MENU

 

Дастан ( фарсы داستان - хикәят) - Якын һәм Урта Көнчыгышта, Көньяк-көнчыгыш Азиядә таралыш алган лиро-эпик характердагы әсәр.

Дастан эчтәлегендә вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле дастаннар да очрый. Бу жанрдагы күпчелек әсәрләр шигырь белән язылган. Тезмә һәм чәчмә юллар катнашмасыннан төзелгән дастаннар да бар. Проза белән язылганнары да очрый. Дастаннарда, кагыйдә буларак, әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре, вакыйгалары үреп, үзара катнаштырып бирелә.

Дастан атамасы төрки һәм фарсы әдәбиятларында һәм фольклорында кулланыла. Ул кайвакыт хикәят термины белән янәшә дә йөргән. Хәзерге әдәбият белемендә элеккеге язма әдәбияттагы дастаннарны поэма дип атау да бар. Фольклорда дастан һәм эпос терминнары синоним рәвешендә дә кулланыла.

Татар әдәбиятында дастаннар

Татар әдәбияты тарихында дастанчылык зур роль уйнаган. Бу әдәбияттагы роман жанрының да үсеп китүен әдәбият белгечләре дастаннардан килә торган традиция дип аңлаталар. Мисал рәвешендә әлеге әсәрләрне китерергә мөмкин: «Идегәй», Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы, Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» әсәре , Сәйф Сараинең «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны, «Кузы Курпеш белән Баян Сылу», «Гайсә углы Амәт»,«Дастаны Бабахан», «Аксак Тимер», «Дәфтәре Чингиз» кебек әсәрләр.

Кулланылган чыганаклар[үзгәртү 

  • Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Әдәбият: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 1998. — бит 334. — ISBN 5-7761-0489-0
  • Абилов Ш.Ш., Хисамов Н.Ш., Миңнегулов Х.Ю. Татар әдәбияты тарихы, 1нче том. — Казан: Татарстан, 1984.
  •  
  • Материал  https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D0%B0%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD битеннән  үзгәртмичә алынды