MENU
Главная » 2018 » Август » 13

(Казан, 13 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бу көннәрдә татар телендә “Common Voice” дип исемләнгән сөйләм таныгычы булдырылды. Оештыручы сүзләренчә, тупланган тавыш үрнәкләре сөйләм тану системаларында гына түгел, татар телен өйрәнүчеләргә сөйләмне камилләштерүдә куллану өчен дә бай материал була ала. Шуның өчен киң җәмәгатьчелекнең, күпсанлы волонтерларның ярдәме бик мөһим. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләм таныгычын гамәлгә куюда катнашкан Мансур Сайхунов хәбәр итте.

“Күптән түгел без бергәләп Intertat.tatar сайтына "Тәлгать" сөйләм җыйнагычын урнаштырган идек, ягъни текстны сөйләмгә күчерә торган программаны. Киресенчә кеше сөйләмен текст формасына күчерү системалары исә сөйләм тану өлкәсенә карый. Монда иң танылганнардан "Ok, Google!" (Google), Siri (Apple), Алиса (Яндекс) системаларын атап үтәргә була”, - ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 390 | Өстәде: остаз | Дата: 13.08.2018