MENU

Мин үземнең кемлегемне белеп яшим.

Чираттагы "сорау алу”,дөресрәге-күзгә-күз карашып ясалмаган әңгәмә искиткеч талантлы шәхес - Марат әфәнде Кәбиров белән. Шагыйрь, прозаик, журналист, интернет проектлар авторы Марат. Аның сүзләренә дистәләрчә җырлар язылган - һәм чыннан да олы хәрефтән - ҖЫРЛАР дип әйтерлекләр...

 

- Ярар,Марат,мин сине бер өч бит мактый алыр идем,әлбәттә-тик... Әйдә әле, иң беренче үзең белән таныштырып кит әле. Туган-үскән җирләрең, эшләгән урыннарың, яраткан кешеләрең турында, - дигәндәй...

- Казанда туганмын. Әнинең хәле авыр булгач, шунда алып киткәннәр. Мин кило ярымлык кына бернәрсә булып дөньяга килгәнмен. Үләме-каламы дип кайгыга баткан әнине:”Тукай урамында туды балаң, шагыйрь булыр әле”, - дип юатканнар.

Паспортымда туган җирем Актаныш районының Чуракай авылы дип язылган. Монсы әтиемнең туган җире, ул үлгәч без әнинең туган авылына Башкортостанның Илеш районындагы Сеңрән авылына, кайтканбыз.  Мин күкрәк баласы гына булганмын әле, шуңа бик хәтерләмим. Гомергә бер тапкыр да "әти” дип әйтергә туры килмәде...

Илештә үстем. Сигез еллык мәктәпне тәмамлагач, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесында укыдым. Вузга тиз генә кереп булмагач, авылда эшләп алырга туры килде. Көтүче дә, механизатор да булдым. Уфага китәрлек акча юнәтү исәбеннән бер ай чамасы сыер да саварга туры килде. Әни савымчы иде бит. Мин аның янында, маллар арасында үстем. Тормышның асылы миңа ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергән инде.

Озак еллар Уфада яшәдем, аннан Казанга күчтем.

 

- Заманында мин сине җыр текстлары авторы буларак белә идем... Аннан-юморескалар язуыңны белдем, аннан-проза, аннан - тагын, тагын... Үзең өчен кайсысы якынрак?

- Барсы да якын. Әдәбиятка мин шигырьләр белән килеп кердем. Бәреп кердем дип әйтергә дә була инде. Сигезенче класста укыганда якташым шагыйрь Ринат Хәйри һәм укытучым Рәшидә Шәмсетдинова тырышлыгы белән Уфада яшь язучылар семинарында катнаштырдылар. Шулардан башка алга алып торучы булмагач, мин дә теләр-теләмәс кенә барган идем. Ә ул семинар баштан-аяк минем шигырьләр турында фикер алышуга әйләнеп китте. Моңарчы бер генә язмамны да бастырмаган гәзит-журналлар: "Яңа талант ачтык!”- дип шаң суктылар.

Уфага килгәч, Әнгам Атнабаев белән аралашып киттек. Ул очрашуларга еш йөри һәм мине гел үзе белән ала иде. Чөнки аның белән чыгарга барсы да курка. Әллә нинди мактаулы исемнәр йөрткән шагыйрьләр дә Атнабай янында фон гына булып кала иде. Аның белән йөрү миңа кызык та, файдалы да булды. Ә бер очрашуда танылып килүче композиторлар Нәфисә һәм Ризван Хакимов та мине күреп калган. Һәм концертлар алып барырга чакырдылар... Аудиторияларда, вокзалларда куна-куна рабфакта укып йөргән чагым иде. Берничә төнемне булса да гастрольдә үткәрермен дип ризалаштым... Шуннан китте инде.... Юмористик әсәрләр язарга туры килде, җыр текстлары... Кыскасы, һәркайсының үз биографиясе, үз географиясе бар. Шуңа күрә, үзем өчен һәр жанр кадерле. Язмышымның бер өлеше бит инде алар.

 

 

- Син җитлеккән ир яшендә Уфадан Казанга күчтең... Бу фәхешрәк шәһәр (классик сүзе) ничегрәк каршы алды сине? Татар үзенең талантларын бәяли, саклый беләме?

- Казанга иртәрәк күченергә кирәк булган. Мин кризисның үзенә килеп эләктем. Кайбер оешмалар ябыла, кайберләрендә кыскарту бара... Туплар шартлаганда, моң ишетелми, диләр бит әле... Кешеләрдә татар кайгысы, моң, иҗат кайгысы калмаган кебек дәвер иде...

Шулай да Казан начар каршылады дип әйтәсем килми. Икенче көнне үк "Ватаным Татарстанга” эшкә урнаштым. Тик андагы хезмәт хакы фатир "эснимайт итәргә” генә җитә иде. Үземә дә яшәргә, Уфада калган гаиләне дә карарга кирәк бит. Шуңа бер айдан соң китәргә туры килде. Хәния Фәрхи ансамбленә урнаштым, бер үк вакытта "Шәһри Казан” гәзитендә эшләдем. Килгән елны ук Татарстан китап нәшриятында "Сагындым. Кайт инде...” дигән китап чыкты. Ул "Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләрдән булды. Иҗат мөмкинлекләре ягыннан Казан – зур шәһәр.

Шул ук вакытта ул бераз консерватив шәһәр. Динни булып, милләтче булып, акыллы булып, батыр булып кылану көчле. Иҗатчылар арасында төркемнәргә бүленешеп, бер-берсе белән чукышып яту да очраштыргалый. Хәер, бу һәр өлкәдә бар бугай. Карашлар тарлыгы, сайлык нормага әйләнеп килә. Күпләре Татарстан чикләреннән ераграк карарлык хәлдә түгел һәм шул көенә дөнья әдәбиятына чыгу хакында хыял йөртәләр. Кайчагында миңа язучыларның күп өлеше бүген дә социализмда яшидер төсле тоела.

Шул ук вакытта Казан соклангыч талантлар шәһәре. Нинди генә өлкәне алма, монда заман белән бергә, хәтта бераз алдарак та атлаган татарны очратасың. Мин аларның күпләре белән аралашып яшим. Үзебезне сокландырган китаплар, картиналар, кинолар, спектакльләр, технологиялар, фәнни ачышлар белән уртаклашабыз. Бүгенге хәлебез ничек кенә авыр тоелса да, әнә шундый шәхесләр булуы – зур нәрсә. Бар өметем шуларда.

 

- Син, башкортлаштыру сәясәтенең иң әшәке вакытында Уфада яшәдең... Урал диалектында, ягъни "башкорт телендә” язырга бер дә маташмадың бугай... Ә өметле генә татарлар, шул диалектка күчте... Күчте-һәм югалды... Бу синең алдан күрүчәнлегеңне күрсәтәме, яки болай гына киребеткәнрәк кешеме син?

- Мин бит татарча бөтенләй укымадым, диярлек. Мәктәптә башкорт теле керә иде, журналистикада – башкорт-рус бүлеге... Һәм мин беренче шигырьләрне башкорт хәрефләрендә яза идем. БДУ-дан куылгач, "Йәншишмә”, "Йәшлек” гәзитләрендә эшләп алдым. Аннан соң, "Өмет”кә күчтем. Башкортча яза да, сөйләшә дә алам. Гомумән, бу халыкның фольклорын да, әдәбиятын да яхшы беләм, холык-фигылен аңлыйм. Башкортлар арасында дусларым да бик күп. Һәм аларны бик хөрмәт итәм.

Шулай да мин башкортлаштыру политикасына каршымын. Күп тапкырлар әйткәнем дә язганым да бар: бу политика ике халыкны да бетерү өчен уйлап табылган нәрсә. Башкорт галимнәре "сез бит башкортлар” дип татар районнарында йөри. Аннан гына татар башкортка әверелми. Ә үз якларында яшәгән башкорт балалары урыслаша бара. Менә шушы балаларны дөрес юлга кайтарырга тиеш иде бит ул галимнәр. Ә болай... һавадагы торнага алданып, кулыңдагы чыпчыкны очыру кебек килеп чыга. Нәтиҗәдә, ике халык та манкортлаша.

