Журналга ничек язылырга?
Язылу индексы – 54195.
6 айга язылу бәясе – 240 сум.
Дин телне сакларга кушамы?
Бер уйласаң, бу хәлгә гаҗәпләнәсе дә юк, тәмам күнегеп беттек инде. Әйләнә-тирәбездә мондый биографияле кешеләр дә аз түгел. Шунысы гына бераз сәер, әллә хәтеребез кыска, әллә белемебез юк, буыннан-буынга һаман шул бер үк хатаны кабатлап, балаларыбызны туган телләреннән мәхрүм итеп торабыз. Динебездә дә бу мәсьәләгә җавап бик аңлаешлы, югыйсә. Коръән-Кәримнең "Әл-Хүҗүрат” сүрәсендә (13нче аять): "Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне ир һәм хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашсыннар дип, сезне кавемнәргә һәм кабиләләргә аердык…” – диелгән. Кабиләгә яки бер җиргә тупланып яшәгән, уртак теле һәм гореф-гадәтләре булган кешеләр төркеменә аерган. Тәфсир галимнәре бу аятьне кешенең үз нәсел-нәсәбен белергә тиешлегенә дәлил дип саный.
Аллаһ Тәгалә нәсел-нәсәбебезне сакларга кушкан. Кайсы кавем, милләтнең теле күбрәк кулланышта булса, шуны өйрәнегез, димәгән бит. Шулай ук, кайбер ата-аналар уйлаганча, тел белү акча, дәрәҗә, гомумән, уңышка ирешүгә сәбәпче була дип тә аңлатмый динебез. Ә болай аңлата.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә балага җан өрелгәннән соң, фәрештәгә дүрт төрле нәрсә язарга боерылуы (аның ризыгы, гомер озынлыгы, гамәлләре, бәхетле яки бәхетсез булачагы) хакында хәбәр итә. "Сиңа киләсе ризык, аннан качсаң да, артыңнан куып тотар”, диләр. Хак әйтелгән, чөнки ана карынында яткан чагыңда ук язылган ризыгы ("ризык” сүзенә матди байлык та керә) кешегә барыбер килеп ирешә. Әтисе өстәлгә сугып туган телеңдә сөйләшүдән тыйган булса да, булмаса да килә.
"Татар теле нәрсәгә кирәк, аның белән кая барып булса соң?” – дигән фикердә торган ата-аналар элек тә булган, хәзер дә бар. Алар балаларын туган теленнән мәхрүм итүне бернигә дә санамый. Алай гына да түгел, "эх, әгәр өйрәткән булсалар…” дип уфтанырлык "бүләк” әзерләгәннәрен аңламыйлар да. Аңлатырга теләүчеләрне дә ишетергә теләмиләр. Үз сүзләре сүз. Менә шуңа "ни татар, ни рус”лар һаман үсеп тора да инде. Сабак алырга өйрәнмәсәк, әле киләчәктә дә артып торыр. Җүләр үзе хаталана-хаталана яшәргә өйрәнер, ә акыллы башкалар хатасыннан сабак алыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Акыллы булыйк!
Безнең белешмә:
- Аллаһ Тәгалә кешеләрне кавем-кавем итеп яраткан. Бер-берләрен танысыннар, үзара аралашсыннар, изге эшләрдә ярышсыннар өчен. Җирдә яшәве күңелле булсын өчен, чөнки һәр милләтнең үз теле, ризыгы, кием-салымы, хәтта һөнәре дә бар. Тарихыбыз, әдәби һәм рухи мирасларыбыз төрле.
- Әмма Аллаһ Тәгалә бер кавемне икенчесеннән өстен итеп куймаган. Хәтта гарәп халкына да, Коръән-Кәрим туган телләрендә иңгән булуга карамастан, бернинди өстенлек тә бирелмәгән. Шушы хакыйкатьне аңлаган кеше ничек итеп баласын үз милләтенең бер вәкиле булудан мәхрүм итәр икән?!
