MENU

Материаллар  http://insha.ru/ сайтыннан алынды.  Күчешләр эшләми, чөнки бу сайтның скриншоты гына. Иншаларны тулысынча укыйсы килгән кеше шушы сылтама аша төп сайтка күчә ала.


7 нояб. 2013 е.

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирлә...

биткә бастыру фикерләр (1) тулаем

ИншаНачар гадәтләр

4 окт. 2013 е.

Начар гадәтләр күп төрле була. Олылар тәмәке тарталар, аракы эчәләр, наркотиклар кулланалар. Балаларның да начар гадәтләре була. Мәсәлән, кечкенә балалар борыннарын актаралар. Кайбер яшүсмерләр төкерә-төкерә сөйләшәләр, урамда ашап яисә ямьсез итеп сагыз чәйнәп йөриләр.

Мин үземдә начар гадәтләр юк дип уйлый идем, әмма бер вакыйга мине башкача уйларга мәҗбүр итте. Яңа елны бәйрәм иткәндә, әти безне видеокамерага төшерде.

Бәйрәмнәрдән соң без видеотасманы карадык. Шунда мин үземне күрдем. Мин бит туры басып йөрмим икән. Алга иелгәнмен, җитмеш яшьлек бабаймыни.
биткә бастыру фикерләр (2) тулаем

ИншаКешеләрдәге матур сыйфатлар

4 окт. 2013 е.

Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:

Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −

дип яза үзенең "Бер үгет" шигырендә.

Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен д...

биткә бастыру фикерләр (2) тулаем

ИншаКүңелле ял

4 окт. 2013 е.

Һәр елны без сыйныфыбыз белән урманга, елга буйларына барабыз. Мондый походлар безнең дус сыйныфыбызны тагын да берләштерә. Безнең барлык походларыбыз да кызыклы үтә, ә берсе турында мин күбрәк сөйләргә телим.

Майның соңгы көннәре иде. Без, җыенып, юлга чыктык. Ашыкмыйча гына бардык, җырламаган җыр калмады, шаярдык, уйнадык, көлдек, фотога төштек. Табигать тә безнең белән бергә шатлангандай тоелды. Ул инде җәйне каршы алырга әзер: тирә-юнь ямь-яшел, чәчәкләрнең ниндиләре генә юк, чут-чут итеп кошлар сайрый, бал кортлары, төклетуралар безелдәп бал эзләп оча. Бөтен җирдә матурлык....

биткә бастыру фикерләр (0) тулаем

ИншаПоходта

3 окт. 2013 е.

Бервакыт без сыйныфыбыз белән походка чыктык. Чыгып киткәндә, көн матур иде. Әмма, без бер аланлыкка туктап, ашап алырга әзерләнгәндә генә, көн бозыла башлады. Башта кечкенә генә күренгән болытлар берзаман кабарып, каралып киттеләр, яңгыр исе таралды. Без палаткаларны корып та бетерә алмадык, коеп яңгыр ява башлады.

Яңгыр башлангач, мин учак ягарга булдым. Учак ягу авыр эш түгел үзе. Көн коры булып, утын коры булса, аны мин "бер" дигәнче ягып җибәрәм. Әмма яңгыр астыңда, бөтен утыннар юеш булганда, ничек ягасың иңде аны. Юеш утыннар берничек тә янып китә алмады, тик пы...

биткә бастыру фикерләр (0) тулаем

ИншаМин дәрес әзерлим

3 окт. 2013 е.

Мәктәптә өйгә бирелгән дәресләрне мин кичкә таба әзерләргә яратам. Мин белгән кайбер балалар, өй эшләрен мәктәптән кайту белән үк әзерләп куялар. Өй эшләре күп булганда, мин дә шулай итәм аны. Ә гадәттә, өйгә кайтып ашап алгач, мин я компьютерга утырам, яисә урамга чыгып керәм. Компьютерда я уйнап алам, я Интернетны карап алам, я өйрәтүче программаларда берәр нәрсә ясыйм.

Кич белән мин дөрес әзерләргә утырам. Дәрес әзерләүне авыр фәннәрдән башлыйм. Гадәттә математика, рус телләрен эшләп куям. Башта язма биремнәрне эшлим, аннан соң телдән биремнәрне өйрәнәм. Боларны эшләп бетергә...

биткә бастыру фикерләр (0) тулаем

ИншаЯраткан дәресем

3 окт. 2013 е.

Соңгы вакытларда мин рәсем дөресләрен бик ярата башладым. Элегрәк бу дәресне мин бик үк яратып бетерми идем. Чөнки минем рәсемнәрем ничектер ямьсез булалар, аларны кешегә күрсәтергә дә ояла идем, укытучы да ул рәсемнәрне ничектер борынын җыерып кына карый иде дә, уртача гына билге куя иде.

Ә башлангыч мәктәптән бишенче сыйныфка күчеп, безне башка укытучы укыта башлагач, минем рәсем ясауга мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде.

Яңа укытучы безгә башта рәсем ясауның нигезләрен өйрәтте: перспектива нәрсә ул, чагыштырмалылык ничек була, төсләрнең төрле төсмерләрен ничек аерырг...

биткә бастыру фикерләр (0) тулаем

ИншаКүңелле тәнәфес турында

2 окт. 2013 е.

Мәктәптә дәресләр арасындагы тәнәфес бер дәрестән соң тулысынча ял итеп, икенче дәрескә әзер булырга мөкинлекләр тудырырга тиеш инде ул. Моны ничек булдырырга соң?

Беренчедән, мәктәптә тәнәфес бик күңелле булсын иде: коридорларда акрын гына төрле музыка уйнап торса (бигрәк тә классик һәм заманча музыка булса әйбәт); күңелле һәм кызык кына театральләштерелгән тамашалар күрсәтелсә; мәктәп радиосыннан күңелле игъланнар һәм мәзәкләр яңгырап торса, ничек күңелле булыр иде!

Икенчедән, тәнәфес вакытында укучылар психологик яктан ял итәргә тиешләр дип уйлыйм: фонтан янынд...

биткә бастыру фикерләр (0) тулаем

ИншаБелем − якты нур

2 окт. 2013 е.

Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.

Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем...

биткә бастыру фикерләр (0) тулаем

ИншаУкытучым

2 окт. 2013 е.

Һөнәрләр бик күп, аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Ләкин бу һөнәрләргә өйрәтүчеләр кемнәр соң? Әйе, училище, техникум, институт, университет дигән уку йортлары бар. Ә аларга кадәр укый торган белем йорты − мәктәп. Балалар җиде яшь тулгач, мәктәпкә киләләр. Менә шушыннан башлана инде һөнәр ияләренең тамыры. Ә шушы яшь, ныгымаган тамырларга су сибүче кешеләр − укытучылар. Алар бу тамырларны ныгыта һәм зур агач булып үсәргә булыша. Минем әйтәсе килгән сүзем дә шушы кешеләрнең берсе турында.

Ул − минем укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәте...

биткә бастыру фикерләр (1) тулаем

1 2 3 ... 37

 

 

©2012-2013 insha.ru Барлык мәгълүмaт интернет челтәреннән табылды.