MENU


Әйе, халкыбыз кайгысын да, шат­лыгын да җыр теленә салган. Иң авыр хәсрәтләр килгәндә дә моңнан, җырдан көч алган. Казанда узган "Татар җыры” бәйгесен  Баш­корт­станның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов  Уфада яшәүче күп көйләр авторы Руслан Кәримовның Ләйсән Кәшфи сүзлә­ренә иҗат иткән "Кадерле җан” җы­ры белән ачып җибәрде. Бу җыр Татарстан Президентына һәм фаҗигагә тарыган самолетта якыннарын югалт­каннарга атап башкарылды.  Шул уңайдан без җыр авторы Руслан Кәримовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Руслан, башта үзегез белән таныштырып үтегез әле.   Кайсы як егете Сез?  Сәнгать өлкәсендә күптән эшлисезме?

— Мин Уфада гади генә гаиләдә туып-үстем.  Кечкенә­дән җыр-моңга гашыйкмын. Уфа сәнгать училищесында эстрада-вокал бүлеген тә­мамладым. Гаиләм, өч балам бар. Хатыным Юлия — шулай ук сәнгать кешесе. Ул — минем дустым, беренче тыңлаучым, иҗатымны бәяләүче дә.  Берникадәр вакыт Айдар Галимов студиясендә эшләп алдым.  "Кадерле җан” җыры нәкъ шул чорда туды. Шигырьне укып карауга ук музыкасы фонтан кебек ургылып чыкты.

— Сез бу музыка  кеше күңеленә,  бигрәк тә аның авыр вакытында, әнә шулай тәэсир итәр дип уйладыгызмы?

— Беләсезме, җырның сүзләрендә әллә нинди фаҗига ярылып ятмый да кебек. Ләкин алар — тирән мәгънәле. Аларда ниндидер мәңгелек юксыну, сагыш мотивлары бар, ниндидер өмет тә бар кебек.  Җыр  хыял белән чынбарлык арасында эленеп торучы мәңгелек кыйммәтләрне күздә тота.  Бер акыл иясе: "Җырларыңның үлемсезлеген теләсәң, кешенең йөрәге турында җырла”, — дигән.  "Кадерле җан” — кеше йөрәге турында җыр ул.

— Руслан, тагын нинди "бәхетле” җырларыгыз бар? Нинди авторлар һәм башкаручылар белән хезмәттәшлек итәсез? Гомумән,  яхшы җыр ничек туа?

— Әзер көйнең, җырның бәхете, әлбәттә, иң беренче чиратта башкаручыдан тора. Ике республиканың халык артисты  Айдар Галимов җырлаган бер җырга да халык битараф калмый. Аның сөйкемле сөяге бар. Ул музыка әсәренә  Ходай биргән талантын, осталыгын сала.  Шулай да хитлар тусын өчен җырның авторлары һәм башкаручы арасында гармония булырга тиештер.  Гадәттә, җыр башта шагыйрь күңелендә туа. Әнә шул сүзләр көй язучыны илһамландырса гына яхшы җыр туа ала. Ә яхшы җырны Айдар Галимов кебек халык мәхәббәтен яулаган җырчы да башкарса, мөгаен, шул хит буладыр инде.

Уңышлы җырларыма килгәндә,   "Кайда син?” җыры  яхшы бәя алды. Башта җырның көе туды, бу көйгә Айгөл Сираҗетдинова сүзләр язды.   Татарстан кызы Эльмира  Җәлилова белән иҗат иткән  "Мәхәббәт яң­гыры” җыры  "Туган тел” фес­тива­лендә лауреат булды.  Аның белән тагын берничә уртак проектыбыз бар. Тиздән Уфада  узачак "Моң-дәрья” фестивалендә катнашырга җыенам.

— Ләйсән Кәшфи  белән иҗади элемтәләрегез ничек?

— Узган елда аның белән "Бер уч кояш” дигән җыр иҗат иттек. Кешенең иң авыр вакытта да рухи төшенкелеккә бирелмичә, бәхет хисен югалтмавы турындагы оптимистик җыр ул. Ләйсән — кеше күңелен, язмышын үтәли күреп иҗат итүче шагыйрә. Гади. Аның белән эшләве уңайлы. Без былтыр тагын да "Ике бәби”, "Яңа ел вальсы” дигән җырлар иҗат иттек.

— Аларын кем башкара?

— Күп җырларымны үзем башкарам. Сорасалар, күренекле артистларга бирергә тырышам.

— Бүгенге көндә җыр иҗат итү үзен аклыймы?

— Тулысынча аклый, дип әйтеп булмый.   Шоу-бизнес бу яктан  авторлар файдасына эшләми.  Эш тиеннәргә һәм кечкенә сумнарга кайтып кала. Хәер, мин табыш алу өчен иҗат итмим, бу — күңел халәтем.

— Иҗади багажда ничә җырыгыз бар?

— Әлегә бер альбом чыгарырлык җырларым бар, әмма аларны халыкка чыгару өчен сыйфатлы аранжировка кирәк. Әйткәндәй, "Айдар”, "Моң” студия­ләрендә бик яхшы аранжировкалар эшләнә.

Көйләргә килгәндә, төрле хәлләр була. Кайчак җыр төнлә туа һәм йокыдан торуга... онытыла. Күп очракта көйләрне диктофонга яздырып алам. Аларны кат-кат тыңлаганнан соң, көй я матурлана, камилләшә, я бөтенләй күңелгә ятмый башлый.

— Үзегезгә кайсы җырыгыз аеруча ошый?

— Мин, гомумән, шигырьнең мәгъ­нәсенә ныклап төшенмичә, шагыйрьнең күңелен аңламыйча көй язуга алынмыйм. Язган көйләрем балаларым кебек кадерле. Һәм һәрвакыт шулай булып калачак.

— Киләчәктә кайсы башкаручылар белән хезмәттәшлек итәргә ниятлисез? Иҗади планнарыгыз нинди?

— Хәния Фәрхи өчен җыр язарга хыялланам. Раяз Фәсыйхов, Резеда Шәрә­фиева, Иркә, Ришат Төхвәтуллин кебек талантлы башкаручылар белән эшләр идем.  Ниятем — эстрада сәхнәсенә ке­ше җанына үтеп керерлек, аның кү­ңелендә озак сакланырлык, шатлык өстәрлек, кайгылы вакытларында яшәү көче бирерлек җырлар иҗат итү.

 

Автор: 

Чыганак: