MENU
Главная » 2018 » Август » 13 » Интернетта "Common Voice" татарча сөйләм таныгычы проекты булдырылды
14:10
Интернетта "Common Voice" татарча сөйләм таныгычы проекты булдырылды

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бу көннәрдә татар телендә “Common Voice” дип исемләнгән сөйләм таныгычы булдырылды. Оештыручы сүзләренчә, тупланган тавыш үрнәкләре сөйләм тану системаларында гына түгел, татар телен өйрәнүчеләргә сөйләмне камилләштерүдә куллану өчен дә бай материал була ала. Шуның өчен киң җәмәгатьчелекнең, күпсанлы волонтерларның ярдәме бик мөһим. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләм таныгычын гамәлгә куюда катнашкан Мансур Сайхунов хәбәр итте.

“Күптән түгел без бергәләп Intertat.tatar сайтына "Тәлгать" сөйләм җыйнагычын урнаштырган идек, ягъни текстны сөйләмгә күчерә торган программаны. Киресенчә кеше сөйләмен текст формасына күчерү системалары исә сөйләм тану өлкәсенә карый. Монда иң танылганнардан "Ok, Google!" (Google), Siri (Apple), Алиса (Яндекс) системаларын атап үтәргә була”, - диде Мансур Сайхунов.

“Сөйләм тану юнәлеше бүгенге көндә шактый гына телләр өчен яхшы сыйфатлы системалар төзүгә иреште. Ләкин дөньядагы күпчелек кече телләр өлкәсендә вазгыять катлаулырак. Әлеге системаларны булдыру бик күп көч, акча, вакыт таләп итә. Кечкенә коллективларның аерым гына бу өлкәдә нинди дә булса уңышка ирешә алулары бик шикле. Шуңа күрә уртак бер система төзеп, аны барлык телләр өчен дә куллану иң кулай һәм акча ягыннан да эконом вариант булып күренә", - ди М.Сайхунов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/13/169570/

Просмотров: 389 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1