MENU
Главная » 2016 » Август » 29 » Омскидагы “Дуслык лигасы” яшьләр форумында татар яшьләре беренче урын алды
00:19
Омскидагы “Дуслык лигасы” яшьләр форумында татар яшьләре беренче урын алды

(29 август, 2016 ел) Омск өлкәсенең Стрельников ял итү базасында “Дуслык лигасы” яшьләр форумында “Заман” Татар милли мәдәни үзәге яшьләре спорт уеннарында беренче урын алды. Бу хакта “Заман” берлегенең сайты хәбәр итә.

27-28 августта үткән чарада 200 дән артык яшьләр катнашты. “Дуслык лигасы” яшьләр форумының төп темасы — дуслык, бердәмлек. Форум үз эшчәнлеген 27 нче август көнне катнашучыларны теркәүдән башлады. Форумда спортив һәм иҗади конкурслар: лазертаг буенча турнир, гер күтәрү ярышы, армреслинг, футбол, канат тарту, волейбол уеннары һ.б. чаралар каралган.

Форумны оештыручылар: Омск өлкәсенең Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Омск өлкәсенең Төп эчке сәясәт идарәсе, “Омск казахлары” исемле Омск төбәге иҗтимагый оешмасы. Форумда Омскның волентерлар хәрәкәте, “Заман” татар мәдәни үзәге, Омскның яшьләр иҗимагый киңәшмәсе, “Ватан-Родина” азербәйҗан мәдәни үзәге вәкилләре, медицина университеты акстивистлары катнашты.

Чулпан Фәхрединова: “Яшьләр барысын үзләре күрә“

“Минем “Заман” оешмасы яшьләре үзләре җыелышып, форумда катнашырга теләк белдерделәр. Мондый форумнарда аларның милли аңнары үсә. Алар биредә үзләрен “Мин татар” дип горурланып атый, иҗади сәләтләрен ача ала”, — дип әйтә “Заман” Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Чулпан Фәхретдинова.

Аның әйтүенчә, берничә ел элек Омск өлкәсендә тормыш итүче татар яшьләре арасында милли эшчәнлеккә кызыксыну кимегән. Яшьләрнең бер өлеше Казанга яисә башка шәһәрләргә китеп тарала. Хәзерге көндә исә, оешманың калган вәкилләре һәм яңа килгән яшьләр нигезендә яңа татар яшьләре төркеме формалашкан.

Чулпан Фәхрединова үзе дә ел саен Татар яшьләре көннәренә бара. “Заман” Татар мәдәни үзәгенә йөрүче өметле яшьләрне дә әлеге чарада катнаштыра.

“Мин хәзер үземнең урынга күбрәк яшьләрне җибәрергә тырышам. Монда алар барысын үзләре күрә, аңнарын ныгыта, аралаша”, — дип сөйләде Чулпан Фәхретдинова.

Биредә татарлар башлыча рус телендә аралашырга мәҗбүр, әмма Омск татар яшьләре туган телендә дөрес, матур һәм иң мөһиме еш сөйләшү юлын тапканнар. Чулпан Фәхретдинова үзе татар авылында туган һәм хәзерге вакытта Омск шәһәрендә яши. Ул “Заман” оешмасы эшчәнлеге программасына татар теленнән дәресләр бирүне дә керткән.

“Мин дәресләрне үзем үткәрәм. Минем татар теле укытучысы белемем юк, әмма телемне яхшы беләм һәм татар телендә сөйләшкән яшьләргә дә дәресләр бирәм. Исемдә булган кагыйдәләрне яңартып, укучыларым белән бергә телебезне белүне камилләштерәм. Быел дәресләрне үткәрә башлаганыма 3 ел була. Бу мөмкинлек бушлай”, — ди Чулпан Фәхретдинова.

“Төп максат — берләштерү”

“Заман” Татар мәдәни үзәк җитәкчесе әйтүенчә, форумның төп максаты –берләштерү. Әлеге чара яшьләрне бер-берсе белән таныштыруга юнәлтелгән.

“Мин бу чараның әһәмиятен һәрбер катнашучының үз мөмкинлекләрен ни дәрәҗә ача алу мөмкинлекләре ягыннан бик әһәмиятле дип табам. “Заман” Татар мәдәни үзәгеннән бу формуга барган яшьләр шушы чарадан соң “Мин булдырам!” дигән фикерләр белән кайтырлар дип уйлыйм. Биредә алар эшне башыннан алып ахырына кадәр, бөтен җаваплылыкны үз өсләренә алып башкарып чыгарырга өйрәнәләр. Аларның һәрберсе үзенчә бик өмтеле, җаваплы”, — дип әйтте ул.


Форумда татарлардан “Заман” Татар мәдәни үзәктән һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиядән барлыгы 15 кеше катнашты. Чулпан Фәхретдинова Омск татарлары белән шушы форматта, әмма бары татарлар белән чаралар үткәрергә теләге барлыгын белдерде. Оешма җитәкчесе әйтүенчә, хәзерге вакытта “Заман” Татар мәдәни үзәген рәсми теркәү мәсьәләсе хәл ителә. Бу татар милләтле халык арасында милли рухтагы чараларны күбрәк оештыру максатыннан чыгып, дәүләтнең бу эштә ярдәменә өмет итеп эшләнә.

Татар-информ

 

Просмотров: 419 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1