Хокукчылар[үзгәртү]
- Шулай ук кара: :Төркем:Татар хокукчылары.
Тимурбәк Дәүләтшин
Тимурбәк Дәүләтшин | |
---|---|
Тулы исеме | Тимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин |
Һөнәре | тарихчы, юрист, язучы |
Туу датасы | 1904 ел |
Туу җире | Уфа губернасының Җилдәравылы |
Милләте | татар |
Үлем датасы | [[26 май ]] 1983 |
Үлем җире | Мюнхен |
Тимурбәк Динмөхәммәт улы Дәүләтшин — татар тарихчысы, юрист, җәмәгать эшлеклесе.
КДУ һәм МДУ юридик факультетларында укый. 1933 елда аспирантураны тәмамлый. Аннары университетларда укыта. 1941 елда сугышка китә һәм әссирлеккә эләгә. 1942 елда азат ителә һәм Берлин шәһәрендә яши башлый. «Идел-Урал» газетасын чыгарырга ярдәм итә. Сугыштан соң Алманиядә кала. Татар-Башкорт милли комитеты оештыручыларның һәм җитәкчеләрнең берсе.
Беренче татар-алман сүзлеген төзи. «Совет Татарстаны: Ленинчыл милли сәясәтнең теориясе һәм практикасы» китабын яза (1974, Лондон, рус телендә). СССРда ул китап антисоветик итеп таныла.[1]