MENU
Главная » 2015 » Сентябрь » 04

 (Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Иртәгә Казан XI халыкара мөселман киносы фестивале “Родина” кинотеатрында тамашачыларга төрек режиссеры Хәсән Кырычның “Йөрәкләр кушылуы” фильмы белән ачылачак.

Фестиваль исә “Ак чәчәкләр” кинокартинасы белән ябыла. Татар режиссеры Ренат Әюпов төшергән бу фильм Габдрахман Әпсәламовның “Ак чәчәкләр” романы басылуга 50 ел тулуга һәм РФда Әдәбият елына багышлана. Аның премьерасын шулай ук “Родина” кинотеатрында 10 сентябрь көнне күрергә мөмкин булачак. Фильмны, параллель рәвештә, берничә залда күрсәтү планлаштырыла.

Фестивальнең параллель программалары кысаларында, 6 сентябрь көнне шул ук кинотеатрда режиссер, сценарийлар авторы Эльёр Ишмөхәммәтов тарафыннан төшерелгән “Кадак” (“Гвоздь”) фильмын тамаша кылырга мөмкин булачак. Махсус күрсәтүдән соң ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 519 | Өстәде: остаз | Дата: 04.09.2015