Ә үзем... Мин Африкада яшәсәм дә татар малае инде. Бу алдан күрү дә, тискәрелек тә түгел. Ходай сине татар итеп яралткан икән, телисеңме-теләмисеңме татар булып үләргә туры килә. Милләтеңне сату ходай ихтыярына каршы килү сыманрак тоела бит. Хәер, иҗат та шулай инде...

 

***

-Ходай мине бәлки гафу итәр,

Бәлки гафу итмәс – ул белер…

— Ник .......... йөрисең син монда? –

Диеп, бәлки, үзе сүгенер…

 

***

- Чыпчыкларны сагына әни,

Аларга дип җимнәр куя.

Тик чыпчыклар гына килми,

Чыпчыклар юк. Җим — ...............

 

- Менә бу юллар – синең шигырьләрдән... Дөресен генә әйткәндә, башта мин аңышмыйчарак тордым аларны укыгач... Ә аннан... Беләсеңме-тагын мактарга кала инде... Минемчә, хәер, башка бик күпләр исәпләвенчә дә, татарда соңгы елларда болай туры итеп, чын итеп, тәмле итеп һәм чын татар уйлаган-сөйләшкәнчә язучы шагыйрь юк иде. Гонорар эшләргә дип язучы берничә бәндә, ”әһә, яңа тема булды” дип алтымышынчы еллар теле белән "тәнкыйтләп” тә чыкты бугай үзеңне... Ничек батырчылык иттең сазлыкка таш ыргытырга?

- Сазлыкка таш ыргытмыйм, мин ул сазлыкта яшим...

Әйткәнемчә, мин фермада, маллар арасында үскән малай һәм телем дә "әни” дип түгел, ә "анаңны” дип ачылган. Ул шигырьдә мондый юллар да бар әле:

”Җыр һәм сүгенү саклап калган аны...

һәм яшәтә безнең халыкны.”

Бу – матурлык, яки рифма өчен әйтелгән сүз түгел, ә тормыш тәҗрибәмнән сыгылып чыккан нәрсә. Әлбәттә, бик нәфис колаклы ирләр дә бардыр инде. Тик мин чынлап та шулай уйлыйм һәм сүгенүне зур гөнаһка исәпләмим. Ә кечкенә гөнаһларымны гафу итәрләр – заслужил.

Ә җитдирәк әйткәндә... Иҗат киез итек калыплау түгел бит инде ул. Туктаусыз тәҗрибәләрдән тора: уңышлылары да, уңышсызлары да була. Шул сазлыктан атлаган кебек инде. Анда басып карыйсың, монда басып карыйсың... Пычранасың да, егыласың да, батасың да, әмма коры җиргә чыгып җитәлсәң – бу җиңү. Ә пычранудан куркасың икән, башкалар салган такыр юлдан атларга мәҗбүрсең. Үз юлыңнан түгел.

Тәнкыйть мәсьәләсендә. Сүз Булат Хаков псевдонимы белән яза торган Рәшит Фатхрахманов турындадыр инде. Укыдым язмасын. Мин аны гонорар алу өчен эшләнәдер дип уйламыйм. Әгәр чынлап та шулай булса, икеләтә шат булыр идем, димәк, иҗатым белән үз гаиләмне генә түгел, ә татар тәнкыйтьчесен дә тәэмин итәм булып чыга бит. Ләкин эш гонорарда гына түгел. Алар бит әдәбиятны изге күреп тәрбияләнгән заман кешеләре һәм мондый нәрсәләр аларга бик ят булып тоеладыр. Һәм мин дә алар гомер буе карап үстергән агачны кисәргә тырышкан кебек күренәмдер. Андыйларны да аңлап була бит инде... Мин аңлыйм, сез дә гаепләмәгез.

Мин үземне тел тидермәслек камил язучы дип исәпләмим. Кемгәдер ошамый икән – тәнкыйтьләсен. Ошый икән – мактасын. Мин инде аларның икесен дә күтәрерлек дәрәҗәдә каешланган кеше. Уңышларым да, хаталарым да җитәрлек. Әмма бернәрсә бар: мин язганны башка беркем дә язалмый.

 

- Соңгы еллларда елаганың бармы синең,Марат?

- Бар. Мин, гомумән, елак кеше. Ирләрдә дүрт сыйфатны хөрмәт итәм: кайнар кан, салкын акыл, каты кул, йомшак күңел.

