MENU

Нәкый Исәнбәт

Татар халык табышмаклары

ТАТАР ТАБЫШМАКЛАРЫН ҖЫЮ ҺӘМ ТӘРТИПКӘ САЛУ ЭШЕ

 

Борынгы зур сәүдә юлы булган Идел-Чулман елгасын кулга төшерү өчен, урта гасырларда өзлексез сугышлар барган. Шунда дәүләт корган Болгар, Алтын Урда, Казан җирләре шул сугыш зонасы булганга, шәһәрләре җимертелеп, таш өстендә таш калмаган, анда инде бик күп кулъязма әсәрләр яндырып көл ителгән, юкка чыккан. Шунлыктан -без ул чордан калган язма китап читләренә язып куелган берничә табышмактан 'башкасын таба алмыйбыз. Шулай да Алтын Урда дәүләте XIII йөзләрдәге Европада бердәнбер дип әйтерлек мәдәниятле Рим империясен бик нык (Сискәндергән һәм кызыксындырган; алар бу дәүләтне христианлык йоктырып эчтән алу хәйләсе белән миссионерларын йөртеп торганнар, моның өчен алар мәшәкатьле сәфәрләр ясап, ул чорның татар төркесен өйрәнергә мәҗбүр булганнар һәм бу телне өйрәнү өчен Италиядә, Венециядә, соңрак Парижда һәм башка җирләрдә төрки телләр институтлары ачканнар. Шул сәфәрләрдә язып алынган татар тел-әдәбият материаллары алар-дагы китапханәләрдә күп кенә сакланып калган. Кызганычка каршы, без әлегә кадәр ул материаллар -белән үзебез танышырлык мәдәни сәфәрләр ясый алганыбыз юк, күп нәрсә өйрәнелмәгән, хәтта билгеле дә булмаган хәлендә ята дип ишетелә. Без тик тюркологлар төзегән каталоглар һәм кайберсен алар җитешеп табып, шифрын ачып укып күрсәтүләре буенча гына беләбез.

Шулар арасында татар табышмакларының да тәү башлап XIII гасыр ахырында язып алынган булулары билгеле. Ул 1303 елда китап хәлендә теркәлгән Codecus CumanicusTa күренә. Анда 50 гә якын табышмак. Болар-арасында без төрдәшләре хәзерге телебездә дә әйтеп йөртелгән байтак кына табышмакларга очрыйбыз. (Мисалларын бу җыентыктан «Борынгы табышмаклар» бүлегеннән кара.) Татар табышмакларының язма рәвештә теркәлә 'башлануының башы, әлегә билгеле булганча, шушы.

Русларга килсәк, татар теленең көнчыгыш халыклар арасында рәсми тылмачлык ролен алар да дәвам иттерергә мәҗбүр булганнар. Ләкин үз мәмләкәтләрендәге халыкларның үзләрен, тел-әдәбият, фольклор һәм мәдәниятләрен якыннан гыйльми өйрәнү аларда бик соң, нигездә XIX йөздә генә башланган. Татар халык авыз иҗатын җыю, өйрәнә башлау да үткән йөздә генә күренә башлый. Шулардай безне .кызыксындырган татар табышмакларына килсәк, тәү башлап 1838 елда Казан университеты студенты Мартиньян-Иванов тарафыннан «Татарская хрестоматия» дигән китабында беркадәр үрнәкләр җыелып, 1842 елда бастырып чыгарыла, (Минем җыентыкта аннан алынганнар «М.-Ив.» билгесе белән күрсәтеп барылалар.) Шуннан башка, 1892 елда Ветевский материаллары арасында басылган татар табышмакларын да искә алып үтсәк, рус гыйлем дөньясында безнең бу жанр иҗатыбызның теркәлгәне башкача күренми диярлек. (Катанов исә Каюм Насыйридагы табышмакларны гына алып бастырганга, яңа нәрсә өстәгән дип булмый.)

Көнбатыш Европада башлап Венгрия белгече Балинт Г.[Балинт Г. «Казани-татар пүелвтан», Будапешт, 1877.] керәшен татарларының фольклорыннан чыгарган җыентыгында 1877 елда 46 табышмак бастырган. Татарчасы латин хәрефләре белән бик дөрес итеп басылган.

Калган хезмәтләр татарларның үзләре тарафыннан эшләнгән. Алар шушылар:

1. М. Салихов; «Табышмаклар һәм һәртөрле халык арасында әйтелә торган мәкальләр», 1880 ел. Монда 39 табышмак кертелгән.