- Иң кызыгы һәм кызганычы, мәхрүм итүдән бер файда да юк, зыян гына бар! Аллаһ Тәгалә билгеләгән чикләрне, Ул рөхсәт иткән гамәлләрне үтәүдән адәм балалары һәрвакыт хәерлелек кенә табар.
Сәхифә ТР Диния нәзарәте белән берлектә әзерләнде.
Ходай "маңгаеннан үпкән” даһилар бар. Ләкин күпчелек очракта зур җиңүләр – тырышлык нәтиҗәсе. Әмма бала җилкәсенә югары максатлар өеп, аны сыный-сыный сындырмаска да кирәк бит әле. Әлеге сынауның чикләрен ничек билгеләргә?
– Канда булмаса, тәрбия генә аздыр, – ди Рәхмәтуллиннар. – Тик, "Болай да белә”, – дип, баланы тик яткырырга ярамый. Галимнәр раславынча, балада фикерләү, акыл сәләтен бишектән үк үстерә башлау мөмкинлеге бар. Өйдә шөгыльләнү белән беррәттән, төрле үсеш үзәкләренә алып барырга кирәк, аларның түләүсезләре дә җитәрлек бит. Сәләтне иртәрәк тотып алган саен, камилләштерүе җиңелрәк. Шул ук вакытта баланың үз көчен дә чамаларга кирәк. Артык кырыслык, киресенчә, аның укудан гайрәтен чигерергә мөмкин. Улларыбызны күп түгәрәкләргә йөрттек. Һәрьяклап дөньяны танысыннар, тормышта үзләренекен тапсыннар, дидек. Уен белән аралаштырып, кабатлап торгач, Айрат та, Булат та саннарны, хәрефләрне бик иртә таныды. Ике яшь ярымлык Булат машинада барганда күргән бер хәрефен әйтеп бара иде. Дүрт яшь ярымда аны йөзүгә бирдек. Балалар бакчасында шахмат, бию, театр, оста куллар түгәрәкләренә йөрде. Тәрбиячеләре: "Кулы килеп тора, тиз исендә калдыра”, – дия иде.
Сөмбел МӨСТӘКЫЙМОВА, Ләйсән ИСХАКОВА
Соңгы арада мәгариф учреждениеләрендә "Ата-аналар университетлары” ачыла башлады. Анда төрле белгечләр бала белән ничек уртак тел табарга, тәрбия эшендә нинди хаталар җибәрмәскә өйрәтә. Шушы "фән”не аңлаган, аның асылына төшенгән кеше тормышның иң төп "диплом”ына ия дигән сүз. Чаллыда да һәр шимбә саен әнә шундый актуаль мәсьәләләргә багышланган әңгәмәләр үткәрелә.
Тупас сүзләр куллануларын яшермиләр
"Сүз – ул иң көчле корал. Куллана белеп куллану кирәк” дигән темага ачыктан-ачык сөйләшү уздыруыбыз – әти-әниләр күңелен кузгатырлык бер чара булды. Без аны үзәк телевидениедәге "Пусть говорят” тапшыруы кебек оештырдык. "Студия”дә сөйләм культурасының түбәнәюе, әдәп-әхлак төшенчәләре хакында башланган сүз кыска метражлы фильмнар, социаль роликлар карау, ата-аналар белән ихлас фикер алышуга күчте. Бу чара алдыннан без мәктәп укучылары, студентлар һәм ата-аналар арасында сораштыру уздырган идек. Ата-аналарның 70 проценты сөйләшкәндә цензурасыз, тупас сүзләр куллануын яшермәде. Ә инде: "Балаларыгыз сөйләмендә мондый сүзләр булуын теләр идегезме?” — дигән сорауга барысы бертавыштан: "Юк”, — дип җавап бирде. Яшь буынның җавабы безне тагын да шаккатырды: студентларның – 88 проценты, мәктәп укучыларының 84 проценты цензурасыз сүзләр куллана икән. Шунысы да бар: алар да үз балаларының тупас сүзләр кулланып сөйләшүен теләми. сораштырылучыларның 96 процент "Әйе” дип җавап бирде. Тупаслык, дорфалык бер көн килеп үз "җимешләр”ен бирәчәк бит.