 

- Бер сорау. Әлбәттә, минем аңа үз җавабым бар, тик синең фикерне дә беләсе килгән иде. Менә уйлап, санап карасаң, татарның бик күп таланты Башкирия ягыннан ... Шагыйрләр, булсын, җырчылар... Бу - Казанга килгәннәрен, Уфада күтәрелгәннәрен  генә алсаң да. Моның сәбәбе нидә? Әле бит бик күбесе Казанга килә алмый. Нидән күп туасыз сез анда, ә?

- Уфада чакта бу хакта уйлаганым юк иде. Бары тик Казанга күченеп: "Тагын бер башкорт килде инде, без җыясы данны җыярга” дигәнрәк карашлар белән очрашкач кына игътибар иттем. Бер карасаң, Башкортстанда татарлар үзләре дә күп бит. Аннан соң, бу төбәктә күңел хөрлеге, рухи иркенлек, ихласлык көчле. Ә Татарстан – һәрвакыт Мәскәүнең игътибар үзәгендә булган. Андый халәттә ихлас булып та, хөр күңелле булып та яшәү авыр. Ә иҗат ул – күңел иркенлеге. Бәлки, шул сәбәпчедер...

 

- Берничә интернет-прект алып барганыңны беләм. Татар китапларының электрон вариантларын тарату, сату буенча да. Шуның турында сөйлә әле. Алгалыйлармы? Нинди нечкәлекләре бар?

- Сайт белән булаша башлау чарасызлыктан килеп чыкты. Гәзит-журналлар, әлбәттә, әсәрләрне үзләре сорап бастыра. Тик мин күп язам, алар гына өлгерә алмый. Һәм мин үз сайтымны ачарга булдым. Ләкин бу эш 25000 сум тора икән. Үземә тотынырга туры килде. Башта бушлай хостингта  йөрдем, соңрак түләүлегә күчтем һәм доменны да танылган дизайнер Ратмир Әхияров тәкъдиме буенча www.maratkabirov.com дип үзгәрттем. Электрон китап ясау буенча беренче тәҗрибәләр шунда дәвам итте.

Берничә елдан соң, ВебКитап барлыкка килде. Аны сынауга һәм камилләштерүгә биш елдан артык вакыт китте. Бу дәвер эчендә мин теләсә нинди җайланмада укыла торган татарча китап чыгару серләрен өйрәндем, кибет платформасын ясадым, аны заманга һәм татарга яраклы итеп өлгерттем. Бүген www.webkitap.ru –  технологик яктан дөньяның бер системасыннан да калышмый торган сәүдә платформасы. Һәм аның төп үзенчәлеге – һәр язучы монда үз әсәрен сатуга куя һәм сәүдә барышын күзәтә ала. Ә укучылар теләсә кайсы әдипнең яңа гына табадан төшкән әсәре белән үз вакытында танышып бара.

Идея яхшы, шулай бит. Язучылар өерелеп ябешерләр сыман иде. Тик андый нәрсә күзәтелмәде. Сәбәбе – аларның күбесе әле интернетны үзләштермәгән, чит ил язучыларының эшчәнлеге белән таныш түгел, ә компьютер ача белүчеләр социаль челтәрләрдән ерак китә белми. Ләкин бу бары тик вакыт эше генә.

Сатып алучылар күп дип мактана алмыймдыр. Монда да нәкъ офлайндагы кебек бит, сату өчен реклама кирәк, акча түгәргә кирәк, эшләргә кирәк. Әгәр юк-бар проектларга түгелгән миллионнарның бер өлеше генә миндә булса, әлбәттә, Вебкитап бүген бөтен татар дөньясында танылган сайтларның берсенә әйләнер иде. Әгәр ул әле дә яши икән, бары тик минем һәм татар китабы өчен җан атып торган дусларымның хезмәте исәбенә генә яши. Ләкин укучылар, кызыксынучылар көннән-көн арта бара. Күпләр үзләре китап алмаса да, бу сайтны социаль челтәрләрдә рекламаларга тырыша.

 

 

- Сез озак еллар Ризван Хәкимов белән эшләдегез. Хәзер аралашасызмы?

