MENU
Главная » 2016 » Август » 30 » “Мәдәният бизәкләре” фестивале – татулыкның дәлиле
00:16
“Мәдәният бизәкләре” фестивале – татулыкның дәлиле

(30 август, 2016 ел) Башкалабызда Республика һәм шәһәр көне уңаеннан планлаштырылган чараларның берсе “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда узды. Күпмилләтле республикабызның дуслык һәм татулык традицияләрен чагылдырган “Мәдәният бизәкләре” фестивалендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре дә катнашты.703A9994

Татарстан элек-электән төрле милләтләр һәм конфессияләр өчен бертигез шартлар тудыра алуы белән данлыклы. Күпмилләтле һәм күпконфессияле республика  өчен үзендә гомер иткән халыкларының килешеп яши белүеннән дә өстен нәрсә бармы икән?! Моңа исә һәрбер халыкның теленә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт, һәрбер милләтнең милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру аша гына ирешеп була. Республикабызда боларның барысы да үтәлә.

Республика көне уңаеннан уздырылган «Милләтләр бизәге» этноконфессиональ фестивале халыклар, диннәр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең ачык чагылышы булып тора. Бу чара быел икенче тапкыр уза. “Казан” гаилә үзәге янында күпсанлы чатырларда милли төрлелегебезне чагылдырган күргәзмәләр эшли. Бәйрәм кунаклары төрле халыкларның киемнәре, бизәнү әйберләре, уен кораллары, милли аш-су, кул эшләре үрнәкләре һ.б. белән таныша ала. Моннан тыш төрле осталыкларга өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар да оештырылган – һәркем үзен чүлмәкче һәм тимерче һөнәрендә сыный ала, кәрзин үрергә, алтын җепләр белән чигәргә өйрәнә ала.

Шулай ук фестивальдә балалар һәм яшьләр өчен төрле интерактив мәйданнар эшләп торды. Төрле халык уеннары һәм күңел ачулары кәеф күтәренкелеген тәэмин итте. Күпсәгатьлек концерт программасы исә биредәге ике мәйданда оештырылган иде. Төп сәхнәдә төрле милләтләр җыр-биюләрен, музыкасын  профессиональ коллективлар һәм ансамбльләр  тәкъдим итте. Кече сәхнәдә үзешчән коллективлар чыгыш ясады.

Бәйрәм сәхнәсенә республикабызның барлык Дуслык Йортлары коллективлары вәкилләре дә аяк басты — 200гә якын кеше, 40 коллектив һәм башкаручы: Яр Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш, Менделеевск, Нурлат, Лениногорск, Кукмара һәм Казан. Алар татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва, башкорт, үзбәк, әрмән, һинд һәм башка күп төрле халык мәдәниятын тәкъдим иттеләр.

703A0009

Фестиваль төп сәхнәдә дуслык флеш-мобы белән башланып китте. Бер-бер артлы рус, мордва, чуаш, удмурт, татар биюләре күрсәтелде. Аннары сәхнәгә мәртәбәле рәсми затлар күтәрелде. Халыкны бәйрәм белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде:

– Барлык милләтләр дә, конфессияләр дә дуслыкта-татулыкта яшәве сөенечле. Әлеге бәйрәмдә дә без барыбыз бергә. Бергә теләсә кайсы халык биюен, җырын башкарасыз. Татарстан халыклар ассамблеясеннән тыш биредә Тывадан, Казахстаннан, Австриядән кунакларыбыз бар. Барыбызны да Республика, шәһәр көне белән чын күңелдән котлыйм. Алга таба да дуслыкта-татулыкта чәчәк атуыбызны телим, – дип котлауларын ирештерде республика башлыгы.

703A0073

Чыганак: http://addnt.ru/tt/respublika-kone-medeniyat-bizeklere/

Интертат материалы өлешчә үзгәртелде

Просмотров: 560 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1