2. К. Насыйри. «Фәвакиһел җөләса», 1884 ел. 27 табышмак урнаштырылган һәм аңлатмалар бирелгән.

3. Яхин Т. «Саби вә сабияләр өчен мәргуб хикәяләр», 1900 ел. 88 табышмак урнаштырылган.

4. «Буквардян сунг укый торган княгя». Керәшен татарлар өчен чыгарылган татарча уку китабы, Казан, 1907 ел. Монда барлыгы 175 мәкаль һәм 115 табышмак. «Жомаклар» дип аталган. (81—91 битләр.) Керәшеннәр арасыннан җыелган.

5. Хуҗа Габделбәдигъ. «Халык әдәбияты», 2 нче бүлек, «Табышмаклар, такмаклар һәм такмазалар». 1913 ел (300 ләп табышмак).

6. Ареланов Г. «Бик кызык табышмаклар», 1910—>1913 еллар, 3 кисәк. Барлыгы 315 табышмак җыйган. Ләкин русчадан алынган һәм ясалма булганнары да күп.

 

 

Бу күрсәтелгән җыентыкларда барлыгы 400 чамасы табышмак теркәлгән. Алар, күбесенчә, бер-берен кабатлап, китаптан китапка күчкән мәгълүмрәк табышмаклар. К- Насыйри һәм Хуҗа Вәдигъ җыйганнан башкаларында гыйльми эзләнү яки җитди караш бар дип булмый, күбесенчә, юаныч һәм сәүдә әйбере булу ягыннан карап чыгарылганнар.

Революциядән бу як чорга килгәндә, татар табышмакларын «итап итеп чыгару бик сирәк эш булып киткән. 50 ел эчендә мин җыеп чыгарган «Табышмаклар» китабы бар. (Барлыгы 1468 табышмак, 1941 ел.) Моннан тыш, балалар өчен берничә битлек китапчыкны искә алмаганда, башкасы күренми.

Болар өстенә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы тарафыннан чыгарылган «Татар халык иҗаты» җыентыгында 500 ләп табышмак басылган. Боларда элеккеләр белән бергә яңалар да күренгәли. Балалар өчен чыгарылган фольклор җыентыкларында да, шундый чыкканнардан алып, үрнәкләр бирелгәләп килгән.

Кыскасы, соңгы 50 елда элек җыелганнар белән бергә 500 ләп табышмак, алар белән бергә минем үткән җыентыкта бирелгән мең ярымлап табышмак һәм кулыгыздагы бу китаптагылар белән әлегә хәтле теркәлгәннәре күпме булуын чамаларга мөмкин булачак.

Инде бу җыентык турында бер-ике сүз.

Монда җыелган табышмакның 500 ләбе югарыда саналган мәгълүм китаплардан алынды. Калган иң зур күпчелеге минем тарафымнан озак еллар буена җыелган материаллар булып, аларның да иң зур өлеше укытучылык елларында укучы балалар авызыннан һәм укучы яшьләр арасында уздырылган фольклор кичәләреннән җыелды. Байтак кына табышмаклар туган авылым булган Малаяз авылыннан бала чагымда ук (1910—13 елларда) җиңгиләр, апалар арасында язып алынган булап, аларда типтәрчә сүзләр дә очраганы күренер. (1910 нчы елда җыйган бер дәфтәрчегем хәзер дә кулымда саклана.)

Тәртип-система мәсьәләсенә килгәндә, китап артындагы эчтәлек бүлегенә һәм китап битләренә күз салга-лап чыкканда, алар хакында" беренче тәэсирне алырга мөмкин. Аның нигезләре хакында укучы шушы мәкаләдән үзенә бер фикер хасил итә ала. :.

Җаваплары табышмаклар астына бирә барылды. Яндагы цифрлар табышмакларның сан тәртибен, юл ара саннар һәр табышмакның тема тәртибен күрсәтәләр. Кайбер табышмакларның үз яннарында ук аңлатмалар һәм төрдәшләре дә бирелде. Алынган-табылган урыннары да табышмакларның үз яннарында ук күр-сәткәләп барылды. Җавап һәм төрле белешмәләрне читтән эзләүгә караганда, барын да табышмакның үз янында табу җайлырак булыр дип уйлыйм.

