмәтче була. Ул хезмәтче берәм-берәм бу ярда калган ике хезмәтчене күчерә.

Материал http://tazbash.ru/index.php/halyk-ijaty/tabyshmaklar/44-2009-10-24-02-28-00 алынды. Рәхмәт.