- Ризван белән бергә язылган җырларны исәпләгән юк, йөзләп кенә бардыр инде. Бәлки, аларны җырлаучылар да йөздән ашкандыр. Шундый иҗат бәйли икән, бер-береңнән җиңел генә котыла алмыйсың. Үзара хөрмәт белән, аралашып яшибез. Концертларын алып барырга да чакырып тора.

 

-Армиядә хезмәт иттеңме син?

- Юк. Дзю-до буенча кандидат, биатлон буенча беренче разряд, парашют спорты буенча гына берни дә юк - шулай да мине десантура көтә иде. Гаилә хәле авыр дип алмадылар. Бер атна ялынып йөрдем. Куып кайтардылар. Соңгы классташны озаткач – елап калдым. Шулай да берничә елдан соң, Таҗик-Әфган чигендә беркадәр вакыт эшләргә туры килде. Һәм еларга. Соңгы табутны озатканда...

 

- Син интернетта актив кеше. Татарның интернетта да үз сүзе белән түгел, ниндидер ясалма тел белән язуына, ниндидер агач, тапталган фикерләр китерүенә, милли мәсәләләрне дә урысча "чәйнәвенә” ачуың килмиме синең?

- Тапталмаган фикерләрне тик шәхесләр генә, үзенең күпме торганын белеп сөйләшкән кешеләр генә, әйтә ала. Ләкин бүген шәхесләр түгел, ә пычранудан куркып такыр юлдан атлаган такыр миле кешеләр модада. Уртакуллар. Ә "Милләтем!” – дип кычкыру Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмовага гына килешә. Алар авыр вакытта да кычкыра алдылар. Шуның михнәтен дә, рәхәтен дә күрделәр бугай. Башкаларга килешми. Һәм аларның тавышы ишетелми дә. Мин эшләгән кешеләрне хөрмәт итәм, кычкыргычларны түгел.

Ә интернетта... Хәзер бит компьютер мөмкинлекләре чикләнмәгән. Ну, куй хет айподыңамы, андроидыңамы, компьютерыңамы – татар шрифты. Бу бит бушлай һәм бик җайлы. Шуннан соң яз. Әнә бит, Вил Мирзаянов Америкада булса да татар хәрефләре белән аралаша. Татар белән татар телендә аралаша. Милләтем дип кычкырмаса да кемлеге аңлашылып тора. Менә мондый шәхесләр юктан гына түгел, алар – үрнәк алыр өчен. Бу – бер. Икенчедән, милләт турында чүбек чәйнәгән әтрәгәләмнәр - татар милли хәрәкәтенә нәфрәт уяту өчен махсус ялланган кешеләр түгелме икән дип шикләнеп тә куям әле. Россия тарихын белгән кеше өчен бу шигем сәер тоелмастыр бит?

Һәм тагы бер нәрсә. Безнең күп гомер читтән тагылган идеяларны "переваривать итеп” үтә. Шуларны чәйнәп бөтен энергиябызны бетерәбез дә, мөһим эшләрне башкара алмый калабыз. Чөнки милләтнең үз идеясы юк. Кечкенә кибетнең дә үзенә күрә бизнес-планы була. Ә монда – тулы бер милләт! Идеясыз, хыялсыз милләткә ясин чыгып куярга да мөмкин, димәк, ул дөнья белән бәхилләшкән. Ә хыялың бар икән, аны тормышка ашыру планы да булырга тиеш. Бәлки, ул бардыр, мин генә белмимдер...

 

- Татарча иҗат белән баеп буламы? Җыр сүзләрең өчен авторлык гонорары аласыңмы?

- Соң, ул гонорар бит авторлар җәмгыятен тотуга китә. Шуннан артканы – безгә. Тегеләрдән бик артмый да бугай. Ул җырларны тыңлаган һәрбер кеше бер сум гына бирсә дә мин инде күптән миллионер булырга тиешлемен. Татарча иҗат белән баеп булмыйдыр. Минем иңглиз телендә китап чыгарып карыйсым килә. Баер өчен дә түгел, ә тормышны көйләр һәм уйланган проектларны чынга ашырыр өчен. Әлегә юньле тәрҗемәче таба алмыйм.