 

* * *

 

Бу китап сайланма җыентык түгел. Максат — татар табышмакларының тулырак бер җыелмасын бирү иде, Шулай булса да кулымда булган биш меңләп табышмактан бер меңләбе монда кертелә алмады.

Моның кайбер сәбәпләре бар. Шулардай берсе — соңгы вакытларда матбугатыбызны һәм дәреслекләре-безне һәртөрле тәрҗемә һәм ясалма яңа табышмаклар басып китүе. Халык хәзер укымышлы, күп кенә яшьләр табышмакны үзләре ясый алган кебек, бездә хәзер аның махсус авторлары да бар [Минем үземнең чыгарган табышмакларым да бар. Туры килсә, аларны да берәр аерым урында бастырып чыгарырга исәп бар. Н.И.]. Хәтта балалар да үзләреннән чыгарып әйткәлиләр. Анысы яхшы. Ләкин заманы шундый булгач, хәзер миңа да халык телендә йөргән табышмакларны аның саен тизрәк һәм күбрәк җыеп туплап калу өчен ашыгырга туры килде. Чөнки йоклап торсак, табышмакларыбызның халыкныкы булганнары белән булмаганнары чуалтылып, аларны аеру кыенга кала барачак...

Әнә ул төшереп калдырган табышмаклар күбесе шундый язма, тәрҗемә яки ясалма юл белән чыгарыл-ганнары булды. Шулай булса да андый язып чыгарылганнар арасында да кайбер уңышлылары һәм халыклашып киткәннәре, әлбәттә, бар. Шундыйларның халык аша алынган кайберләре бу җыентыкка да кертелгә-ләде. (Бу хакта аңлатмаларда күрсәткәләдем.)

Мондый зур җыентыкка алынган табышмаклар, табигый, бар да сыйфат ягыннан тигез, югары, шәп булып чыгалмыйлар. Кайберләренең «кызарып пешкән, өзелеп төшкән» булмаулары күренә. Арада андый йомшаграклары булу аларның күпчелеген укучы яшьләр аркылы җыюымнан да килә. Яшүсмерләрнең кайберсе әби-бабайларча шартын китереп әйтеп җиткерә алмаулары да табигый. Шулай да мин фольклор әсәрләрен мөмкин кадәр табылган хәлләрендә теркәү ягында булганга, аларны «редакцияләү»дән сак булырга тырыштым.

Табышмакларның тагы шактый гына зур бер өлеше чын халыкның үзенеке һәм сурәтчел :булса да монда кертелә алмады. Сәбәп шул, әлеге шуклык: китапка сыймый. Чөнки бит әле табышмакның зурны кечерәйтеп, кечене зурайтып, я -булмаса матурны ямьсез, ямьсезне матур күрсәтеп әйтүе бер хәл, ул әле юри әдәплегә салынган булып, бик сәнгатьчә итеп берәр яхшы нәрсәгә тиңләп оят җир турында, я шуның киресенчә, затлы гына бер әйберне юри затсыз нәрсәгә тиңләп, аты-юлы белән әйтеп бирергә дә күп алмый. Шуның аркасында җавабы әдәпкә сыйса, табышмагы сыймый, яки табышмагы сыйса, җавабы мәҗлес түренә узмыйча, төшеп кала.

Табышмакларның язылышында диалект һәм урынчылык аермалары сакланмады. Алар фәнни транскрипция буенча да бирелмәде. Шулай булса да, әйтергә кирәк, фольклор буларак, табышмакның үз специфик «теле» дә ;бар. Шундый якларын аз да булса киртәгә алу өчен, орфография һәм хәрефләребез җитешмәгәнгә, текстларда иң кимендә «йа», «йә» шикелле авазлар аерып язылды. Башка төрки халыклардан, әйтик башкорттан, алынган чагыштыруларда каты к, г ларны дөрес итеп күрсәтеп булса да, бездә исә, аптырагач, бик зарур урыннарда «къ», «гь» белән күрсәткәләргә мәҗбүр булдым. Шундый өлешчә генә төзәтүләр үткәндәге «Татар халык мәкальләре» китабында да бар, укучыларга ул бернинди авырлык китермәде, киресенчә, аз да булса җиңелләштергәне өчен рәхмәт кенә ишетергә насыйп булган иде.

