MENU
Главная » 2018 » Август » 6 » Интернетта татарлар өчен "TatApp" мобиль кушымтасы барлыкка килде
23:31
Интернетта татарлар өчен "TatApp" мобиль кушымтасы барлыкка килде

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Интернетта татарлар өчен "TatApp" дип аталган беренче мобиль платформа барлыкка килде. Ул тиздән барлык смартфоннарда таралыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә платформаны уйлап табучы Илдар Фәйзуллин сөйләде.

"Проект татар милләтен глобаль платформада берләштерүне, татарлар өчен мәгълүмати кыр булдыруны, тарихи, рухи, әхлакый байлыкларга киредән кайтып, татар эшмәкәрләрен һәм компанияләрен биеклеккә күтәрүне максат итеп куя", - диде Илдар Фәйзуллин.

Уйлап табучы “TatApp” татарлар өчен беренче мобиль кушымта дип белдерә. "Аның ярдәмендә күп кенә файдалы мәгълүмат табарга мөмкин, товар һәм хезмәт сферасында махсус тәкъдимнәр алырга, кызыклы эш табарга, шәһәрдә якындагы милли чаралар турында белергә, татарлар белән танышырга һәм аралашырга була”, - дип сөйләде ул.

Кушымтаның төп серивислары игълан, танышу, маркет, эш эзләү һәм онлайн радио булачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169161/

Просмотров: 339 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1