Елмаюның тылсымлы көче
Студиягә чакырылган югары квалификацияле табиб сүзнең кеше сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе хакында сөйләде. "Коралдан чыккан пуля кеше тәнен бер өлешен генә җәрәхәтләргә мөмкин, ә менә уйламыйча әйтелгән сүз аны хәтта үтерә дә ала”, — диде ул. Тикшерү эшләренең конкрет нәтиҗәләрен дә китерде. Кешенең биокырын үлчи торган махсус җиһазлар бар икән. Мәсәлән, кеше начар сүзләр, күңелен кыра торган гыйбарәләр ишетсә, аның биокыры бозыла, җиһаз аша мондый "китеклек”ләрне йөрәк һәм тамак төбе тирәсендә күзәтергә мөмкин. Сулыш юллары һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары күбәюе дә шуның белән аңлатыла. Бигрәк тә балалар интегә ул чирләрдән. Белгечләр әйтүенчә, бала белән күркәм итеп, тыныч кына, кычкырмыйча һәм күңелен рәнҗетмичә сөйләшкәндә, ул мәктәптә яхшырак укый, үзен яхшы хис итә, азрак авырый икән. Ә инде кешенең биокырын тәртипкә китерүнең бик гади ысулы бар: ешрак елмаерга кирәк. Тикшерүләр гап-гади елмаюның могҗизага тиң көче барлыгын күрсәткән. Җиһаз аркылы карасаң, елмайганда кешенең биокырындагы "кителгән” нурлар үз хәленә кайта икән. Мәсәлән, балага күркәм елмаю белән елмаеп, бераз мактап эндәшсәң, экранда бөтенләй башка сурәт барлыкка килә.
"Үз балачагыгызны искә төшерегез”
Тәҗрибәле педагог шулай ук мөһим фактлар китерде: Америка галимнәре тарихтагы дөньякүләм мәгълүм шәхесләрнең тәрҗемәи хәлен өйрәнгән һәм аларның күбесе гадәттән тыш сәләтле түгел, ә гадәти кешеләр булуын ачыклаган. Әмма ләкин әйләнә-тирәләрендә аларның кабатланмас һәм даһи кеше икәнләрен тәкрарлап торучы кеше булган. Ул аңа һәрдаим: "Син булдырачаксың!” — дип торган. "Ә хәзер үз балачагыгызны искә төшерегез. Сезнең тормышыгызда шундый кеше булдымы?” — дип мөрәҗәгать итте педагог ата-аналарга. Уйлап карыйк әле, әгәр якыннары ышыныч белдерсә, даһи, һич югы яхшы, уңышка ирешкән кешеләр күбрәк булыр иде дә бит. Әгәр гап-гади хакыйкатьне – сүзнең көчен белсәләр, ата-аналар да тәрбия эшендәге күпме хатаны читләтеп үтәр иде. Язучы Вадим Шефнер әйткәнчә: "Сүз белән үтереп тә, коткарып та, үз артыңнан полклар ияртеп тә була…”
Сөйләшү тәмамланганнан соң да, ата-аналарыбыз таралышырга ашыкмады, аларның лекторларга, белгечләргә бирәсе сораулары, ачыклыйсы мәсьәләләре шактый иде. Димәк, яхшы әти-әни булырга теләк зур. Өйрәтергә һәм өйрәнергә генә кирәк!
Ата-анага нәрсә комачаулый?
- Сораштырулар күрсәткәнчә, ата-аналарның күбесе бала тәрбияләү эшендә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр түгел, дәүләт сәясәте, икътисады комачаулый, дип саный.
- Әти-әниләр иң зур каршылыкны матди хәлдә күрсә, 14-15 яшьлек мәктәп укучыларының 60-70 проценты аны "гаиләдә аңлашу юк” дип билгеләгән.
- Балалар да, ата-аналар да бер фикердә уртак: "Гаиләдә үзара аралашу өчен вакыт җитми”.