 

- Татарның эшенә дәүләт бармагын гына тыкса да - ул нәрсә үле туа. Миллионнар түктеләр - татар киносы тумады, миллионнар түктеләр - "татар социаль челтәре” дигән нәрсә тумады да... Ә бит ул акчаларны шул интернетта, гәҗитләрдә "татар, татар” дип улаган татарлар ала... Ала - һәм эшләми. Нигә алай ул? Нигә дәүләт үзе шундыйларны сайлый эш өчен?

- Миллионнарны түгәләр генә шул, ә эш өчен тотмыйлар. Минем күп тапкырлар әйткәнем бар: "Татар киносын булдырасыгыз килсә, акчаны Нурания Җамалига бирегез!” Ул ханым бит өч тиенлек бюджет белән күпме фильмнар эшләде! Айдар Хәлимнең "Өч аяклы ат”ы гына ни тора! Кулына ул миллионнарның бер өлеше генә эләксә дә Нурания ханым искиткеч фильм төшерә алыр иде. Талантларны вакытында күрә белергә кирәк. Күрә белү генә аз – вакытында куллана белергә кирәк.

Әлбәттә миллионнар янында намуслы булып калу авыр, диләр. Шуңа күрә, һәр өлкәдә үз эшен белеп һәм яратып башкарган кешеләрне генә җаваплы итеп куярга кирәктер. Эшен яраткан кеше акчаны җилгә җибәрмәячәк, үз кесәсенә дә салмаячак. Чөнки ул белә: бүген эшкә салган бер сум аңа иртәгә "честно заработанный” ике сум булып кайтачак.

Син әйткән эшләрдә дәүләт бит бармагын гына тыкмаган, миллионнарын тыккан. Дәүләт акчасы – ул синең белән минем акча, тагын фәлән миллион халыкныкы. Шул акча белән идарә итәргә дип без кемнәрнедер сайлап куйганбыз икән, алардан таләп итә дә белергә тиешбездер. Ну, монсы инде демократик фантастика өлкәсеннән...

 

-Син мәктәптә ничегрәк укыдың? Нинди билгеләргә дип әйтүем?

- Әйбәт укыдым. Бигрәк тә, математика белән химиядән. Әдәбиятны укымадым, аны мин болай да белә идем...

 

-Иртәгә Татарстан белән Башкирияне кушып куйдылар ди...Шундый хәл булса,ул яңа берләшмәнең беренче берничә аен тасвирлап бир әле фантазияңне җигеп.

- Ә ни өчен Башкирия? Башкортостан! Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш.

Белмим монда нәрсә әйтергә дә. Ничек кушылалар бит... Әгәр ул кушылу Россия тарафыннан икән – мондый хәл була алмый. Әгәр ике Республика үзара килешеп кушыла икән... Монда инде, иң беренче чиратта, башкортларның ихтыяҗын күз уңында тотарга кирәк. Алар болай да аз калып бара һәм бу кушылу аларның йотылуына юл куярга тиеш түгел. Киресенчә булганда, бу милләт ара болганышлар китереп чыгарачак. Ә дустанә мөнәсәбәтләр сакланган очракта, бу бик яхшы күренеш булыр. Фантазияга бирелеп утырасым килми, тик шуны гына әйтә алам: башкот белән татар уртак тел табалар икән, бу инде ике Республика бергә кушылмаган хәлдә дә - зур нәрсә. Ләкин Үзәк моңа теше тырнагы белән каршы булачак.

 

- Синең Тукай премиясе аласың киләме? Хәзер бит аның күләме арткан диләр... Бер санап караган идем, шул ук республика асрый торган футбол-хоккей командасының  бер еллык кына бюджетын Тукай премиясе итеп таратсаң да, язучыларга гына түгел,район гәҗитләренә ике генә "заметка” язган бөтен кешегә дә премия итеп өләшергә җитәр иде. Нигә дәүләт шулай итми дип уйлыйсың?

- Аласы килә. Дәүләт премисе – уен түгел. Бу инде әдәбиятта берни аңламаган һәм татарча бер китап та укып карамаган чиновниклар да сине "признавайт итә” дигән сүз. + 500 мең. Кемнең аласы килмәс?! Тик аны миңа бирмәячәкләр. Ә артыннан йөрергә вакытым да, теләгем дә юк. Ходай биргәндә, язылганда – язып калырга кирәк. Калганы – ерунда. Минем инде үз исемем дә үзем өчен җитә. Һәм мин хөкүмәт язучысы түгел.