Табышмакларның алынган урыннары, авыл-шәһәр исемнәре татарча әйтелешендә биреләләр. Шунлыктан Тобольск түгел,— Тубыл; Тетюши түгел,— Тәтеш; Чистопольск түгел,— Чистай; Бирск түгел,— Бөре; Тав-лина түгел,— Тау иле; Агрыз түгел,— Әгерҗе, Астрахань түгел,— Әстерхан; Учалинск түгел,— Ачулы; Челябинск түгел,— Чиләбе, Саратов түгел,— Саратау һ. б. Мондый исемнәрнең татарча язылышлары шул җирләрнең тарихын да күрсәтеп торалар. Әйтик, «Уфа»ның «Өфе» булуы аның шәһәр исеме генә түгел, меңнәрчә чакрымга сузылган Өфе елгасы тамагы 'булуы белән дә бәйләнгән. Ул, иске «Тәвәрихе Болгария»дә, «Болгар юлы» бәетләрендә «Өфе буе» дип телгә алынган кебек, соңгы якта классигыбыз Г. Камалның «Бәхетсез егет»ендә дә «Өфе» дип языла. Шуның кебек исемнәр татар һәм башкортның бу җирләрдә төп халыклар булуын һәм ватанчылыгын күрсәтеп торганга, үз әйтелешләре буенча язылышлары, әлбәттә, сакланырга тиеш.

«Кимә» (.каек) сүзе бездә гөмбәз яки русчадагы ки бит к а мәгънәләрендәге «көймә» сүзе белән 'бертөсле язылып йөртелүе, әлбәттә, хата. Ул сүзләр элекке әдәби телебездә, халык телендә сөйләшкәнчә, ике төрле языла иде. Хәзерге 'бу хата бигрәк тә табышмак табучының зиһенен чуалтуга сәбәп булганга, текстларда урынына карап «кимә» һәм «көймә» рәвешендә язылды. Кара исәп-хисап табышмакларында укучы яшьләргә үз инициативаларына юл бирү өчен кайбер мәсьәләләргә аңлы рәвештә җавап бирелмичә калдырылды.

Сүз ахырында шунысы да әйтелергә тиеш: кереш мәкаләдә бу язганнарым башта табышмаклар өстендә озак еллар һәм кат-кат эш иткәндә практикада туган кайбер уйлар !һәм вак кәгазь кисәкләренә сызгалап барган күзәтмәләрем иде. Шулардай берхәтлесен бүлекләп тер-кәгәч, шушындый зур гына мәкалә булып китте. Минем >бу мәкаләм нинди дә булса гыйльми китапларга таянып язылган теория яки гомумиләштерелгән гыйльми бер трактат түгел икәнлеге шуңардан аңлашылса кирәк. Чөнки бит һәрбер язучының нинди дә булса үзен кызыксындырган берәр мәсьәләгә карата үз язмалары була. Мин бу язылганнарга бары тик «Табышмаклар өстендә минем эзләнүләрем» дип кенә карыйм. Шулай булгач, хөрмәтле укучыларым да алар-га «язучы язмалары» итеп карарлар, ә инде гомуми теорияләргә сыеп бетмәгән урыннарын минем шәхси карашыма кайтарып калдырырлар, ә, бәлки, яңа эзләнүләр өчен үзләренә кайбер «җап очы» да табарлар һә,м кимчелекләрен төзәтешергә ярдәм итәрләр дигән өметтә калам.

 

НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ. Ноябрь, 1967 ел, Казан.


 

Эчтәлек
 

I бүлек. Аң-белем, әдәбият, уку-язу, хат-хәбәрләшү

II бүлек. Табигать күренешләре, ел фасыллары

III бүлек. Үсемлекләр, куаклар, агачлар

IV бүлек. Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары

V бүлек. Яшелчә, җиләк-җимеш

VI бүлек. Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек-кош

VII бүлек. Йорт, каралты-кура, өй җиһазлары, эш кораллары, савыт-саба, ашау-эчү, ризыклар, кием-салым, транспорт чаралары

VIII бүлек. Кеше, аның әгъзалары

IX бүлек. Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар

X бүлек. Арифметик табышмаклар

XI бүлек. Нәкый Исәнбәт. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак

 

Нәкый Исәнбәт:

Шигырьләр

Хуҗа Насретдин

Отчего белый гусь крапчатым стал

Татар халык мәкальләре

Веселые пословицы и загадки

Татарстаны язучылары: Нәкый Исәнбәт

© Исанбетов Н. С.
© Казанское книжное издательство 1970 г.

Материал http://kitap.net.ru/isanbet/6.php сайтыннан алынды