MENU
Главная » 2018 » Август » 06

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Интернетта татарлар өчен "TatApp" дип аталган беренче мобиль платформа барлыкка килде. Ул тиздән барлык смартфоннарда таралыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә платформаны уйлап табучы Илдар Фәйзуллин сөйләде.

"Проект татар милләтен глобаль платформада берләштерүне, татарлар өчен мәгълүмати кыр булдыруны, тарихи, рухи, әхлакый байлыкларга киредән кайтып, татар эшмәкәрләрен һәм компанияләрен биеклеккә күтәрүне максат итеп куя", - диде Илдар Фәйзуллин.

Уйлап табучы “TatApp” татарлар өчен беренче мобиль кушымта дип белдерә. "Аның ярдәмендә күп кенә файдалы мәгълүмат табарга мөмкин, товар һәм хезмәт сферасында махсус тәкъдимнәр алырга, кызыклы эш табарга, шәһәрдә якындагы милли чаралар турында белергә, татарлар белән танышырга һәм ... Алга таба укыгыз »

Караулар: 338 | Өстәде: остаз | Дата: 06.08.2018

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Татар милли-мәдәни мохтәрияте VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында Мәскәүдән килгән татар яшьләре белән очрашу уздырды. Очрашу барышында мохтарият җитәкчесе Фәрит Фарисов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Мәскәүдәге “Эхо Москвы” радиосы тапшыруында татар теленә өйрәтергә җыенганнарын әйтте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169183/

Караулар: 380 | Өстәде: остаз | Дата: 06.08.2018