Ә футбол-хокей... Бу хакта артык таралып китеп сөйләшергә теләмим. "Китап” дигән роман бар минем. Шунда барсы да ачык тасвирланган. Спорт бүген халыкка түгел, ә хөкүмәткә хезмәт итә. Массакүләм спорт халыкны берләштерә, аны массага әйләндерә. Масса белән идарә итү җиңел. Ә идарәне җиңелләштерү коралы өчен хөкүмәт теләсә-нинди акчалар түләргә әзер.

 

- Дингә карашың ничек синең?

- Мин Ходайны жәллим. Безнең диндарлар аны җигәләр.

 

- Син Казанга килгәч язучылар берлеге члены булдың бугай. Анда член булу язучы кешегә ни бирә?

- Үзеңне простой түгел, ә рәсми член итеп тоярга мөмкинлек бирә. Анда хәзер без өч йөздән артык диләр. Эшләмәгәннәре дә бар... Ә мин язучылар союзының яхшы эшли торган члены...)

 

- Иң даһи, иң укылышлы татар китабы күпме тираж  белән тарала ала дип уйлыйсың? Теориядә,әлбәттә...

- Бу сорауга озак җавап бирермендер... Әрнүгә бастың...

Мин теоретик түгел. "Мәхәббәттән җырлар кала” повесте мине электрон китаплар белән шогыльләнергә мәҗбүр итте. Аны интернеттан гына ун меңгә якын сатып алдылар. Бу минем беренче повестем һәм интернетка чыгарган күләмле татар әсәрләренең дә беренчесе иде. Аннан соң язылган "Сагындым. Кайт инде...” повестенә беркемнең дә исе китмәде. Минем иҗат янында ниндидер тынлык урнашты. Ә "Бердәнбер һәм кабатланмас” романын интернеттан унҗиде меңнән артык кеше сатып алды. Татарстан китап нәшриятында ул биш мең тираж белән чыкты, күпме сатылганын әлегә әйтәлмим.

Ну, биш меңне дә теләсә кемгә бирмиләр. Мин бары тик Нәбирә Гыймадетдинованың гына җиде мең данәдә чыгуын хәтерлим. Ул күпләрнең яраткан язучысы, сюжетларны бик оста кора, әсәрләре детектив кебек укыла. Бер кимчелеге бар – ир-атларны белми, аның бөтен ирләре дә картонный персонажлар. Ләкин китапны укыганда ул хакта уйламыйсың... Һәм мистика... Нәбирә татар әдәбиятында минем иҗатыма иң якын язучыларның берсе.

Картонлык (Катырка персонаж) бер аның гына гаебе түгел, татар әдәбиятында тулы канлы персонаж тудыра алу – бераз проблема. Моны Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләжев һәм, әлбәттә, Мөхәммәт Мәһдиев кына бөтен тулылыгында эшли алалар иде. (Аларның төп герое гына түгел, ә һәр персонажы үз язмышы белән яши ала. ) Болар бит инде бөтен дөнья аренасына курыкмыйча чыгарырлык талантлар.

Зифа Кадырова бар. Бу ханым – чын мәгънәсендә феномен инде. Язганнары минем өлкә түгел, мин корырак стилле, кискен характерлар белән эш итә торган язучы. Шулай да укып чыктым язганнарын. Әдәби осталык юк диярлек. Әмма күңел ашкынуы бар, үзе күргән-кичергәннәрне башкалар белән дә уртаклашу теләге... Ну, шундый ситуация: сине күрше апа туктата да сөйли башлый... Башта син сәгатькә карап-карап аласың, аннан соң вакыт үлчәме югала... Һәм син тулысы белән аның хөкеменә каласың... Һәм мин Зифа феноменының серенә төшендем дә шикелле. Ул үзе күргән, үзе белгән тормышны үз мөмкинлегенчә сурәтли. Һәм ул күргән тормыш белән мин белгән тормыш – уртак. Ул әдәбиятны бик нык белмәсә дә тормышны белеп яза. Ул кабинетларда әдәбият теориясын өйрәнеп һәм шуны әсәрләрендә кулланырга тырышып утырган кешеләрдән миңа күпкә якынрак. Менә шушы уртаклык укучы белән язучыны бербөтен итә. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Тагын шуны да әйтергә кирәк, Зифа статик күренеш түгел, ул әсәрдән әсәргә үсә бара. Һәм аны яраталар. Һәм ул популярлык буенча мине дә узып китте...

Галимҗан Гыйлманның "Албастылар”ы бар. Бу шулай ук бер сулышта укыла торган әсәр. Татар әдәбиятында беренче хоррор – коточкыч романы. Стивен Кинг көнләшерлек дәрәҗәдә язылган. Һәм ул бер катлы гына әсәр түгел, беркатлысы җиңел укыла, ә тулысынча аңлар өчен дөнья мифологиясы белән таныш булу таләп ителә.

Бу урында Ркаил Зайдулла прозасын читләп үтсәң дә хата булыр иде. Ркаилдә шигърият көчле, ул гади генә бер агач ботагыннан да символик мәгънә бирә ала.

Тагын әллә кемнәрне санарга мөмкин булыр иде. Татар талантларга бай ул. Ләкин менә кайсын гына даһи дип исәпләргә дә, кайсына нинди тираж бирергә?

Мин нәшир булсам, нәкъ бүгенге Татарстан китап нәшрияты кебек итәр идем: иң популяр язучыга биш мең тираж, ә соңыннан допечатка. Чөнки бездә барсы да һава торышы белән бәйле...

 

- Бу илнең конкрет кайсы төше ошамый сиңа?

- Туган җирдән башка, бернәрсәсе дә ошамый. Мин монда үземне чит планета кешесе кебек тоям.

 

- Үзегезнең авылда ничегрәк карыйлар сиңа? Авылда дусларың бармы?

- Гәрчә монда тумасам да, мин монда үскән идем. Кемнәрнедер орган идем, кемнедер кискән идем... Тукайны перефразлаганда - шулайрак. Монда классташларым – без алар белән бертугандай яшибез. Шигыремдәге күпер башы малайлары – монда. Просто, без зурларбыз.  Хәзер инде без каратистлар түгел, авылны акырын гына кулында тоткан чая егетләр түгел, без просто абзыйлар гына...

Бу – минем авыл... Комлыкта уйнаганда кемнеңдер: "Әтиләр кайта!” – дигән тавышы ишетелә дә барсы да МТМ-дан кайтып килгән әтиләре каршына йөгерә. Аларга мин дә иярә идем. Бөтен малайларны да әтиләре күтәреп алып өйләренә атлый. Бер мин генә читтә калам һәм күз яшемне күрсәтмәс өчен якындагы зиарат янына юнәләм. Ә анда күбәләкләр... Берсе миңа килеп куна... Беркайчан да ике күбәләк килгәне булмады, һәрвакыт берәү... Һәм ул миңа гел әтиемнең җаныдыр кебек тоела иде... Һәм мин әтигә әйтәсе сүзләремне аңа әйтеп елый идем... Вак-вак төрткеле ак күбәләк... Ул мине гомерем буена озатып килә... Узган җәйне, әнине Казанга алып китәргә җыенгач та килде. Дус егетем шак катты:”Марат, күбәләкләр вакыты түгел бит, монсы кайдан чыккан?”  Брат, бу – минем авыл... – дидем аңа. Һәм чынлап та, бу авыл – минеке.

 

- Шигырь озак языламы?

- Шигырь – керфеккә кунган яшь кебек. Ул кире күңелгә кереп китәргә дә, сезнең аяк астына тамып төшәргә дә мөмкин. Барсы да - мизгеллек.

 

- Син - чыннан да сирәк талантларның берсе. Үзең тоясыңмы шуны?

- Тоям. Мин бу җирдә үземнең кемлегемне белеп яшим. Шуны белгән өчен бөтенесенә дә түзеп яшим.

 

- Җавапларың өчен рәхмәт, Марат...

 

Әңгәмәдәш – Илфак Шиһапов


Материал     http://www.webkitap.ru/  сайтыннан алынды